Логотип Магариф уку
Цитата:

Башка регионнар активрак булса, милли телләрне саклап калу җиңелрәк булачак

«Мәктәпләрдә татар теле укытуның ролен күтәрү» дип аталган түгәрәк өстәлдә без Татарстан Фәннәр академиясенең вице-президенты Дания Заһидуллинага «Татар телен һәм әдәбиятын укыту Концепциясе кәгазьдә...

«Мәктәпләрдә татар теле укытуның ролен күтәрү» дип аталган түгәрәк өстәлдә без Татарстан Фәннәр академиясенең вице-президенты Дания Заһидуллинага «Татар телен һәм әдәбиятын укыту Концепциясе кәгазьдә генә калмас микән?» дигән сорау бирдек.


DSC_9437


Галимәнең  җавабын сезнең игътибарга да җиткерәбез:


“Безнең үрнәк программа төзергә хакыбыз булмаганга күрә, үрнәк эш программасы төзеп, аны федераль исемлеккә керттек. Татарстан – бу юнәлештә бердәнбер алга киткән төбәк. Башка төбәкләр тарафыннан нәшер ителгән дәреслекләр федераль исемлеккә кертелмәгән. Шуңа күрә, без Татарстанда барган эшне уңай бәяләргә тиешбез. Башка регионнар да актив булса, безгә милли телләрне саклау буенча эш алып бару җиңелрәк булыр иде. Законнарга үзгәреш кертү юнәлешендә бергәләп эш алып барырга кирәк. 


Элегрәк Татарстанда дәүләт теле буларак татар телен укытуда коммуникатив принцип беренче урында тормый иде. Без татар телен фән буларак укытуга кереп киттек. Менә шуның дөрес булмавын аңлап, концепция төзелде.  Анда укыту Европа стандартларына, ягъни коммуникатив принципка нигезләнеп корылырга тиеш диелгән. Һәм бу дөрес тә». 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ