Логотип Магариф уку
Цитата:

100 еллыкны көтәбез!

«Әгәр ТАССР төзелмәгән булса, бүген безнең республикабыз да булмас иде, - диде ТФ Академиясе вице-президенты, Ш. Мәрҗани исемендәге  тарих институты директоры Рафаил Хәкимов ТАССР оешуның 100 еллыгына...

«Әгәр ТАССР төзелмәгән булса, бүген безнең республикабыз да булмас иде, - диде ТФ Академиясе вице-президенты, Ш. Мәрҗани исемендәге  тарих институты директоры Рафаил Хәкимов ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланган матбугат конференциясендә. - ТАССР оешкан вакытында милләтебез өчен файдалы булды. Татар мәктәпләре ачылды, матбугатыбыз оешты. Театрыбыз үсеш алды. Гомумән, төрле яктан үсеш булды. Дөрес,  1929нчы елдан башлап кыса башладылар...  Ничек кенә булмасын бу безнең өчен яхшы адым булган үз вакытында. Шуңа без аны уңыш дип әйтәбез».


 

ТР Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев үз чыгышында: «Без 1992 елда ТРда телләр турындагы законны кабул идек. Ике дәүләт телен игълан иттек. 1994нче елда бу законны гамәлгә ашыру өчен Дәүләт программасы кабул иттек.  Болар беренче каршка гына яңалык кебек. Ә чынлыкта алар инде 1920 елда Татарстан республикасы барлыкка килгәндә үк бик актив гамәлгә кертелә башлаган, хәтта бүгенге көнгә караганда да актив. Шуңа без 90нчы елларда телләр турындагы закон кабул итеп яңалык ачмадык. Бары күпмедер дәрәҗәдә онытылган тарихыбызга кире әйләнеп кайттык. Бүгенге көндә безгә ул еллардагы тәҗрибәне җентекләп өйрәнергә кирәк. Менә чагыштырып карагыз: без ТР китап нәшриятында социаль әһәмияткә ия булган 100дән артык исемдә китап бастырып чыгарабыз. Бу эштә без Россиядәге 21 милли республика арасында беренче урында торабыз. Безнең кебек дәүләт хисабына китап чыгарган бер генә республика, бер генә милләт тә юк. Ә инде узган гасырның 20-30 нчы елларында һәр елны дәүләт хисабына 400-500 китап чыгарылган», - диде.






ТР мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова әйтүенчә, ТР мәдәният министрлыгы тарафыннан ТАССРның 100 еллыгына әзерләнү һәм аны үткәрү планы әзерләнгән. Бу өчьеллык планның Дәүләт Советы тарафыннан расланасы бар әле. Шул планның бер пункты: «2017-2018 нче елларда ТР Президент Аппараты һәм ТР Дәүләт Советы белән берлектә кыйммәтле металлардан ясалган ТАССРга 100 ел дигән истәлек тәңкәсе чыгарылачак».




Видео: ТАССР оешуга 100 ел тулуны билгеләп үтү чараларына багышланган матбугат конференциясе

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ