Логотип Магариф уку
Цитата:

116 нчы лицейда соңгы кыңгырау: герой исемен йөрткән белем учагы лаеклы алмаш чыгара

Казанның 116 нчы лицеенда да 24 майда соңгы кыңгырау чыңлады. Бәйрәм тантанасы мәктәп алдындагы мәйданда, Советлар Союзы Герое Габделхак Умеркинга куелган бюст янында узды. Белем йорты әле май башында...

Казанның 116 нчы лицеенда да 24 майда соңгы кыңгырау чыңлады. Бәйрәм тантанасы мәктәп алдындагы мәйданда, Советлар Союзы Герое Габделхак Умеркинга куелган бюст янында узды. Белем йорты әле май башында гына геройның исемен йөртә башлады. Сугыштан соң Габделхак Сәет улы 40 елга якын әлеге мәктәптә химия дәресе укыта, меңәрләгән укучыларга төпле белем бирә.IMG_3515


IMG_3553


Быел 116 нчы лицейны унберенче А,Б,В сыныфларында 74 кыз һәм егет тәмамлый. Белем учагы директоры Гөлсирин Дусанбек кызы Мөхәммәтҗанова әлеге тантана белән тәбрикләп:


- Бүген бөтен ил күләмендә унберенче сыйныфлар өчен мәктәпләрдә кыңгырау соңгы тапкыр чыңлый. Сез мәктәп белән генә саубуллашмыйсыз, ә балачак белән дә хушлашасыз. Шушы минуттан алып, сезнең өчен мөстәкыйль, зур тормыш башлана. Дөрес, әле алда бердәм дәүләт имтиханнары, һөнәр сайлау, киләчәк язмышны билгеләү тора. Боларның һәммәсен дә уңышлы башкарырсыз, лаеклы шәхесләр, яхшы кешеләр булырсыз дип ышанам. Үзегез укып чыккан белем йортын, укытучыларны һәм сыйныфташларыгызны онытмагыз, элемтәдә булыгыз. Сезгә исәнлек-саулык, бәхет, уңышлар, яңа җиңүләр теләп калам, - диде.


IMG_3540


IMG_3535


Чыгарылыш укучыларының егермесе легендар педагог Татьяна Викторовна Щукина җитәкчелегендә медицина сыйныфын бетереп чыга. Бу әле медицина профильле беренче чыгарылыш, беренче кошчыклар. Татьяна Викторовна герой якташы кебек үк химия фәненнән белем бирә. Хезмәт стажы биш дистә елга якынлаша. Әле ул “Мәгариф” журналының актив авторы да. Аның алдынгы алымнарга нигезләнеп язылган заманча дәрес эшкәртмәләре бик күп хезмәттәшләренә өлге булып тора.


Лицейга 1989 елда ук медицина-биология профиле буенча тирәнтен белем бирү статусы бирелсә дә, тулаем медицина сыйныфы әле быел беренче тапкыр гына чыгарыла. Гомумән, лицей Казан Дәүләт медицина университеты белән тыгыз бәйләнештә тора. Чыгарылыш укучыларының күбесе әлеге уку йортында белемнәрен дәвам итә.


Советлар Союзы Герое Габделхак Умеркин исемен йөрткән белем йортын бу уку елында тәмамлаучылар да тарихта якты эз калдырырлык шәхесләр булырлар дип ышанасы килә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ