Логотип Магариф уку
Цитата:

Быел сабантуй бәйрәме кайчан булачак?

Июнь аен, гадәттә, сабантуйлар ае дип йөртәләр. Быелгы июнь тоташ бәйрәм-тамашалардан гына торыр төсле. Бердән, аның быел яртысы уразага туры килә. Россия көне уңаеннан 9 июнь – шимбә көнне эшләп, өч...

Июнь аен, гадәттә, сабантуйлар ае дип йөртәләр. Быелгы июнь тоташ бәйрәм-тамашалардан гына торыр төсле. Бердән, аның быел яртысы уразага туры килә. Россия көне уңаеннан 9 июнь – шимбә көнне эшләп, өч көн рәттән – 10, 11, 12 июнь көннәрендә ял итәчәкбез. Ике көн эшлибез дә... 15 июньдә – изге Рамазан ае төгәлләнүгә, Ураза бәйрәме – тагын ял көне. Аңа 16 – 17 июнь көннәрендәге шимбә-якшәмбе яллары өстәлә.DSC_0824


Татарстан Президенты Р.Миңнехаов фәрманы белән быелгы сабантуйларны үткәрү көннәрен раслады. Авылларда һәм район үзәкләрендә ул быел Ураза бәйрәменең икенче-өченче көннәрендә – 16 – 17 июньдә, ә Казанда һәм Чаллыда 23 июньдә үтәчәк. Быелгы федераль сабантуе Чувашстан башкаласы – Чабаксарда 6 – 7 июль көннәрендә узарга тиеш. Аны оештыру, үткәрү мәшәкатьләре Түбән Кама районы һәм каласы җилкәсенә төшә. Мәскәүдә исә татар халкының милли бәйрәме 21 июльдә үтәчәк.


Быелгы сабантуйлар тагын шунысы белән үзенчәлекле: 14 июньнән илебездә футбол буенча дөнья чемпионаты старт ала һәм ул бер ай дәвам итәчәк. Димәк, быелгы сабантуй футбол чемпионаты уеннары белән үрелеп барачак. Мәгълүм булганча, әлеге чемпионат уеннары үтәчәк илебезнең 11 шәһәре арасында безнең Казан каласы да бар. Шулай итеп, быелгы Сабантуй бәйрәме ай-һай күңелле булыр төсле: Ураза бәйрәме белән башлыйбыз да... футбол белән төгәләячәкбез.


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ