Логотип Магариф уку
Цитата:

«Белемне, җиләк җыйган кебек, берәмтекләп тупларга кирәк...»

Индүс Таһиров,Татарстан Фәннәр академиясе академигы, тарих фәннәре докторыТормышта үз урынымны, яраткан эшемне табып, бәхетле гомер кичерә алуым өчен, мин укытучыларыма мең рәхмәтле. Бүген сүзем шул и...

Индүс Таһиров,
Татарстан Фәннәр академиясе академигы, тарих фәннәре докторы


индус тахиров
Тормышта үз урынымны, яраткан эшемне табып, бәхетле гомер кичерә алуым өчен, мин укытучыларыма мең рәхмәтле. Бүген сүзем шул изге затларның берсе, беренче укытучым – ил аналарының безнең өчен иң кадерлесе – газиз әниебез Әминә Каюм кызы Каюмова турында булыр.


Әниебез Әминә Каюм кызы Урсал та­вы итәгендә – Зәй буенда, тирә-ягын урман-болыннар чолгап алган Әлмәт авылында туып үскән. Бөгелмәдә педагогия юнәлешендәге махсус уку йортын тәмамлап, яңа төзелгән Шөгер районына эшкә билгеләнгән; шушы җирлектә ныгып, педагог булып өлгергән. Ул чорда әлеге уку йортында Һади Атласи, Фазыл Туйкин кебек мәртәбәле шәхесләр эшләгән. Һади Атласи монда тарих, география, немец телен укыткан. Әниебез аның инглиз, гарәп һәм фарсы телләрен дә мөкәммәл белүе турында искә ала торган иде. Һади Атласи үзенең укучыларына: «Белемне, җиләк җыйган кебек, берәмтекләп җыярга кирәк», – дип әйтә торган булган.


Әниебез Шөгергә, Һади Атласиның пе­да­гогик мәктәбен үтеп, укытучылык хезмәтенә зур мәхәббәт хисләре сеңдереп килгән. (Ул соңрак Казан педагогия ин­с­титутының татар теле һәм әдәбияты бүлеген читтән торып тәмамлый, татар теле һәм әдәбиятын укыта.)


Яшь укытучы Әминә һәм шушы якта туып-үскән уңган егет Риза Шәйхетдин улы гаилә корып җибәрәләр. Әтиебез колхоз оештыручы да, авыл Советы рәисе булып та эшли. 1941 елны ул фронтка китә, рота командиры була. Сугыш фаҗигасе безнең гаиләне дә читләтеп үтми. Әтиебез 1944 елның ноябрендә Латвияне азат итү өчен барган каты сугышларда һәлак була. Без өч ир бала – абыебыз Дамир, мин һәм энебез Энгель әниебез тәрбиясендә үстек.


Сугыш елларында әни Шөгер районының Түбән Чыршылы авылына мәктәп директоры һәм партоешма секретаре итеп билгеләнә. Агитколлектив оештырып, аны да җитәкли.


Эше никадәр күп булуына да карамас­тан, әниебез һәрвакыт без – балалары өчен дә вакыт таба иде. Ул, болай да кыска гына төн йокыларын калдырып, без­нең өчен стена газетасы чыгара, анда тормышыбызның маҗаралы мизгелләре әниебез ясаган рәсемнәр янәшәсендә урын ала иде. Шушы газетага бәйле бер кызыклы вакыйганы әле дә искә төшереп көлешәбез.


Безнең кәҗәбез бар иде. Кышкы суыкта әни аның бәтиләрен безнең янга өйгә кертә иде. Алар сикерешәләр, өстәлгә, караватка менәләр. Шулай бервакыт әни югында ап-ак кәҗә бәтиләре, мичкә кереп, корымга буялышып, кап-кара булганнар. Энебез Энгель, әни ачуланмасын дип, аларны юынгыч астында юа башлаган. Нәкъ шулвакыт әни кайтып керә... Шушы мәзәк хәл турында язма һәм әнинең үзе ясаган рәсеме стена газетасында урын алган. Ул чакта аны укытучылар да, мәктәп балалары да көлешә-көлешә укыганнары хәтеремдә.


Әниебез Әминә Каюм кызы Татарстанның атказанган укытучысы дигән мактаулы исемгә, «Почет Билгесе» орденына, башка бик күп дәрәҗәле бүләкләргә лаек булды. Әмма иң кыйммәтлесе шул булгандыр: аны укучылар да, укытучылар да, тирә-як халкы да бик яратты, хөрмәт итте. Әниебез бу дөньядан 94 яшенә җитеп китеп барды. Ул һаман да күңелебездә безнең укытучыбыз, остазыбыз булып яши бирә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ