Логотип Магариф уку
Цитата:

250 кеше югалган!

Бер ел эчендә Татарстан, Башкортстан, Марий-Эль, Удмуртиядә 250ләп кеше югала икән. Бу турыда “Лиза-Алерт” координаторы Айгүзәл Хәйриева җиткерде. “Лиза-Алерт” - югалган кешеләрне эзләүче отряд. Югалг...

Бер ел эчендә Татарстан, Башкортстан, Марий-Эль, Удмуртиядә 250ләп кеше югала икән. Бу турыда “Лиза-Алерт” координаторы Айгүзәл Хәйриева җиткерде. “Лиза-Алерт” - югалган кешеләрне эзләүче отряд.


6Qf-1ILLmDE


 Югалган кешеләрнең күбесе Аллага шөкер табыла. Кызганыч, әти-әнинең игътибарсызлыгы аркасында 3-4 яшьлек балалар югала, кайвакыт яшүсмер белән уртак тел таба алмаган очракта балалар гаиләдән, өйдән чит җиргә кача, үзенең кайдалыгы турында бернинди хәбәр дә бирми.



“Зур яшьтәге кешеләр гадәттә шәһәр җирендә тукталышларны бутап, өйләренә кайта алмыйча адашып кала. Урманнарда эзләү алып бару шәһәрдә эзләгәнгә карый җиңелрәк, - ди Айгүзәл. – Ләкин җиңелрәк дип әйтү дә дөрес түгелдер, анда да 500гә 500 квадрат метрлы җирне бишәр сәгать өстен-аска китереп эзлибез”.



Тормыш булгач, төрле хәлләр була. Әгәр дә берәр якын кешегез югала икән, озакка сузмыйча, “Лиза-Алерт” отрядына хәбәр итегез – кайнар линия телефонына шылтыратырга яисә аларның рәсми сайтында заявка калдырырга кирәк.



“Лиза-Алерт” отрядына кушылып, кешеләргә авыр вакытта ярдәм кулы сузып, якыннарын табарга булышырга теләүчеләрне без көтеп калабыз”, - дип белдерде Айгүзәл.



 “Лиза-Алерт” отрядының эшчәнлеге турында “Гаилә һәм мәктәп” журналының сентябрь санында укый аласыз!


DTCZN0p-HNo6yoYeKUOD8o

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ