Логотип Магариф уку
Цитата:

17 медальнең дүртесе – Татарстан олимпиячеләренеке

Быелгы февраль ае буе һәркайсыбыз Көньяк Кореяда узган XXIII кышкы Олимпия уеннары рухы белән яшәде дисәк тә һич арттыру булмас. Һәм аның кайтавазы да шактый озакка сузылыр төсле әле. Россия спортчыла...

Быелгы февраль ае буе һәркайсыбыз Көньяк Кореяда узган XXIII кышкы Олимпия уеннары рухы белән яшәде дисәк тә һич арттыру булмас. Һәм аның кайтавазы да шактый озакка сузылыр төсле әле. Россия спортчылары өчен гаять тә катлаулы – интригалы шартларда узган Олимпиада булды шул.


Допинг гаугасы һәм Россия спортчыларының нейтраль флаг астында чыгыш ясарга мәҗбүр булулары белән тарихка кереп калыр ул. Әле шул допинг дигән зәхмәт шаукымы аркасында бу Олимпиада барышында да Россия спортчыларыннан икесе тагын «янды». Моның дөньякүләм спорт аренасында Россиянең болай да какшый төшкән абруена нык кына китереп сугу ихтималы бар. Моннан сабак аласы, тиешле нәтиҗәсен ясыйсы иде.


Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Көньяк Кореядагы Олимпия уеннарында турыдан-туры үзе катнашкан Россия Дәүләт Думасы депутаты, Россия Олимпия комитетының башкарма комитеты әгъзасы, Татарстанның Олимпия советы рәисе Марат Мансур улы Бариев бу уңайдан нәкъ әнә шундый  фикерен җиткерде, Олимпиададан алган тәэсирләре белән уртаклашты, Россия җыелма командасының, Татарстан спортчыларының чыгышына үз бәясен бирде.олимп


Бу Олимпия уеннарында дөньяның 92 иленнән (кышкы Олимпиадалар тарихында бу – үзе үк рекорд) 2925 спортчы катнашкан. Шуларның 169 ы – Россиядән. Кышкы спортның 15 төре буенча (Россия олимпиячеләре – шуларның җидесендә) 102 комплект медальләр өчен гаять киеренке бәйгеләрдә көч сынашкан алар. 30 ил вәкиле гомумән медальле булган, ә шулардан 23 е алтын медальләргә ия булган. Ә иң күп медальләр – Норвегия спортчыларында – барысы 39 медаль, шуларның 14 е – алтын. Икенче урында – Германия, өченчедә – Канада, дүртенчедә – АКШ. Ә менә Россия бу юлы Олимпия уеннары тарихында үзенең антирекордын куйган: нибары 2 алтын медаль генә – безнеке. Моннан дүрт ел элек булып узган Сочи Олимпиадасында Россия беренче иде, ә бу юлы 13 нче урын белән генә канәгатьләнергә туры килде. Россия олимпиячеләре исәбендә – барысы 17 медаль. Шуларның дүртесе  – Татарстанның спорт йолдызларыныкы! Аларның икесе – көмеш, икесе – бронза медальләр. Чаңгычыларыбыз Андрей Ларьков белән Анна Нечаевская, фигуралы шуу остасы Евгения Тарасовалар яулаган медальләр. Бу спорт йолдызларыбыз – Татарстан өчен генә түгел, бөтен Россия өчен дә зур горурлык һәм җаваплылык. Алар тиешенчә бәяләнергә хаклылар да! Шуңа да Олимпиадада откан көмеш медаль өчен Россия хөкүмәте – 2,5 млн, ә бронза медаль өчен 1,7 млн сум түләячәк, ди. (Татарстан да читтә калмаячак, әлбәттә.) Моннан тыш, көмеш медаль откан спортчы ел дьвамында ай саен 70 мең, ә бронза медальгә ия булганнары 50 шәр мең сум күләмендә стипендия дә алып барачаклар икән әле.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ