Логотип Магариф уку
Цитата:

ЭкоЯз акциясе дәвам итә

1 апрельдә кошларга багышланып старт алган “Экояз” (“Эковесна”) Республика конкурсы дәвам итә

Инде күпме сыерчык оялары ясалды, калдыкларны аерым җыю да оештырылды. Әйләнә -тирә территорияләрне җыештыруда да мәктәп укучылары активлык күрсәтә.


 
Биектау районының Әлдермеш урта гоумбелем мәктәбе укучылары да “ЭкоЯз” акциясенә бердәм кушылды.

-Көн саен бер эш башкарабыз. Бүген мәктәп янында гына гектарлаган җирдә җиләк- җимеш бакчабызда агач- куакларны авыру, карт ботаклардан арындырдык. Узган шимбәдә авылыбызга керә торган бөтен юлларны чүп- чардан арындырдык. Башка авыллардан аермалы буларак, безнең Әлдермешкә  керү юллары  бихисап бит!  Сая- Әлдермеш, Өбрә- Әлдермеш, Кавал - Әлдермеш - Каймар юллары, Березка-Өнсә- Әлдермеш, Карьер юллары һәм башкалар,- ди мәктәпнең биология укытучысы, укыту эшләре буенча директор урынбасары Гөлназ Сабирова.

Мәктәпнең 2 га җиләк-җимеш бакчасы һәм 0.1 га тәҗрибә участогы булуын да әйтсәк, ЭкоЯз экоКөзгә кадәр дәвам итәчәк әле. Гөлназ Мансур кызы җитәкчелегендәге тәҗрибә участогында укучылар яшелчәләрне төрлечә сынап карыйлар. Әйтик, кишернең бер түтәлен сирәкләп, икенчесен сирәкләми генә дә үстереп караганнар. Орлык бәрәңгесен дә төрлечә ярып та, ярмыйча да, күзәнәк санынча да утыртып караганнар. Кайсысыннан уңыш ничек чыгуын язып  теркәп баралар.
 

Фото: Гөлназ Сабирова

Галерея

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ