Логотип Магариф уку
Цитата:

Балалар тартып алынмаган

Яшел Үзән районында газ һәм электр түләүләре өчен бурычлары булган гаиләдән балаларын тартып алырга җыенулары турында, хәбәр иткән идек инде. Бу хәл узган елның 12 декабрендә була, Яшел Үзән муниципал...

Яшел Үзән районында газ һәм электр түләүләре өчен бурычлары булган гаиләдән балаларын тартып алырга җыенулары турында, хәбәр иткән идек инде. Бу хәл узган елның 12 декабрендә була, Яшел Үзән муниципаль районы Советы аппарат җыелышы беркетмәсе социаль челтәрләрдә шактый тәнкыйть утына тотыла. Документтан күренгәнчә, җаваплы түрәләргә коммуналь хезмәтләр, аерым алганда, газ һәм электрга вакытында түләмәгәннәрне барларга кушыла, әгәр гаиләдә балалар булса, бу хакта районның опека һәм попечетельлек бүлегенә хәбәр итәргә, диелә. Ә алары үз чиратында балигъ булмаган балаларны тартып алу эшен башкарырга тиеш була. Бу хәлгә беренчеләрдән булып, РФ Президенты каршындагы бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Анна Кузнецова борчу белдерде. Җирле хакимиятнең әлеге гамәлләрен урынсыз, дип бәяләде.



6cce8d5d_shutterstock_141014737.xxxlarge_2x_14582010073


Татарстан Прокуратурасы бу уңайдан тикшерү эше башлап җибәргән иде. ТР Прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итүенчә, Яшел Үзән районы хакимияте башлыгының әлеге күрсәтмәсе тормышка ашырылмаган. Шул вакыт аралыгында районда балаларын тартып алган гаиләләрне дә тикшергәннәр, алар арасында коммуналь хезмәтләр өчен түләү бурычлары булганнар табылмаган.


Татарстанның бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачина да бу вакыйгага үз мөнәсәбәтен белдерде. “Торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлары булган гаиләләрдән балаларын тартып алырга җыеналар икән дигән хәбәрне ишетүгә үк, Яшел Үзән районына тикшерү белән чыктык. Бурычлары булган өчен балалары тартып алынган гаиләләр ачыкланмады”, - ди ул.


Район башлыгының әлеге күрсәтмәсе дөрестән дә каршылыклы фикерләр тудыра. Чөнки РФ Гаилә Кодексының 77нче маддәсе нигезендә, бала тормышы һәм сәламәтлегенә куркыныч янаганда гына аны гаиләсеннән тартып алырга мөмкин. Гүзәл Удачина Яшел Үзән районындагы бу хәлне үз күзәтү астына алуын искәртте.


Яшел Үзән районы хакимяте башлыгы Александр Тыгин да бу вакыйгага карата үз фикерен ирештерде. “Бурычлылар гаиләсеннән балаларын тартып алалар дигән мәгълүмат чынбарлыкка туры килми, – диде ул. – Социаль челтәрләргә эләккән кәгазь – норматив документ була алмый. Бу – балаларны яклау өлкәсендә эшләүче компетентлы органнарга игътибарлырак булырга кирәк, дигән эш күрсәтмәсе генә. Лениногорск районы Иске Кувак авылындагы янгында аналары белән бергә балалары һәлак булган коточкыч вакыйга тагын бер кат муниципалит башлыкларының андый гаиләләр өчен җаваплы икәнен дәлилләде, – диде Тыгин. – Әйе, районда түләмәгән өчен электрдан, газдан өзелгән гаиләләр бар, аларның күбесе имин булмаган гаиләләр исемлегендә тора. Опека һәм попечетельлек органнарына исә ул гаиләләрдә балалар ни хәлдә булуын тикшерү бурычын йөкләнде. Балаларны тартып алу түгел, ә алар куркыныч хәлдә калмасын өчен башкарыла торган эшләр генә”, – дип ассызыклады район башлыгы.


Гөлүсә ЗАКИРОВА


Фоторәсемнең чыганагы: http://www.24tv.pro/news/1157775

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ