Логотип Магариф уку
Цитата:

Балаларның симерүенә китерә торган 7 ялгыш

Балаларның һәм яшүсмерләрнең симерүе инде дистә еллар дәвамында үз актуальлеген югалтмаучы проблемаларның берсе. Балаларда артык авырлык барлыкка килүнең күп очрагында ата-аналар гаепле. Дөрес тукланм...

Балаларның һәм яшүсмерләрнең симерүе инде дистә еллар дәвамында үз актуальлеген югалтмаучы проблемаларның берсе. Балаларда артык авырлык барлыкка килүнең күп очрагында ата-аналар гаепле. Дөрес тукланмау, пассив яшәү рәвеше алып бару, нәселдәнлек – авырлыкның нормадан тыш артуына китүрече төп сәбәпләр. Әлеге ситуацияне вакытында төзәтергә кирәк, дип белдерә табиблар. Симерү балаларда, беренчедән, психологик тйпылышларга китерсә, икенчедән, эчке органнар патологиясенә илтә.


Симерү – организмдагы матдәләр алмашының бозылуы нәтиҗәсендә май катламының артуына китерүче хроник патология. Тән массасының артуы ашказаны-эчәк тракты, йөрәк, калкан сыман бизнең һ.б. органнарның функциясе бозылуга китерә.


Патологик халәткә илтүче сәбәпләр төрле, иң киң таралганы, әлбәттә, дөрес тукланмау. Бу кайбер әти-әниләрнең сабыйларының күп күләмдә баллы, камыр ризыклары, фаст-фуд ашавында һәм газлы су эчүендә бернинди куркыныч күрмәүдән килеп чыга. Алар бу төр ризыкларның артык килограммнар җыюга китерүен оныталар.


Баланың авырлыгы ни сәбәпле артуын ачыклау өчен балалар табибына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Белгеч баланың яшәеше һәм туклануы турында белешкәч, иң элек тикшеренү үтәргә куша, соңыннан дәвалану билгели. Артык авырлыктан котылгач та, дөрес яшәү рәвешен алып баруны туктатмаска кирәк.


Балаларны симерүгә илтүдә ата-аналарның хаталары:



  1. Бала тулы гәүдәле, димәк сәламәт. Бу – ата-аналарның беренче хатасы. Сабый яшәвенең беренче айларыннан авырлыкны тиз җыйса, кичекмәстән, эндокринологка барырга киңәш ителә.

  2. Туклану гадәтләре. Вакыт җитмәү, ялкаулык сәбәпле фаст-фуд, югары калорияле әзер ризыклар белән туклану.

  3. Бала тук булса да,тәлинкәдә булганны ашап бетерергә кушу.

  4. Баланың һәр теләге белән ризалашу, ягъни аны яхшы тәртибе, тыңлаучан булуы өчен конфет, фаст-фуд, газлы су һ.б. белән сыйлау. Мондый төр хуплау – яхшылыкка илтми.

  5. Үзләреннән җаваплылыкны төшерү.Безнең гаиләдә барысы да тулы гәүдәле, дип уйлау да зур хата. Вакытында табиб белән киңәшлешеп эш иткәндә, артык авырлык җыюны туктатырга мөмкин.

  6. Физик активлыкның аз булуы.Кайбер балалар әти-әниләреннән үрнәк алып, мәктәптән соң компьютер, телевизор каршында утыруны, телефон, планшетта уйнауны, урамда йөрүгә караганда, артык күрәләр.

  7. Телевизор һәм компьютер каршында ашатмаска! Чөнки болай тукланганда, бала үзенең күпме ашавын чамаламый.


Хроник симезлек барлыкка килмәсен өчен, ата-аналар сак булырга һәм тәрбияне үзләреннән башларга тиеш. Балалар белән күбрәк саф һавада роликларда, велосипедта, тимераякта йөрергә, урман һәм тауларга барырга, спорт зал һәм бассейнда шөгыльләнергә киңәш ителә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ