Белешмәле белгечләр

Югары белемле инженер бакчада тәрбияче яки мәктәптә укытучы була аламы? Әлбәттә! Моның өчен ярты ел чамасы өстәмә укырга, 20 мең сум тирәсе акча түләргә һәм имтихан тапшырырга гына кирәк. Уку йортыннан алынган белешмә икенче югары белем дипломы булып саналмаса да, тыныч күңел белән эшләргә мөмкинлек бирәчәк. Кадрларны яңадан әзерләү яки квалификацияне алыштыру дип аталган әлеге система югары белеме булган һәр кешедән әнә шулай теләсә нинди белгеч ясарга сәләтле.

«Китәргә тырышмыйм да»
Фәридә Хәсәнова – төп белгечлеге буенча тегү эшләнмәләре инженер-технологы. Ләкин бу юнәлештә өч кенә ел эшләп кала ул. Олы улы белән декрет ялына киткәч, бала тәрбияләү, кечкенәләрнең психологиясе турында китаплар укый башлый. Яшь ханым әлеге шөгыльгә бөтен буш вакытын багышлый. «Китапта язылганнарның тормышта ни рәвешле чагылыш табуын күзәтергә ярата идем, – ди Фәридә. – Урамга йөрергә чыккач та башка әниләрнең балалары белән ничек аралашуын, кайда нинди ялгышлар җибәрүен анализлап йөрдем. Тәрбияче булу теләге шул чакта туды да бугай».

Уллары йөрергә тиешле бакчага кече тәрбияче кирәк дигәч, ике дә уйламый ризалаша ул. Әлеге эшнең вакытлыча гына булуы да куркытмый. Берничә айдан бакча җитәкчелеге Фәридәгә тәрбияче һөнәрен үзләштерергә тәкъдим итә.

«Бакчада кәгазь-компьютер эше генә авыррак. Ә балаларга белем-тәрбия бирү, сабыйлар белән уртак тел табу минем өчен кыенлык тудырмый, – ди Фәридә Хәсәнова. – Балалар янында үземне ышанычлы хис итәм. Алар белән аралашу миңа һөнәри яктан үсәргә этәргеч бирә. Балалар янында эшсез утырып яисә ялкауланып булмый. Һәрвакыт хәрәкәттә булган, ниндидер яңалыкка омтылган тәрбияче генә аларның ихтирамын казана ала».

Бер мәртәбә нәниләрнең мәхәббәтен тойган кеше исә алардан аерыла алмый торгандыр, күрәсең. Казан шәһәре балалар бакчаларының берсендә тәрбияче булып эшләүче Гүзәл Галләмова берничә тапкыр башка эшкә күчеп карый. «Тик күпмедер вакыттан язмыш мине барыбер балалар янына кайтара, – ди Гүзәл. – Хәзер инде бакчадан китәргә тырышмыйм да. Махсус курсларга йөреп, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү нигезләрен өйрәндем һәм тиешле документ алдым. Минем белән бергә укыган кызлар арасында бу эш белән бөтенләй таныш булмаганнар да бар иде. Алар имтихан тапшыру өчен бик күп укыды, өйрәнде. Мин исә әзерләнмичә дә сынауны «5ле»гә тапшырып чыктым. Күп еллар шушы өлкәдә эшләгәч, бөтен нәрсә таныш, комиссия алдында җавап тотуның кыенлыгын күрмәдем».

«Диплом алу – белем алу түгел»
Илдус Шәйхетдинов авыл мәктәбендә география һәм тарих фәннәрен укыта. Аның фикеренчә, кадрларны яңадан әзерләүче уку йортларының укыту программалары начар түгел. «Тик алар шул программа буенча эшлиме соң?! – ди ул. – Ике дәрес урынына берне укыту ике як өчен дә уңайлы. Чөнки безгә, квалификациясен алыштыручы белгечләргә, гаиләдән аерылып кайдадыр укып йөрү авыр, ә белем бирергә тиешле мөгаллимнәрне безнең нинди «йөк» белән китүебез әллә ни кызыксындырмый. Кадрларны яңадан әзерләү турында Туфан Миңнуллиннан да яхшырак әйткән кеше юктыр, мөгаен. Ул квалификациясен алыштыручыны мәктәптән аттестат ала алмыйча, белешмә белән китүче укучы белән чагыштыра. Икесенең дә белеме әнә шул белешмәлек кенә. Һәм мин моның белән тулысынча килешәм. Тик шунысын да онытмаска кирәк: ахыр чиктә барысы да балаларның белемендә чагылыш таба, язмышларына йогынты ясый».

«Белгечләр берничә айда гына әзерләнми»
«Татарстанда ел саен 3 меңгә якын тәрбияче һәм укытучы квалификациясен алыштыра, – ди ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә белем бирүне үстерү бүлеге җитәкчесе Роза Шәяхмәтова. – Бездә математика-табигать фәннәре укытучылары җитеп бетми. Әйтик, биология укытучысының, квалификациясен үзгәртеп, физика укыта башлавы әлеге җитмәүчелекне тулыландырырга мөмкинлек бирә. Ләкин бу мәсьәләне хәл итүнең төп чарасы булырга тиеш түгел. Алай була алмый да! Төпле фән белгечләре берничә айда гына әзерләнми. Мондый укытучыларның белем бирү сыйфаты бик түбән. Кулларында диплом булгач, аларны эштән җибәрү дә мөмкин түгел…

Дәвамы.

Рамилә Уваева.

Добавить комментарий