Логотип Магариф уку
Цитата:

Альберт Яхин исемендәге II республикакүләм педагогик укулар – «Яхин укулары» турында нигезләмә

1. Гомуми нигезләмә (вазгыять).  Әлеге нигезнамә педагогик укуларның фәнни җитәкчесен, статусын, исемен, үткәрүнең максатын, бурычларын билгели; педагогик укуларны оештыру, үткәрү, йомгаклау, җиңүчелә...

1. Гомуми нигезләмә (вазгыять).  Әлеге нигезнамә педагогик укуларның фәнни җитәкчесен, статусын, исемен, үткәрүнең максатын, бурычларын билгели; педагогик укуларны оештыру, үткәрү, йомгаклау, җиңүчеләрне бүләкләү тәртибен рәсмиләштерә.


2. Педагогик укуларның фәнни эчтәлеген билгеләүгә Татарстан Республикасы  Фәннәр академиясе  консультантлык итә.


3. Педагогик укуларның статусы: республикакүләм. Ул Татарстан Республикасындагы гомуми белем оешмаларында татар әдәбиятыннан башлангыч, төп һәм урта гомуми белем бирү программаларын гамәлгә куючы педагогларны  фәнни-гамәли эшчәнлектә берләштерә.


4. Исеме: Альберт  Яхин   исемендәге республикакүләм педагогик укулары - «Яхин укулары» (Алга таба  «Яхин укулары – Яхинские чтения»). Альберт Гатуф улы Яхин - әдәбият галиме, белем бирүдә федераль дәүләт стандартлары таләпләрен тәэмин итүдә башка милләтләргә дә тәкъдим ителергә лаек әдәбият укыту концепциясе һәм  I-XI сыйныфлар өчен укыту-методик комплектлары эшләгән галим, мәгърифәтче.  Педагогик укуларның шулай аталуы укучыларны да, укытучыларны да, әдипләрне һәм галимнәрне дә, журналистларны һәм  нәшрият хезмәткәрләрен педагогик мирасны үзләштерү,  саклау һәм үстерү  бурычларын хәл итүдә иҗади эшчәнлеккә әйди, активлаштыра.


 5. «Яхин укулары»ның   максаты hәм бурычлары:


5.1. «Яхин укулары»ң максаты:  белем бирүдә федераль  дәүләт стандартларын гамәлгә кую чорында әдәбият галиме Альберт Гатуф улы Яхин методологиясен пропагандалау  аша укытучыларның профессиональ компетентлылыгын күтәрү.


5.2.  «Яхин укулары»ның 2015 елга бурычлары:


- укытучыларның белем бирүдә  федераль дәүләт стандартларын  гамәлгә куюга әзерлеген активлаштыру;


-  «Әдәби уку» һәм «әдәбият» дәресләрендә һәм дәрестән тыш укучыларның танып белү һәм фәнни-тикшеренү  эшчәнлеген оештыруда А. Г. Яхин методологиясе нигезендә алып барылган эшчәнлектә алдынгы тәҗрибә белән уртаклашу.


         6. «Яхин укулары»н   оештыручылар:



  • Татарстан Республикасы  Мәгариф һәм фән министрлыгы;

  • Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының милли мәгариф лабораториясе ( алга таба-  Лаборатория)  ;

  • «Мәгариф»  журналы.



  1. «Яхин укулары»ның   2015 нче ел катнашучылары:



  • «әдәбият»   укыту буенча башлангыч гомуми белем    программасын гамәлгә куючы педагогик хезмәткәрләр;

  •  «әдәбият»   укыту буенча төп гомуми белем    программасын гамәлгә куючы педагогик хезмәткәрләр;

  • III- IV   һәм VIII -X  сыйныф  укучылары


8. «Яхин укулары»   юнәлешләре:



  • Белем бирүдә федераль дәүләт стандартларын гамәлгә кую чорында  Альберт Гатуф улы Яхин методологиясе нигезендә башлангыч сыйныфларда әдәби уку  дәресләрен оештыру  (башлангыч сыйныф укытучылары) буенча  технологик карта. Сайлап алу өчен әсәрләр:


1. Аю белән өч кыз. Татар халык әкияте


2. Р. Миңнуллин. Шүрәлесез урман


3. Р. Харис . Сине көтә тыныч таң


4. М. Мәһдиев. Авылдан күчтәнәч


5. Э. Шәрифуллина.  “Алтын балык.”


6. Р. Миңнуллин. “Малайлар сөйләшә”.


7. И. Туктар “Урман букеты”


8. Ф. Яруллин “Ике кеше”


9. Н. Гыйматдинова “Сертотмас кәҗә”


10. Р. Фәйзуллин “Ничек яхшы булырга”


11. Йолдыз “Ике җаваплы табышмак”


12. А. Алиш  “Утлы йомырка”


13. Н. Исәнбәт “Иң матур сүз”


14. Р. Батулла “Салават күпере кайда йоклый”


15. Р. Корбан “Ярдәм итик”


16. Галимҗан Латыйп. “Минем нәсел”



  • Белем бирүдә федераль дәүләт стандартларын гамәлгә кую чорында    Альберт Гатуф улы Яхин методологиясе нигезендә урта баскыч сыйныфларында әдәбият  дәресләрен оештыру (урта һәм югары сыйныф укытучылары) буенча  технологик карта. Сайлап алу өчен әсәрләр:


1.Ф.Садриевның «Таң җиле» романы .


2. З.Бигиевнең «Өлүф, яки Гүзәл кыз Хәдичә» романы


3. М.Мәһдиевнең «Без кырык беренче ел балалары» повесте, «Кеше китә - җыры кала» повесте.


5. Г.Гыйльмановның «Язмышның туган көне» хикәясе.


6. Ф.Әмирханның «Бер хәрабәдә» хикәясе.


7. Г.Исхакыйның «Көз» повесте, «Ике йөз елдан соң инкыйраз» повесте


8. С. Сараиның «Сөһәйл вә Гөлдерсен» поэмасы


9. Р.Фәйзуллинның «Нюанслар илендә» циклы.


10. Р.Миңнуллинның «Татарларым» поэмасы.


11. Р. Харисның «Тукайның мәхәббәт төшләре» поэмасы.


12.  М.Кәбировның «Мәхәббәттән җырлар кала» повесте.


13.  З.Хәкимнең «Гасыр моңы» драмасы.


14. Р.Зәйдулланың «Без очарга әзерләнгән идек...», «Соңару» шигырьләре.


15. Н.Гыйматдинованың «Сихерче» повесте.


16.  Ф. Бәйрәмованың «Канатсыз акчарлаклар» повесте.



  • III- IV     сыйныф  укучылары - «Татар халык әкиятләре үзенчәлеге» проект эше;

  • VIII -X  сыйныф  укучылары   - «Әдип иҗаты үзенчәлеге» - реферат

    9.      «Яхин укулары»н  үткәрү  шартлары hәм тәртибе


9.1. « Яхин укулары»  түбәндәге эш формаларын колачлый:



  • А. Г. Яхин методологиясен өйрәнү буенча махсус семинар- практикумнар;

  • фәнни –методик эшләр бәйгесе;

  • укучылар өчен фәнни эшләр бәйгесе;

  • укучылар өчен фәнни-гамәли конференция;

  • укытучылар өчен фәнни-гамәли конференция


9.2. «Яхин укулары»  2015 нче елның 1  нче  февраленнән  30 нчы ноябренә кадәр өч этапта оештырыла.


1-нче  этап түбәндәге эшчәнлекне колачлый:



  • 2015 нче елның 1  нче  февраленнән  25 нче сентябренә кадәр урыннарда фәнни эшчәнлек оештырыла.

  • 2015 нче елның 1  нче  февраленнән  25 нче апреленә кадәр


Лаборатория  белем бирүдә федераль дәүләт стандартлары таләпләрен, «әдәби уку» һәм «әдәбият» дәресләрендә  белем сыйфатын тәэмин итү механизмы буларак А. Г. Яхин методологиясен өйрәнү буенча махсус семинар-практикумнарга заявкалар кабул итә һәм оештыра.



  • 2015 нче елның 5 нче сентябреннән 25 нче сентябренә Лаборатория фәнни эшләр бәйгесендә катнашу өчен гаризалар һәм эшләр кабул итә.

  • 2015 нче елның 25 нче сентябреннән 15 нче октябренә кадәр кабул ителгән эшләр  махсус комиссия  - Эксперт советы тарафыннан  анализлана,  кабул ителгән критерийлар нигезендә бәяләнә. Нәтиҗәләр гомумиләштерелә. «Максатка ярашлы эшләр»   исемлеге раслана.


2- нче этап түбәндәге эшчәнлекне колачлый:



  • Оештыру комитеты «Максатка ярашлы эшләр»   исемлегенә кертелгән   хезмәт авторларына   2015 нче елның  20 нче октябреннән 25 нче октябренә кадәр «Яхин укулары»  финалына - фәнни-гамәли  конференциягә чакыру юллый.

  • Көзге каникул көннәрендә  конференция  оештырыла.

  •  2015 нче елның  20 нче ноябренә кадәр оештыру комитеты  «Яхин укулары»  кысасында башкарылган  эшләрдән җыентык төзелә.


9.3. «Яхин укулары»нда катнашу өчен  гариза һәм эш gayan.1958@mail.ru адресына -   электрон тартмага җибәрелә. Хәбәрләшү  өчен телефон:  8 927 403 85 14


9.4. Эксперт группа составына  кертелә:



  • әдәбият галиме  (Татарстан Республикасы  Фәннәр академиясе тәкъдим итә);



  • Альберт Гатуф улы Яхин методологиясе нигезендә тәҗрибәсе булган  татар әдәбияты укытучылары  (Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының милли мәгариф лабораториясе тәкъдим итә);

  • журналист («Мәгариф»  журналы редакциясе тәкъдим итә).

    10.  Бәяләү критерийлары.  Бәяләү критерийлары Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының милли мәгариф лабораториясе утырышында кабул ителә һәм «Яхинчылар»сайтына урнаштырыла: my.mail.rucommunity/yahinchilar/  ЯХИНЧЫЛАР (yahinchilar) группасы


11.  Йомгаклау


11.1.  2 нче этапта катнашучыларның  барысына да Татарстан Республикасы  Мәгарифне үстерү институтының Катнашучы сертификаты тапшырыла.


11.2.  Җиңүчеләр Татарстан Республикасы  Мәгариф һәм фән министрлыгының  I, II, III дәрәҗә дипломнары  белән бүләкләнә:


Искәрмә:



  • һәр дәрәҗәдәге димлом берничәшәр дә була ала;

  •  «Яхин укулары»нда   2-3 кешелек автордаш  эшләр дә катнаша ала.


11.3. Альберт  Яхин   исемендәге республикакүләм педагогик укулар – «Яхин укулары»  кысасында алып барылган  эшчәнлек нәтиҗәләреннән чыгып резолюция кабул ителә.  Алдагы елга бурычларны конкретлаштырып,  Нигезләмәгә өстәмәләр кертелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ