Логотип Магариф уку
Цитата:

«Безнең заман» фестивале эшләүче яшьләрне җыя

Эшләүче яшьләр арасында инде менә алтынчы тапкыр оештырыла торган «Безнең заман» республикакүләм телевизион  иҗат фестиваленә гаризалар кабул итү башланды. Бу хакта әлеге чарага багышланган матбугат к...

Эшләүче яшьләр арасында инде менә алтынчы тапкыр оештырыла торган «Безнең заман» республикакүләм телевизион  иҗат фестиваленә гаризалар кабул итү башланды. Бу хакта әлеге чарага багышланган матбугат конференциясендә фестивальнең директоры һәм генераль продюсеры Дмитрий Туманов хәбәр итте.


WhatsApp Image 2018-08-08 at 15.55.49


«Безнең заман» фестивале ТР Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән 2013 елдан бирле үткәрелә. Әлеге фестивальдә төрле өлкәләргә караган оешмаларда хезмәт куючы 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге иҗат сөючеләр аерым-аерым да, оешма командасы туплап та катнаша ала. Алар үзләрен «Музыка юнәлеше», «Бию юнәлеше», «Минута славы» номинацияләрендә сынап карый алачак.


Татарстанда фестиваль 2018 елның  1 июненнән алып 16 ноябренә кадәр дәвам итә.


Чараның зональ этаплары республиканың түбәндәге шәһәрләрендә узачак:


5-6 октябрь - Яр Чаллы


12-13 октябрь - Түбән Кама


19-20 октябрь  - Зәй


26-27 октябрь - Казан


Әгәр оешманың вәкиле яки командасы зональ этапта җиңү яулый икән, алар 13-14 ноябрь көннәрендә Казанда узачак финалда катнашачак.


Фестивальнең Гран-при иясе диплом, ТР Президентының күчмә кубогы һәм  250 000 сум күләмендәге акчалата премия  белән бүләкләнә.


«Безнең заман» фестиваленең гала-концерты 16 ноябрь көнне Казанның «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында үтәчәк.


Гаризалар 25 сентябрьгә кадәр кабул ителә.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ