Логотип Магариф уку
Цитата:

Бала белән дөнья гизүчеләр өчен 7 киңәш

«Сәяхәттән баш тартмадык »Сара белән чит илгә беренче тапкыр аңа 8 ай тулар-тулмас вакытта чыгып киткән идек. Педиатрыбыз: «Төркиягә барабыз әле», – дигән сүзләребезне ишетүгә: «Ашыгасыз, әле бераз үс...

«Сәяхәттән баш тартмадык »

Сара белән чит илгә беренче тапкыр аңа 8 ай тулар-тулмас вакытта чыгып киткән идек. Педиатрыбыз: «Төркиягә барабыз әле», – дигән сүзләребезне ишетүгә: «Ашыгасыз, әле бераз үссен, дөнья күрергә өлгерер», – дип әйтсә дә, тәвәккәлләдек. Августның иң кызу көннәрендә ике атна Урта диңгез буенда ял иттек. Казанга кайту белән моңарчы бер урында тик кенә ятып торган бала үрмәли дә башлады.


Тагын бер айдан Европага чыгып киттек. Бу юлы дүрт атнага. Уку белән бәйле әлеге сәфәрдә күпчелек вакытны Берлинда үткәрсәк тә, монда да сәяхәт итүдән баш тарта алмадык – ял көннәренә Португалиянең Порту шәһәренә барып кайттык, көзге Атлантика һавасын суладык. Анда да Сара үзен, гадәттәгечә, тыныч тотты. Үзебез ашаган ризыкны ашаттык, кирәкле даруларның барысын да үзебез белән йөрттек.


сайтШулай да, Берлинда яшәгән чакта табибка мөрәҗәгать итәргә туры килде: Сараның температурасы күтәрелде. Бала хәлсезләнде. Шөкер, иминият полисы кулда – анда күрсәтелгән номерга шалтыраттык та кирәкле хастаханәгә киттек. Бер сәгать дигәндә (аз гына чират көтәргә туры килде), табиб кабул итте. Баланың бөтен тиешле анализларын алды. Безне тынычландырырга да ашыкты: «Бернинди инфекция юк, кызның каны чиста, мөгаен, тешләре чыгадыр, шуңа температурасы бар», – диде. Бер-ике көн дигәндә, Сара, чыннан да, үзенең гадәти хәленә кайтты. Иминият ширкәте исә хастаханәдәге бөтен чыгымнарны каплады – бер цент та тотмадык.


«Планшет ярдәм итте»


Инде дөнья тирәли сәяхәткә әзерләнгән вакытта да Сарага, һичшиксез, иминият полисын алырга булдык – дөнья хәлен белеп булмый. Өч мең сум түлисең дә тыныч күңел белән дөнья читенә – Яңа Зеландиягә чыгып китәсең.


АКШка Казаннан Төрек һава юллары белән Истанбул аша очтык. Иң зур куркуларыбызның берсе – 1,5 яшьлек бала белән 13 сәгатьлек рейста нишләрбез икән, дигән сорау иде. Ичмасам, Сара мультиклар да карамый. Бердәнбер ярата торган видеосы – инглиз җырлары башкарыла торган сәгать ярымлык җыентык. Шуны планшетка урнаштырдык та үзебез белән юлга алдык. Булышты! Әле салон буенча йөреп киләбез (юлчыларның күбесе Сара белән исәнләшә, елмаешалар), әле ашап алабыз, әле видео карыйбыз. Бер заман йокыга китте. Кызыбызны махсус караватка салдык та үзебез дә черем итеп алдык.


Майамида рәхәт булды. Безне кунак иткән татарларыбыз белән океанга да бардык, аллигатор фермасын да күрдек, индеецларның резервацияләренә дә кереп чыктык. Иң гаҗәпкә калдырган күренеш кибеттә булгандыр: супермаркетка килгән кешеләрнең кимендә өчесе безнең янга килеп: «Сезнең балагыз шундый ягымлы, шундый сөйкемле!» – дип елмаеп комплиментлар әйтеп китте. АКШта да балалар күп, билгеле, шулай да, халык хисләрен яшерми.


сайт2«Роуд-трип – шәп нәрсә!»


Нью-Йоркта 2 көнлек тукталыш ясаганнан соң, Сан-Франциско аша Яңа Зеландиягә киттек. Оклендка Америкадан, ягъни көнбатыштан көнчыгышка таба Тын океан аша очканда, гаҗәеп кызык хәлгә юлыгасың: бер көнең «югала». Әйтик, без Сан-Францискодан 2 майда кичке сәгать 10да очып китеп, 13 сәгатьлек рейстан соң Оклендка 4 майда иртәнге сәгать 5тә килеп төштек. 3 майны әнә шулай очкычта үткәрдек булып чыга…


Яңа Зеландиядә арендага машина алдык. 10 көндә ике утрауны да (Төньяк һәм Көньяк утрауларны) аркылы-буйлы гиздек. Тау башына да мендек, гаҗәеп матур пляжларны да күрдек… Ә Сара көн саен иртәнге 10нан алып (кунакханәләрдә иң күп дигәндә сәгать иртәнге 10га кадәр генә кала аласың) кичке 6-7гә кадәр машинадагы утыргычында утырды. Планшетындагы видеосын бер 40 тапкыр карап чыккандыр. Безнең дә җырламаган җырларыбыз, сөйләмәгән шигырьләребез калмады бугай. Кыскасы, көн саен 300-500 чакрым ара узасы, ә машинада барганда һәрдаим ничек тә булса балаңның күңелен күрәсе. Роуд-трип (машинадагы сәяхәт) – шәп нәрсә, әлбәттә! Ләкин артта 1,5 яшьлек балаң утырганда, энергияң икеләтә күбрәк китә.


Дөнья читендә урнашкан дәүләттән Татарстаныбызга Америка аша түгел, ә Малайзия белән Кытай аркылы кайттык (монда да әле Австралиядә тукталыш ясарга туры килде, чөнки иң арзан юл шундый иде). Ярый тәвәккәлләгәнбез, Сара 2 яше тулганчы ук бөтен дөньяны күрде! Без дә бәхетле идек…


Бала белән сәяхәт иткәндә, безнең гаиләдән 7 киңәш:



  1. 2 яшькәчә сабыйлар очкычта йә бөтенләй бушка, йә 90 процент ташлама белән оча. Шуңа да зур сәяхәткә барасыгыз килә икән, бәләкәчегезгә 2 яшь тулганчы барып кайтыгыз. 2 яшьтән соң билет хакы өлкән юлчыныкы белән бер үк диярлек.

  2. Күп кенә һава юлларында сабыйларга аерым карават бирелә. Аны алдагы диварга беркетеп куялар да йоклаган баланы шунда салалар. Кагыйдә буенча, баланың авырлыгы 10 килодан артмаска тиеш. Бу карават бушлай бирелә. Фәкать очасы һава юлларына алдан шалтыратып, кисәтеп кую мәслихәт.
    Тулысынча.


Раил ӨМЕТБАЕВ.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ