Логотип Магариф уку
Цитата:

Бөтенроссия олимпиада хәрәкәте: ирешкән уңышлар, киләчәккә планнар

«Сәләтле балалар белән эш – мәгарифне үстерү Стратегиясенең өстенлекле юнәлешләренең берсе», – дип белдерде  ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Э.Н.Фәттахов, яңа уку елы башл...

«Сәләтле балалар белән эш – мәгарифне үстерү Стратегиясенең өстенлекле юнәлешләренең берсе», – дип белдерде  ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Э.Н.Фәттахов, яңа уку елы башлану уңаеннан, мәгариф өлкәсе хезмәткәрләренә мөрәҗәгатендә.


 

Әйе, республикабызда мәгариф өлкәсендә олимпиадалар хәрәкәте бик киң җәелдерелгән. Предмет олимпиадалары ул – мәгарифнең билгеле бер өлкәсендә, укучыларның белем дәрәҗәсен билгеләү белән беррәттән, шул белемнәрне иҗади фикерләү таләп ителгән гадәти булмаган шартларда куллана алуны ачыклый торган интеллектуаль ярыш формасы. Аларның төп максаты һәм бурычлары − укучыларда танып-белү эшчәнлегенә кызыксыну уяту, сәләтле һәм талантлы балаларны ачыклау, алар белән эшләү тәҗрибәсе туплау.


2015–2016 уку елында узган бөтенросссия олимпиадалары нәтиҗәләре уңаеннан оештырылган Бөтенроссия киңәшмәсенең 20–21 нче октябрьдә Татарстанда уздырылуы очраклы хәл түгел, чөнки республикабыз олимпиада хәрәкәте юнәлешендә зур уңышларга ия регион санала.


Россия Федерациясенең 60 субъектыннан 118 вәкил килгән мәртәбәле киңәшмә үзенең эшчәнлеген ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары И.Мөхәммәтов һәм РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы гомуми белем бирүнең дәүләт сәясәте департаментының директор урынбасары П.Сергамонов катнашында «Казан Ривьерасы» бинасында башлап җибәрде.


Киңәшмәнең пленар утырышанда, узган уку елы нәтиҗәләренә йомгак ясалып, 2016–2017 уку елына төп максат-бурычлар билгеләнде. Мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадасы этапларын оештыру мәсьәләләре каралды. Олимпиадаларның һәр этабын (мәктәп, муниципаль, республика (регион)) оештыруда төп ярдәмче булган методик сайт эшчәнлеге яктыртылды. Чыгышлар буенча эшлекле фикер алышулар булды.


ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары И.Мөхәммәтов үзенең чыгышында Татарстан республикасында яшь талантларны барлау һәм үстерү системасының уңай тәҗрибәсе белән уртаклашты.


Киңәшмә кысаларында Сочи шәһәрендәге «Сириус» белем бирү үзәгенең сәләтле балалар белән эшләү системасын тәкъдим иүгә багышланган түгәрәк өстәл үткәрү, Казанда яңа ачылган «Дуслык» белем бирү-сәламәтләндерү үзәге белән танышу планлаштырылган.


21 нче октябрь көнне киңәшмә үзенең эшчәнлеген Татарстан республикасының алдынгы белем бирү оешмаларында дәвам итәчәк.



ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Ринат улы Мөхәммәтов

 

Фоторәсемнең чыганагы: tatar-inform.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ