Логотип Магариф уку
Цитата:

Арча училищесын тәмамлаган педагоглар 22 елдан соң очрашты

Җәй айлары – очрашулар вакыты. Кемдер сыйныфташлары, кемдер курсташлары, бергә эшләгән хезмәттәшләре белән очраша. Бер яктан караганда, әлегедәй очрашулар кеше тормышында булган вакыйгаларны анализлап...

Җәй айлары – очрашулар вакыты. Кемдер сыйныфташлары, кемдер курсташлары, бергә эшләгән хезмәттәшләре белән очраша. Бер яктан караганда, әлегедәй очрашулар кеше тормышында булган вакыйгаларны анализлап карау, студент чакларын искә төшерү, гомумән рәхәтләнеп бер аралашу өчен менә дигән чара. Соңгы вакытта дуслары белән түгел, якыннары белән дә утырып сөйләшергә дә вакыт, җай тапмый бит адәм баласы...


WhatsApp Image 2018-08-15 at 14.37.52
Арча педагогия училищесын (без укыганда училище иде) тәмамлаганга да 22 ел вакыт үтеп киткән икән! Түгәрәк дата түгел дип тормадык, җыелышырга булдык. Сагындырган яшьлек дуслары... Шунысы кызык, беребез дә үзгәрмәгән кебек, әнә шул ук Сәрия, Әлки кызы Фирая, Кукмарадан Альбина, Балтачтан Гөлназ...әйтерсең, ике дистәдән артык вакыт узмаган да...
Училищены тәмалаганда «Башлангыч сыйныф укытучысы» дигән белешмә алсак та, күбесе югары белемне башка юнәлештә алган. Ләкин шулай да мәктәпкә тугъры мөгаллимнәр булып калган курсташларым. Араларында тәрбияче булып эшләүчеләре дә, география, тарих, математика укытучылары да бар икән. WhatsApp Image 2018-08-15 at 14.37.54
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналы белән тыгыз эшләүче буларак, хәзерге вакытта булган яңалыклар, журнал битләрендә дөнья күргән соңгы язмалар, бәйгеләр белән таныштырам дип авызымны гына ачкан идем, «Барыбыз да язылабыз, һәр язманы укып барабыз, бик эчтәлекле журналлар», – дип шатландырды курсташларым. «Алга таба да журналга язылачакбыз!» – дип сүз бирде алар.
Укытучынең бүгенге хәле, укучылар, мәгариф системасындагы яңалыклар, студент чаклар турында гапләшеп, аралашып көн узганны сизми дә калганбыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ