Логотип Магариф уку
Цитата:

Айгөл Хәния апасын зурлады

Әдәбиятыбызда кинәт кенә метеордай күккә атылып, инде  аның гөмбәз түрендә балкып янучы, берсеннән-берсе олпатрак әсәрләре белән  укучыларыбыз күңелен яулый барган, телнең тәмен, сүзнең кадерен нечкә...

Әдәбиятыбызда кинәт кенә метеордай күккә атылып, инде  аның гөмбәз түрендә балкып янучы, берсеннән-берсе олпатрак әсәрләре белән  укучыларыбыз күңелен яулый барган, телнең тәмен, сүзнең кадерен нечкә тоемлап яза белгән шагыйранә җанлы прозаик кызыбыз бар. Югыйсә, әле аның исеме хәтта 2009 елда нәшер ителгән ике томлык «Әдипләребез» дигән белешмәлеккә дә кертелмәгән булган. Әмма соңгы җиде-сигез елда татар әдәбиятында аның кебек кулында ут уйнатып иҗат итүчеләр, ел да үз укучысын җәүһәрләргә тиң күләмле әсәрләре белән сөендерүчеләр сирәктер. Артык шапырынмый да, миңа бүләк-премия тиеш, дип даулап та йөрми. Шулай да аның иҗатын башкалар таный, бәяли. Хәтта хәзер Төркиядә дә. Юкка гына аның «Капка» исемле хикәясе Төркиядә узган М.Кашгарый исемендәге дәүләтара бәйгедә призлы урын алгандыр дисезме?! Пьесалары Оренбург, Чаллы, Уфа театрлары сәхнәләрендә зур уңыш белән бара. Инде байтак хикәясе рус һәм төрек телләренә тәрҗемә ителгән. ТНВ каналында әледән-әле күрсәтелеп  торылучы «Ак чәчәкләр» телевизион спектаклендәге бик тә популяр җыр текстларының да авторы әле ул. Сүзебезнең кем турында баруын инде шәт чамалагансыздыр. Әлбәттә, тумышы белән Актаныш районының Качкын авылы кызы, быел көзгә үзенең 45 яшьлек юбилеен каршыларга җыенучы Айгөл Әхмәтгалиева хакында.


Фото: kazanutlary.ru Фото: kazanutlary.ru

Киң планда актив иҗат итә ул: шигырен дә яза, хикәяләрен дә коеп куя, повесть-романнарга да теше үтә, киносценарийлар язу да ят түгел аңа. Әле «Мәйдан» журналында «Синең өчен яшим» дигән тәүге хикәясе басылып чыкканга ике дистә ел да юк, ул инде «Болытта җиләк үсә», «Синең өчен яшим», «Мин гашыйк булдым», «Баланнарда бал тәме» кебек халык арасында нык популярлык казанган берничә китап авторы, күпләр егылып укый торган Зифа Кадыйрова поветьларының редакторы да.


Үзе дә тынгысыз иҗат кешесе булгангамы, байтак кына күләмле әсәрләрендә мәшһүр сәнгатькарьләребез образын үзәккә алып язарга ярата Айгөлебез. Башкарып чыгасына ышанганга язарга заказын да нәкъ менә аңа бирәләр. Татар театрына нигез салучыларның берсе, беренче хатын-кыз артистка Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжcкаяның бәхетле дә, фаҗигале дә язмышын калку чагылдырган «Туташ» романы,  шулай ук «Бәллүр богау» повесте – әнә шундыйлардан. Моннан нәкъ бер ел элек вакытсыз арабыздан киткән яраткан җырчыбыз Хәния Фәрхигә багышлап повесть язарга тәкъдим булгач та, бар илһам-җегәрен биреп тотынган ул.


Җырчының 30 нчы майдагы туган көне уңаеннан Казанда, Чаллы һәм Уфада узган хәйрия концертларын карарга килүчеләр Хәния Фәрхинең тормыш юлын һәм иҗатын колачлаган «Онытылыр димә...» дигән китапка ия булганнар иде. Анда җырчы белән булган бик күп интервьюлар, фоторәсемнәр белән бергә Айгөл Әхмәтгалиеваның да повесте да урын алган иде. Әлеге китапның сатуга чыкмыйча бары тик хәйрия концертында гына таратылганлыгын белгәч, бик күпләр нәүмиз калгандай булды. Тик башкалар күңелен сейсмографтай тоемлый белгән Айгөлебез бу матавыктан да үзенчә чыгу юлын тапты: әлеге китапка кергән әдәби-документаль повестен «Хәния» исеме белән аерым китап итеп 1000 данәдә үз хисабына бастырып чыгарырга булды. Шушы көннәрдә ул укучылар кулына барып ирешер төсле.  Инде китапны көтәргә түзәр түземлегегез җитмәсә, әлеге повестьтан алып бирелгән өзекләрны укый тора аласыз. Әйтик, «Акчарлак» газетасы инде 21 июнь саныннан башлап «Хәния» повестеннан өзекләр биреп килә. Ә инде 6 июльдәге җомга саныннан «Ватаным Татарстан» газетасы да «Хәния»дән (тик, ннгәдер, Айгөлнең мәшһүр җырчыбызга багышланган күләмле бу әсәрен «ВТ»лылар хикәя дип кенә атаганнар) өзекләр бирә башлады. Рәхәтләнеп, тәмен белеп укырга язсын үзегезгә. Татарның Гүзәл Яхина хыялында тудырылган кирле-мырлы Зөләйхасыннан кала да Хәниядәй мәшһүр кызлары барлыгын бар җиһан танысын иде ичмасам! Айгөл  Әхмәтгалиевадай каләм көче, үтемле сүзе белән таныта белүче хатын-кыз әдипләребез барында.


Фото: Айгөл Әхмәтгалиева социаль челтәреннән Фото: Айгөл Әхмәтгалиева социаль челтәреннән

Мичкәсендә дары бетмәгәндер төсле: «Ватаным Татарстан» газетасының 6 июль санында «Хәния» әсәреннән өзек белән янәшәдә үк Айгөл Әхмәтгалиеваның быел Актанышта узган Әлфия Авзалова исемендәге I халыкара фестиваль-бәйгедән репортажы да урын алган. Димәк, Айгөлебез мәшһүр җырчы якташы Әлфия апасы язмышына да битараф түгел икән. Киләчәктә безне аның хакындагы күләмле әсәре белән дә сөендерми калмас әле.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ