Логотип Магариф уку
Цитата:

«БДИдән баш тартмыйбыз»

РФ Мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева Бердәм дәүләт имтиханнарыннан баш тартмаячакбаз, дип белдерде. Ә менә мәктәптә укыту процессына кагылышлы яңалыклар көтелә. Россия мәгариф министры «Ин...

РФ Мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева Бердәм дәүләт имтиханнарыннан баш тартмаячакбаз, дип белдерде. Ә менә мәктәптә укыту процессына кагылышлы яңалыклар көтелә.


 
Россия мәгариф министры «Интерфакс» агентлыгына биргән интервьюсында мәктәпләрдә бөтен ил күләмендә тикшерү эшләре башлап җибәреләчәк, дип белдерде. Ягъни мәктәптә уздырыла торган контроль эшләр бөтен Россия буенча үзәкләштерелгән тәртиптә, бер үк көнне язылачак һәм бердәм критерийләр буенча бәяләнәчәк.
Министр, киләсе уку елында Бөтенроссия тикшерү эшләре югары сыйныф укучылары өчен мәҗбүри булачак, дип билгеләп үтте. Чыгарылыш сыйныф укучылары БДИ тапшырмаган фәннәрдән контроль эшләр башкарачак.
Шулай ук әдәбият буенча БДИда үзгәрешләр булуы көтелә. «Тест эшләре бөтенләй кертелми. Әдәбият теориясенә бәйле иҗади биремнәр булачак. Иншага карата да таләпләр югары булачак», - ди министр О.Васильева «Интерфакс» агентлыгына биргән интервьюсында.

Фотосурәтнең чыганагы: Артем Коротаев / ТАСС / Scanpix / LETA

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ