Логотип Магариф уку
Цитата:

Балык Бистәсе укытучылары үз сайтларын төзергә өйрәнде

«Мәгариф» журналы тарафыннан оештырылган «Интернет – укытучыларга» дигән мастер-класс бүген Балык Бистәсе районының 2 нче мәктәбендә үткәрелде. Районның төрле авылларыннан җыелган 32 укытучы интернетт...

«Мәгариф» журналы тарафыннан оештырылган «Интернет – укытучыларга» дигән мастер-класс бүген Балык Бистәсе районының 2 нче мәктәбендә үткәрелде. Районның төрле авылларыннан җыелган 32 укытучы интернетта эшләү белемнәрен тирәнәйтте. Моңа кадәр әлеге семинар Арча, Әлмәт, Кукмара районының Зур Сәрдек мәктәпләрендә дә уздырылган иде.


 
img_1584
img_1578

Мастер-класста «Интернетта мәгълүмат табу», «Эшне җиңеләйтү чаралары», «Фото белән эшләү», «Сайтны кызыклы итеп алып бару», «Социаль челтәрләр» кебек темалар өйрәнелде. Укытучыларны бигрәк тә үз сайтыңны төзү юллары кызыксындырды. 4–5 сәгатькә сузылган әлеге дәресләрне «Мәгариф» журналының сайтын төзүче һәм техник яктан алып баручы, «Матбугат.ру» сайты җитәкчесе, «Виртуаль дөнья» китабы авторы Данил Сәфәров үткәрде. Соңыннан ул укытучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.


img_1635

Уздырган чараның азагында катнашучылар анкета тутырды. Кайбер уй-фикерләрне түбәндә чагылдырабыз.


Кәримуллина Миннегөл, татар теле һәм әдәбияты укытучысы.


«Кайнар клавишлар»ны  куллану алымнарын өйрәндем, бу алга таба эшебезне җиңеләйтер дип уйлыйм.


Гөлсинур Вәлиева, татар теле укытучысы.


Данил Сәфәровның үз сайтыңны булдыру ысулларын бар кешегә дә аңлаешлы, гади тел белән аңлатуы ошады. Телефонда кулланыла торган WhatsApp Messenger кушымтасын компьютерга күчерергә өйрәндем.


img_1642

Сиринә МӨХӘММӘТҖАНОВА


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ