Логотип Магариф уку
Цитата:

Буа кызлары “Умники и умницы” финалына эләктеләр

Буа кызлары “Умники и умницы” финалына эләктеләр. Алар – шәһәрнең Р.З.Сәгъдиев исемендәге мәктәбенең төрле фән олимпиадаларында, конкурсларда уңышларга ирешкән 10 сыйныф укучылары Эльмира Сабитова һәм...

Буа кызлары “Умники и умницы” финалына эләктеләр. Алар – шәһәрнең Р.З.Сәгъдиев исемендәге мәктәбенең төрле фән олимпиадаларында, конкурсларда уңышларга ирешкән 10 сыйныф укучылары Эльмира Сабитова һәм Диләрә Муллина.


1206


Кызлар финалда көч сынарга лаек булуларын 16 май көнне Казанның Олимпиада үзәгендә 75 укучы катнашында узган ярымфиналда расладылар. “Яшь туган якны өйрәнүче” дигән турда Татарстан Республикасы һәм туган як тарихына багышланган 50, “Рус телен белүчеләр” дигәнендә 15 сорауга уңышлы җавап биреп һәм ораторлык осталыкларын күрсәтеп, 32 җиңүче арасына керделәр.


26 майда шулай ук Казанда узачак финалда теоретиклар буларак катнашачаклар. Аны “Умники и умницы” тапшыруының авторы һәм алыштыргысыз алып баручысы, МГИМОның халыкара журналистика факультетының дөнья әдәбияты һәм мәдәнияты кафедрасы мөдире Юрий Вяземский үткәрәчәк.


"Татар-информ" МА материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ