Логотип Магариф уку
Цитата:

Быелгы уку елында әсбаблар белән хәлләр ничегрәк тора?

Татарстан китап нәшриятының мәктәп балаларын һәр яңа уку елында яңа  табадан төшкән китаплар белән сөендерүенә  гадәти хәл итеп карарга күпләребез күнегеп беткән. Быелгы уку елында хәлләр ничегрәк тор...

Татарстан китап нәшриятының мәктәп балаларын һәр яңа уку елында яңа  табадан төшкән китаплар белән сөендерүенә  гадәти хәл итеп карарга күпләребез күнегеп беткән. Быелгы уку елында хәлләр ничегрәк тора соң? Нәшрият генераль директорының коммерция эшләре буенча урынбасары Илдар Хөснетдиновка без нәкъ менә шундый сорау белән мөрәҗәгать иттек.


– Быел төп игътибарны татар телендә гомуми белем бирүче мәктәпләрнең 3 нче һәм 8 нче сыйныфларында өйрәнелә торган төрле фән әсбабларын тәрҗемә итеп бастыруга юнәлттек,- диде Илдар Салихҗан улы.- Китапларның тиражы күп түгел - һәркайсы 2-3 мең данә тәшкил итә.


Безнең, әлбәттә инде, әлеге китапларның нинди фәннәрдән булуын да беләсебез килде. Сүзләреннән үз хезмәтен хөрмәт итүе сизелеп торган Илдар әфәнде әңгәмәне тыныч кына дәвам итте.


-Өченче сыйныфта укучы балалар икешәр  кисәкләрдән торган ике Математика  һәм ике Әйләнә-тирә дөнья китапларын кулларына алачак. Аларның икешәр китаптан торуы авторларының төрле булуына бәйле.


-Сигезенче сыйныфларны нинди әсбаблар белән куандырырга уйлыйсыз?- дип сораштыруымны дәвам иттерәм.


-Алар өчен дә гел җитди китаплар гына чыкты,- ди Илдар Салихҗан улы.-  Әйтик, Алгебра, Җәмгыять белеме, Химия, География, Физика, Биология. Ә тарих китабының ике төрлесен тәкъдим итәбез. Аның берсе, ике кисәктән торганы, Россия тарихы дип атала. Ә икенчесенә – Гомуми тарих. Яңа заман тарихы. 1800 – 1900. -  диелгән. Монысы бер генә кисәктән тора. Китапларны кайберәүләр азсынып куярга да мөмкин. Аларга мин: “ Кайгырмагыз”,- дип әйтер идем. Татарстан мәктәпләре татар китабы белән тиешенчә тәэмин ителгән.


Берүк шулай була күрсен, чөнки татар дөньяда китапсыз яши алмый торган бердәнбер милләт.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ