Бу җәйдә 27,6 мең казанлы оешкан төстә ялга китә

Быел җәйге каникулда Казанның 27,6 меңләп (былтыр – 26 мең 782) мәктәп-гимназия укучысы 4 төрле лагерьда физик һәм интеллектуаль көч җыячак.

Аерым алганда, 134 мәктәп яны лагеренда 13 мең бала ял итә, 133 хезмәт һәм ял лагеренда — 1,6 мең, палаткалардан торган 3 лагерьда – 500, шәһәрдән читтәге стационар 24 лагерьда (аларның 14е – муниципаль, 10сы – предприятиеләр һәм оешмалар лагерьлары) – 12,5 мең бала. Җыеп кына әйткәндә, җәен барлыгы 86 смена эшләячәк.

Муниципаль лагерьларга юлламалар 27 майдан бирелә башлый. Шәһәр янындагы муниципаль лагерьларыннан беренче сменаны беренче булып 1 июньнән “Заречье” лагере башлый.

«Татар-информ» МА.

Добавить комментарий