Логотип Магариф уку
Цитата:

Ата-ана каршы булса, мәктәп ябылмый

Булып узган Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында күтәрелгән темалар матбугат битләрендә кайнар бәхәсләр кузгатты. Утырышта татар телен мәктәпләрдә...

Булып узган Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында күтәрелгән темалар матбугат битләрендә кайнар бәхәсләр кузгатты. Утырышта татар телен мәктәпләрдә генә түгел, ә дәүләт хезмәткәрләре һәм чиновниклар арасында киң кулландыру мәсьәләләре каралды.


“Әгәр дә без милләт һәм халык буларак юкка чыгарга теләмәсәк, без үзебезнең милли мәгарифне үстерергә тиешбез, чөнки аннан башка татар газетларын, журналларын, әдәбиятын укучы калмаячак, - дип ачынып, сөйләде комитет рәйсе Разил Вәлиев. - Шулай ук боларны язучы да булмаячак. Артистлар булмаса - театр юкка чыга, композиторлар булмаса - башкаручылар булмый. Ләкин бу бик нечкә мәсьәлә: безгә еш кына нигә башка милләт балаларын мәҗбүри татар теленә укытасыз дип мөрәҗәгать итәләр. Без берәүне дә көчләп укытмыйбыз, ә укыту программаларын федераль законнарга һәм РФ мәгариф минстрлыгы күрсәтмәләренә нигезләнеп төзибез.”


Башка милләт балаларын татар теленә укыту-укытмау мәсьәләсенә югыйсә 2004 елда ук нокта куела. Р.Вәлиев сүзләренчә нәкъ шул елны РФ Конституция суды бер ата-ананың мөрәҗәгатенә җавап итеп, Татарстан мәктәпләрендә татар һәм рус телләрен туган тел буларак укыту Россия закончалыгына каршы килми дигән карар чыгара. “Әлеге карар Конституция судыныкы, аннан да зуррак инстанция безнең илдә юк, - дип дәвам итте комитет рәйсе. - Шуңа күрә дә бу сорау буенча күптән нокта куярга кирәк. Әгәр дә без ата-аналарның гына теләкләрен исәпкә алсак, мәктәпләрдә инде геометрия дә, география, физика, физкультура да укытылмас иде.”


Утырышта тагын бер бик мөһим мәсьәлә күтәрелде, ул да булса авылларда татар мәктәпләрен ябу. “Мәгариф” редакциясе составында шәһәр-районнарда очрашуларда булганда бу мөрәҗәгатьне безгә дә бик еш ирештерәләр. Баксаң, бу мәсьәләне хәл итү бер дә авыр түгел икән. Разил Вәлиев сүзләренчә, авылда яшәүчеләр, сайлаучылар үзләренең законлы хокукларын белеп бетермиләр. Әгәр бер генә ата-ана каршы булса да, мәктәп берничек тә ябыла алмый. Комитет рәйсе җирле депутатларны шелтәләп, урыннардагы хакимиятнең уйламыйча ясаган адымы гаҗәпкә калдыра, сез үз районыгызда ниләр булганын белеп торырга, ата-аналар белән очрашып, мәсьәләне уртага салып, хәл итәргә тиеш, дип басым ясады.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ