Логотип Магариф уку
Цитата:

«Алмаштыручы гаилә Ассамблеясы» конкурсының Республика этабына йомгак ясалды

Татарстанда һәм Казанда балаларны яклауга юнәлтелгән чаралар дәвам итә. Аларның кайберләре Рәсәй күләмендә уздырылган программа эшләре белән дә кисешә. Русча кыскартуларда ТИСБИ дип йөртелгән Идарә ун...

Татарстанда һәм Казанда балаларны яклауга юнәлтелгән чаралар дәвам итә. Аларның кайберләре Рәсәй күләмендә уздырылган программа эшләре белән дә кисешә.


Русча кыскартуларда ТИСБИ дип йөртелгән Идарә университеты эшләгән проект  (Татарстанның Бизнеска булышлык күрсәтү институты – ТББКИ) РФ Президенты грантына «Алмаштыручы гаиләнең уңышлы үсешен фаразлау калыбы» («Модель прогноза успешного развития замещающей семьи») ачык конкурста җиңеп чыккан иде. Тәүдә – шушы елның апрель аенда «кыр этабы» кысаларында Республикабызның 11 районында яшәгән 50 гаиләдә алардагы матди тормыш, дуслык, үзара мөнәсәбәтләр дәрәҗәсен, психологик атмосфераны, балаларны социальләштерүдәге проблемаларны, уңышларны һәм башка күп якларны ачыклауга юнәлтелгән әңгәмәләр уздырылды; проектка, гомумән балалар, бигрәк тә ятимнәр тәрбиясе җаваплыларның һәм бәйгене оештыруда катнашкан махсус белгечләрнең үзләрен бары тик уңай яктан гына күрсәткән гаиләләргә сәяхәтләре оештырылды. Шуларның нәтиҗәсендә, алга таба төрле методик ярдәмлекләр, бала алган, чит балаларны караган гаиләләргә ярдәм итү юлларын ачыклау бурычы тора. Идарә университеты проект кысаларына сыешкан башка чараларда да актив катнаша. Инде менә шул ук ТББКИда 2 июндә «Алмаштыручы гаиләләр Ассамблеясы» бөтенрәсәй конкурсының региональ финал ярышы уздырылды.


Алдагы айларда шәһәр һәм авылларда күпбалалы яисә асрама балалы гаиләләрнең үзара бәйгеләре булып  үткән иде. Казанда, Яр Чаллыда, Лаешта, Чистайда, Яшел Үзәндә, Әгерҗедә яшәгән һәм  тирә-юньгә үзен гүзәл гаилә сыйфатында таныта алган һәм караучысыз балаларны тәрбия кылган 6 гаилә сайлап алынган иде. Шуларның 5 е – Вафиннар, Шакировлар, Лотфулиннар, Мифтахетдиновлар, Кукловлар башкалабызга чираттагы сайланыш этабына килде. Җиңгән гаилә алга таба Мәскәүдә Татарстан данын якларга барырга тиешлек алар алдына зур бурычлар куйды, һәм һәр гаилә аларны уңышлы җиңеп чыкты.


Чара балаларны сөендерерлек бәйрәм рәвешен алды. Ул университет каршындагы уеннардан башланып китте һәм аудиторияләрдә үрнәк гаиләләрнең ата-аналары биргән маһирлык дәресләре булып дәвам итте.


Кичәгә чакырылган мәртәбәле кунаклар арасында әдипләр һәм журналистлар да бар иде. Татарстан республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима алар тарафыннан нинди генә сорау бирелсә дә, берсен дә җавапсыз калдырмады. Ул конкурсның җөмһүриятебездә дүртенче мәртәбә уздырылуы һәм җәмгыятьтә гаилә авторитетын күтәрүгә юнәлтелгәнлеге турында әйтте. Журналистларның күпсанлы сорауларына җавап биргәндә, Л.Сулима игътибарны бәйгегә сайлау категорияләренең төрлелегенә юнәлтте.  «Алмаштыручы гаилә» терминының киңмәгънәлелеге турында сөйләде. Бу гыйбарә астына «опекун»лыктагы (асрамадагы), балалыкка алынган ул һәм кызлардан, ата-аналардан торган гаиләләр керә; шул ук вакытта чит гаиләләргә күчкәннәрнең сәламәтлек һәм ятимлек дәрәҗәсе, яшьләре дә төрле, диде. Ул баладан нинди шәхес формалашуда гаиләнең ниндилеге мөһимлеккә, баланы кечкенәдән генә хезмәткә, бер-береңә хөрмәткә күнектерү, анда кешелеклелек, миһербанлык, әхлакый нормаларга сыешып яши алу кебек сыйфатлар тәрбияләү кирәклегенә аеруча басым ясады.


Бәйгедә гаиләләр дә, аларда тәрбияләнгән балалар да үзләрен төрле яклардан күрсәттеләр, аралаштылар, иҗади мөмкинлекләрен ачып салдылар. Л.Сулима да белдергәнчә, конкурсның төп максаты – асрамага бала алган яисә күпбалалы гаилә институтларына игътибарны арттыру; шуның янәшәсендә гаиләләрнең иҗади мөмкинлекләрен ачып бирү, ата-ана һәм бала бергә иҗат иткән, балаларга игътибар җиткән гаиләләрдә генә акыллы, талантлы, яхшы, белемле балаларның тәрбияләнә алуын күрсәтү.


Бәйге нәтиҗәләре буенча, Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче Кукловлар Мәскәүдә Татарстан данын яклаячаклар дип табылды.


KSF_7005-01-1280x853


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ