Логотип Магариф уку
Цитата:

«Агачта китаплар үсә»

Республика психоневрологик балалар санаториясендә бүген күңелле вакыйга булды. Балалар өчен иҗади, интеллектуаль үсеш бүлмәсе ачылды. Аны “Счастливые истории” хәйрия фонды КИУның дизайн факультеты бел...

Республика психоневрологик балалар санаториясендә бүген күңелле вакыйга булды. Балалар өчен иҗади, интеллектуаль үсеш бүлмәсе ачылды. Аны “Счастливые истории” хәйрия фонды КИУның дизайн факультеты белән берлектә җиһазлаган. Һәрнәрсәне инә күзеннән үткәреп планлаштырганнар. Бүлмәгә килеп кергәч тә уң як стенадан таң вакыты “сәламли”. Гади стена гына түгел ул, шкаф та икән әле. Бөтен кирәк-ярак шунда сыеп беткән. Ә кирәк-ярак шактый җыела, чөнки бүлмә ял өчен генә түгел, дәрес, лекция үткәрү өчен дә җайлаштырылган. Түрдә - заманча җиһазланган укытучы почмагы. Парталар ярым түгәрәк формасында эшләнгән, биеклекләре дә төрле, аларны бер-берсенә кертеп яки җыеп куеп була дигән сүз. Ярым түгәрәк ике өстәлне кушып түгәрәккә дә әйләндерергә мөмкин. Ике як стенаның тәрәзәләрдән торуы да бүлмәне яп-якты итә. Ә стенаның ишеккә тоташып киткән өлешеннән шәфәкъ кызыллыгы, Африка “кызулыгы” бөркелә. Бирегә ике китап киштәсе элгәннәр. Баскыч сыман итеп күзалдына китердегезме? Юк, агачны хәтерләтәләр. Балалар аларны күргәч тә, агач үсеп утыра, диделәр. Ә берсе “Агачта китаплар үсә!” – дип тә әйтеп салды. Чөнки киштәгә берничә китап та куелган иде инде. Шахмат, нарды да уйнап була биредә. Шалашы да бар яки русча әйткәндә, “уголок уединения”. Кыскасы, күпфункцияле бүлмә. агач 2 агач


Әйткәнебезчә, КИУ дизайн факультетының иҗат җимеше дә әле. “Студентларыбыз мәгариф оешмаларының стеналарына бизәк төшерү проектларында катнашканы бар иде. Ә мондый бүлмә җиһазлаулары беренче тапкыр әле. Безнең студентлар өчен гамәли эшкә өйрәнергә, тәҗрибә тупларга мөмкинлек булды. Киләчәктә дә мондый проектлар булсын, әлеге эш дәвам итсен иде дигән теләктә калабыз”, - диде институт вәкилләре.


“Счастливые истории” хәйрия фондының коррекцион уку йортларына күрсәткән беренче генә игелекле эше түгел бу. Шушындый ике бүлмәне Казанның 172 нче коррекцион һәм 1нче интернат мәктәбендә ачты инде алар. Финанс мөмкинлекләрен ничек табалар соң?  Фонд җитәкчесе Гөлшат Вәлиева: “Без берничә ел рәттән декабрь аенда “Ногай” кунакханәсендә «Слыханная щедрость» аукционы үткәрәбез. Монда үз эшенең осталары ясаган кул эшләнмәләре сатыла. Ә җыелган акчага менә шушындый бүлмәләр җиһазлыйбыз. Үзенчәлекле балаларга ярдәм итәргә теләүчеләр бар. Әмма аларның үз ярдәмнәрен күрәселәре дә килә. Бүлмәләр җиһазлап бирүебез нәкъ менә шул, күзгә күренгән эш тә. Әмма без аны күңел биреп башкарабыз, һич тә “галочка” өчен генә түгел ”, - диде.


Мәгариф оешмаларына мондый проектларны үз көчләре белән генә башкарып чыгарга бик кыен, хәтта мөмкин дә түгел.




Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ