Логотип Магариф уку
Цитата:

Быел Татарстанда 28 күпфункцияле мәдәни үзәк төзеләчәк

2017 елда Татарстанда барлыгы 2600 урынга исәпләнгән 31 күпфункцияле мәдәни үзәк төзелгән, дип яза «Татар-информ» агентлыгы.2018 елда да әлеге программа буенча төзелешләр дәвам итәчәк. 28 күпфункцияле...

2017 елда Татарстанда барлыгы 2600 урынга исәпләнгән 31 күпфункцияле мәдәни үзәк төзелгән, дип яза «Татар-информ» агентлыгы.




2018 елда да әлеге программа буенча төзелешләр дәвам итәчәк. 28 күпфункцияле үзәк төзү планлаштырыла. Бу максатларда республика бюджетыннан 281,89 миллион сум акча бүленәчәк. (2017 елда – 282,38 миллион сум).


Мәдәни әһәмияткә ия объектлар төзү программасы 2012 елдан тормышка ашырыла. Соңгы алты елда республикада 41,5 мең урынга исәпләнгән 257 авыл клубы сафка бастырылды. 2012-2017 елларда программаны финанслау күләме 2,6 миллиард сумнан артты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ