Башка капкан капремонт

«Мәктәпкә капиталь ремонт ясалачак!» Әлеге хәбәргә сөенергәме яки көенергәме икәнен дә белмәссең. Бер карасаң, ремонт – шәп нәрсә, тирә-як яңарып, матурланып кала. Тик икенче яктан, бу эшне башлау гына җиңел, ә төгәлләү…
Бүген республиканың дистәләгән белем бирү йортында җитәкчеләрнең – оешканлыгын, мөгаллимнәрнең – сабырлыгын, әти-әниләрнең хәлгә керә белүен сынаучы капиталь төзекләндерү барышын без дә күзәттек.

«Тишек иләктән котылдык»

«Бездә дә ремонт ясыйлар! Ничә еллар буе мәктәп түбәсе, яңгыр ява башласа, тишек иләк кебек су үткәрә, ир-ат укытучыларның яллары, аны ямый-ямый, түбәдә «кызынып» үтә иде. Шөкер, түбәләр яңарды, – дип шатлыгы белән уртаклашты Әгерҗе районы Девятерня авылы мәктәбе укытучысы Галия Моратова. – Ниһаять, безнең тәрәзәләрдән дә җил йөгерми, ә кояш карый. Җилне без кунакка «культурный» итеп, форточкадан гына чакырып кертәбез хәзер. Юкса, ремонтка кадәр көчкә үз-үзен тота алган тәрәзәләрне, череп беткән рамнары таралыр дип, ачарга курка идек. Ә җил, сораусыз-рөхсәтсез генә, тәрәзә, борыс ярыкларыннан үзе кереп йөрде. Бигрәк тә ягу сезоны башланганчы, көз көннәрендә үзәккә үтә иде. Җылылык системасы да җылыта хәзер! 25 ел буена чистартылмаган торбалар, эчке яктан тыгылып беткән булгандыр инде, ягып-ягып та җылысы кабинетларга килеп җитми иде. Ә яктылык турында әйтәсе дә юк! Түбәдән үткән яңгыр сулары электр системасын сафтан чыгарган булган, күрәсең. Кабинеттагы «җитмешле» дүрт лампочканы уку елы дәвамында ничә алыштырсак та, һәр иртәне диярлек, кабызгычка басуга, юк дигәндә берсе «җан тәслим кыла» иде. Заманча электр лампочкалары белән, балаларның күзләре бозылып бетә, дип тә борчылмыйбыз. Коридорлар, спортзал, ашханә ялт итеп тора. Хәзерге вакытта мәктәпне тышкы яктан да бик матурлап сылап буйыйлар».

«Бар да шулай ал да гөлме?» – дип кызыксынабыз Галия ханымнан. Шулай да, укытучыларның бер борчуы бар икән. «Уку кабинетларының диварлары шул килеш, түбәдән аккан су эзләре белән каралып, буялмыйча, акшарланмыйча кала, – диде безгә мөгаллим. – Алары капремонт проектына керми икән! Һәр елны әти-әниләре фәлән мең сум акча җыеп, төзәтеп торган шәһәр мәктәпләренә ремонт ясаганда кабинетларга акча тоту урынсыздыр, бәлки. Тик авылда хәлләр башкачарак. Мәктәпкә ремонт планлаштырганда урындагы шартларга, уку йортының хәленә карасалар, яхшы булыр иде. Авыл җирендә укытучы үз кабинетын нинди акчага ремонтлап чыгарга тиеш икән? Сыйныфта балалар бик аз, әти-әниләрнең ярдәменә өметләнеп булмый шул…»

«Ирекле-мәҗбүри» ярдәм

Шәһәр мәктәпләрендә дә әти-әниләр уку бүлмәләрендә үз хисапларына ремонт ясарга атлыгып тормый анысы. Гадәттә, бу «ирек-ле-мәҗбүри» рәвештә эшләнә. «Капремонт ясый башлауга ук, сыйныф җитәкчесе кабинетны да яңартырга кирәклеген әйтеп куйды. Бишәр мең сум акча җыялар, – ди баласы Казан мәктәпләренең берсендә белем алучы Алсу Каюмова. – Әлбәттә, бу акчаны тапшырмасаң да җинаять түгел. Тик баланы яхшы шартларда укытасы, мәктәп җитәкчелеге белән дә җылы мөнәсәбәтләрне саклап каласы килә бит. Җыймый хәл юк. Капиталь ремонт булгач, аны ник җиренә җиткереп ясамыйлардыр?! Өйдә ремонт башласак, тәрәзә алыштырганнан соң, бүлмәне җыештырып куябыз бит!»

«Капиталь ремонт кысаларында 8 төрле эш башкарыла: бинаның тышкы ягы төзекләндерелә, ишек-тәрәзәләр алыштырыла, түбә яңартыла, инженерлык системасы, санитар-техник бүлмәләр ремонтлана, – дип аңлатты безгә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының белем бирү объектларында капиталь төзү һәм төзекләндерү барышын техник яктан тикшерү бүлеге җитәкчесе Айрат Харисов. – Бу исемлеккә кермәгән эшләрне исә районнар үзләре финансларга тиеш».

«Балаларны нишләтербез?»

«Картайган» мәктәпләрне төзекләндереп бетергән районнар балалар бакчаларын ремонтлый башлады. Быел республикадагы 53 бакча яңарыш кичерәчәк. «Улым йөри торган бакчага узган ел ахырында ремонт ясый башладылар, – дип сөйли Лилия Рәхимова. – Барлык тәрәзәләрне алыштырдылар, түбәне яңадан яптылар. Шөкер, тәрәзәләрне, кышкы каникул ялларына туры китереп, бик тиз алыштырып куйдылар. Җылыткыч торбаларны яңартканда бакча 1-2 атна эшләмәде. Электр чыбыкларын яңадан сузганда да 2-3 көнгә ябылып торды. Боларына гына түзәбез инде. Иң мөһиме – балаларыбыз җылыда, уңайлы шартларда булсын. Бакчаның яңа ишекләрен ачып керү дә күңелле хәзер. Тик соңгы арада әти-әниләр арасында, бакча тагын ремонтка ябыла икән, дигән сүз йөри. Янәсе, эшчеләр нәрсәнедер дөрес башкармаган. Бакчаны озакка ябып куйсалар, балаларны нишләтербез дип, хәзердән үк куркып торам». Министрлык вәкилләре мондый әти-әниләрне тынычландырырга ашыга. Түрәләр сүзенә караганда, балалар бакчасы капиталь ремонтка ябылган очракта, сабыйларны күрше-тирә бакчаларга таратачаклар икән.

Бер кашык дегет

Ремонтка әзерләнгәндә хәл итү районнар карамагында булган бер мәсьәлә бар. Ул да булса – капиталь төзекләндерү таләп ителгән уку йортлары исемлеген булдыру. Дәүләт программасы кысаларында 1981 елда һәм аннан да иртәрәк төзелгән белем бирү биналары ремонтланачак. 35 яшь – кешенең чәчәктәй вакыты булса да, шулкадәр торган биналар «карт» санала. Аларга, әлбәттә, ремонт кирәк. Ләкин мәсьәләнең тагын бер ягы бар икән. «Безнең мәктәп нәкъ менә 80нче елларда салынган. Хәзерге вакытта анда 30-40 укучы белем ала. 1-2 елдан бөтенләй ябылу ихтималы зур. Акчаны мондый биналарны капиталь төзекләндерүгә тоту җилгә очыру гына булмыймы? – дип борчыла баласын авыл мәктәпләренең берсенә йөртүче Гүзәл Харисова. – Мәктәпнең бер дигән тышкы ягын штукатурлап «матурлауны» да аңламыйм. Шул акчаны уку бүлмәләрен ремонтлауга тотсалар, файдалырак эш булыр иде, минемчә».

Йорт-җирне карап-төзәтеп тормасаң, аның яме киткән кебек, мәктәп һәм балалар бакчалары да ремонтка мохтаҗ, әлбәттә. Бу җәһәттән дәүләт программасының кирәклеге һәм файдасы бәхәссез. Ләкин акчаны уйлабрак тотарга мөмкин булуы турында сүз кузгаткан мөгаллимнәр һәм әти-әниләр белән дә килешми хәл юк. Чөнки бөтен биналарны да бер калыпка салырга ярамый. Мәктәпнең түбәсе бер дигән, ә менә эчке яктан диварлары саргаеп беткән булса, нигә әле түбә урынына диварны рәтләмәскә ди?! Яки икенче бер очрак: авылда яңа туган балалар юк икән, мәктәпкә зурдан кубып ремонт ясау кирәкме?

сан
Быел республиканың 80 гомумбелем бирү оешмасы, 15 махсус (коррекцион) мәктәп һәм 53 балалар бакчасында капиталь ремонт ясалачак. Моңа 2,52 миллиард сум акча тотылачак.

Әдилә КӘРИМОВА.

Фотография: vdv-ozuevo.ru

Добавить комментарий