Логотип Магариф уку
Цитата:

Балтач районының чыгарылыш укучылары өчен Соңгы кыңгырау бәйрәме оештырылды (ФОТО)

Балтач районының чыгарылыш укучылары өчен Соңгы кыңгырау бәйрәме Балтачта оештырылды. Укучыларны бәйрәм белән “Мәгариф” журналының баш мөхәррире Илдар Миргалимов та котлады.Шимбә көнне Балтач урамы мә...

Балтач районының чыгарылыш укучылары өчен Соңгы кыңгырау бәйрәме Балтачта оештырылды. Укучыларны бәйрәм белән “Мәгариф” журналының баш мөхәррире Илдар Миргалимов та котлады.


фото сонгы кынгырау


Шимбә көнне Балтач урамы мәктәп формасы кигән, шат күңелле, ачык йөзле, матур егетләр һәм кызлар авазыннан гөрләп торды. Соңгы елларның традициясе буларак, 11 сыйныф укучылары өчен Соңгы кыңгырау бәйрәме, мәктәптәге бәйрәмнән тыш,  Балтач район үзәгендә кич белән  дә үткәрелде. Укучыларга Балтач районы хакимияте башлыгы Рамил Нотфуллин хәер-фатиха теләде, - дип хәбәр итә “Хезмәт” газетасы.


чыгарылыш 2


Укучылар, башта мәдәният үзәгендә концерт карап, үзләре концерт куеп, соңыннан саф һавада дискотекада биеп,  шарлар очыртып, салют аттырып, бу көнне күңелле билгеләп үтте.


Безнең өчен шунысы сөенечле: әле күптән түгел генә Балтач районы мәгариф идарәсен "Мәгариф" журналының редколлегия әгъзасы Зәкиева Алия Юнысовна җитәкли башлады. Без аңа бу эшендә уңышлар телибез һәм Балтач районы белән элемтәләр тагын да ныгыячак дип ышанабыз.


чыгарылыщш3

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ