Логотип Магариф уку
Цитата:

"Авыл укытучысы - 2014" бәйгесе җиңүчесе Рәмзия Бәшәрова: "Авыл мәктәбен яраткан коллегаларым үз-үзләрен бәйгедә сынап карасын"

"Авыл укытучысы - 2014" бәйгесе җиңүчесе Рәмзия Вәккас кызы Бәшәрова Кукмара районы “Ядегәр авылы Г.Г.Гарифуллин исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең югары квалификация категорияле тарих һәм...

"Авыл укытучысы - 2014" бәйгесе җиңүчесе Рәмзия Вәккас кызы Бәшәрова Кукмара районы “Ядегәр авылы Г.Г.Гарифуллин исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең югары квалификация категорияле тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы булып эшли. Чираттагы бәйге тәмамланырга санаулы көннәр калганда, ул "Авыл укытучысы - 2014" конкурсы турында үз фикерләре белән уртаклашты. 


basharova-tambov-obr сайтка- “Мәгариф” журналы  әлеге бәйгене бик вакытлы башлап җибәрде. Бәйге  киң җәмәгатьчелекне  күтәрә алган икән, димәк, авыл мәктәбендә (шул вакытта авылның үзендә дә) проблемалар бар. Авыл укытучысы менә шул проблемаларны чишүдә үзеннән өлеш кертергә тиеш тә инде. Чөнки ул – авылның йөзек кашы. Элек авыл укытучысы– агитатор, пропагандист, клубта концерт, спектакль куючы үзешчән артист булса, бүген инде аның бурычы – мәктәпне, авылны саклап калу. Ничек итеп? Авыр сорау. Һәм аның төгәл   рецепты да юк. Әлеге бәйге авыл укытучыларының җан авазын ишетергә ярдәм итте. Быел да бу конкурс игълан ителгәч, мин бик сөендем, авыл укытучылары кабат  кайгы-шатлыкларын уртага салып сөйләшү мөмкинлеге булуына куандым. Барлык коллегаларымны, мәктәптәге бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләрен  читкә куеп, бәйгедә катнашырга чакырам. Бәйге үз-үзеңне сынап карау өчен бик уңайлы мөмкинлек.


Бу бәйгедә җиңү миңа нәрсә бирде соң? Беренчедән, үз-үземдә ышаныч булдырды. Икенчедән, Татарстан һәм Рәсәй авылы мәктәпләре белән танышу мөмкинлеге барлыкка килде. Әле бәйгедән соң миңа Тамбов шәһәрендә үткән II Бөтенрәсәй авыл укытучылары съездында катнашу бәхете елмайды. Тамбов өлкәсендәге авыл мәктәпләре белән танышканнан соң, андагы заманча авыл мәктәпләренә карап кызыгу да, үзебезнең Татарстандагы авылларның һәм авыл мәктәпләренең сакланышын күреп горурлык хисләре дә туды. Өченчедән, бүгенге көнгә кадәр без “Мәгариф” журналы белән тыгыз элемтәдә торабыз. Журналдагы үзгәрешләр мине бик сөендерә. Ул заман белән бергә атлый. Мин көн  саен журнал сайтына кереп, мәгариф өлкәсендәге яңалыклар белән танышып барам. Ул миңа эшемдә нык ярдәм итә. Бәйгенең җиңүчесе буларак, журнал миңа ышаныч күрсәтеп, редколлегия составына кертте. Бу да минем өчен зур сөенеч.


Авыл мәктәбен яраткан һәм үз иткән коллегаларым үз-үзләрен сынап карасыннар һәм уңышка ирешсеннәр дигән теләктә калам.     Авыл укытучысы -  көчле, белемле,  зыялы, башкаларга үрнәк шәхес. Ул моны булдыра ала!


 Конкурсны оештурычы мәгарифлеләргә зур рәхмәтемне җиткерәсем килә. Авыл укытучысының абруен күтәрүдә конкурс үз эшен эшләде дип уйлыйм. Шундый киң масштабтагы конкурсны тормышка ашыру юлында журнал хезмәткәрләренә иҗади уңышлар, тормышларында бәхет–сәгадәт, шатлык-куанычлар телим.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ