“Чәнечкеле” үсмерләр
Шундый тәти бала иде, әллә ни генә булды: каршы әйтә, кычкыра, ә кайчак бөтенләй дәшми йөри. Үсмер кызы яки улының кинәт кенә шулай үзгәреп куюы һәр әти-әнине борчылырга мәҗбүр итә. «Без балабызны дөр...
Шундый тәти бала иде, әллә ни генә булды: каршы әйтә, кычкыра, ә кайчак бөтенләй дәшми йөри. Үсмер кызы яки улының кинәт кенә шулай үзгәреп куюы һәр әти-әнине борчылырга мәҗбүр итә. «Без балабызны дөрес тәрбияләмәгәнбез, нишләргә инде хәзер?!» – дип баш вата алар. Хөрмәтле әти-әниләр, тынычланыгыз! Балагыз үсә! Ә сезгә аны аңларга гына кирәк.
Люция ЗАКИРҖАНОВА, психолог
“Каршы әйтә икән, ярдәм сорый”
Яшь чак – юләр чак, дип юкка гына әйтмиләр. Өлкәннәр күзлегеннән караганда, чыннан да, үсмернең кайбер гамәлләре – чып-чын юләрлек. Үсмер үзен инде зур кеше дип саный. 12-13 яшьтә бала буйга үсеп кенә калмый, аның эчке дөнья- сы да зур үзгәреш кичерә. Менә шушы яңалыкларны сизеп, үсмер үзенең «зурлыгын» күрсәтергә омтыла башлый, «өлкәннәр дөньясы» аны да «үз кеше» буларак кабул итүен тели.
Бала үзенең үскәнлеген ничек белгертә соң? Әлбәттә, моның өчен ул иң җайлы һәм «кычкырып» торучы юлларны сайлый: тәмәке тарта, җенси тормыш белән яши башлый, каршы дәшә, ачык кием сайлый… Ләкин «өлкәннәр дөнья- сы» гына баланы кабул итәргә ашыкмый. Күп кенә әти-әниләр, үсмерләр холкының үзенчәлеген аңламыйча, алар белән дөрес аралашмый башлый. Нәтиҗәдә, хәл тагын да катлаулана.
Үсмер сезне тыңламый, кушканнарыгызны үтәми, укырга теләми икән, ул шул рәвешле үзенә ярдәм кирәклеген белгертергә тырыша. Төшенке кәеф, күңеленең тыныч булмавы баланың аралашу, уку, нәрсәгәдер өйрәнү теләген бетерә.
“Мин инде бәби түгел!”
Үсмер күңелендәге үзгәреш «җилләре» иң элек якын кешеләрне – әти-әниләрне «аяктан ега». Егет яки кыз мөстәкыйль булырга омтыла башлый. Аның олылар кушканны түгел, үзе теләгәнне эшлисе килә. Баласын мондый итеп күрергә өйрәнмәгән әти-әниләр, әлбәттә, нишләргә дә белми. Каешка үрелер идең, буе үзеңнән дә зур баланы моның белән ничек куркытмак кирәк?! Ә бит баладагы үзгәрешләр бик күп нәрсә турында сөйли.
Иң беренче чиратта, үсмер элеккеге социаль киртәләрне җимерергә тели. «Әти-әни һәм сабый» мөнәсәбәтләре белән канәгать түгел инде ул. Бу киртәне киңәйтергә, үзгәртергә кирәк. «Әти-әни һәм үсмер» мөнәсәбәте төзү мөһим. Бала, әйтерсең: «Мин инде бәби түгел, миңа карагач та күңелегез күтәрелә торган сабый буласым килми, сез теләгәнне эшләмим», – дип кычкыра. Бу – бик тә мөһим этап. Бала каршылыгын берничек тә белдерми икән, киләчәктә аның әти-әнисенә бәйле булып калуы, үз гаиләсен төзегәч тә кыенлыклар тууы бар. Мондый кешегә олы тормышта үз сүзен әйтү авыр булачак. Минем янга әңгәмәгә килгән әти-әниләрдән еш кына: «Балагызның үскәч үз сүзендә нык тора белүен, авыр чакларда үз-үзен яклый алуын телисезме?» – дип сорыйм. Әлбәттә, әти-әниләр уңай җавап бирә. «Нәкъ менә үсмер чакта бала моңа өйрәнә дә инде!» – дим мин аларга.
Үсмер балагызны аңларга түбәндәге китаплар ярдәм итәчәк:
- Найджел Латта “Прежде чем ваш ребенок сведет вас с ума”
- Юлия Гиппенрейтер “Общаться с ребенком. Как?”
- Нелли Литвак “Наши хорошие подростки”
“Чәнечке” каян килә?
Әти-әни һәм бала арасындагы киртәнең сәбәбе үсмердә генә дә булмаска мөмкин. Олыларның баланы аңламавы яки аңларга теләмәве дә араны нык суыта. Әти-әниләргә үсмернең холкы, эчке кичерешләренә игътибарлырак булырга киңәш итәр идем.
Гаиләдә тагын бер бала барлыкка килде, ди. Әни кешенең зурысына вакыты азрак кала, моны исә үсмер бик авыр кичерергә мөмкин. Беренче мәхәббәт, дуслар белән уртак тел таба алмау да шулай ук тәэсир итә. Аннан соң, еш кына өлкәннәр үсмер баладан җаваплылык таләп итә. Янәсе, мәктәпкә ул үзе уянып торырга, көн тәртибен үтәргә, яхшы укырга тиеш. Ә баланың бу эшләрне ни рәвешле үтәве әти-әниләргә ошамый. Алар җаваплылыкны бала өстенә аударып калдыру белән бергә, аны тикшереп торырга да тели. Шулчак үсмернең үзен яклыйсы килә башлый: «чәнечкеләр» нәкъ менә шулай барлыкка килә дә инде.
Үсмернең әти-әниләр белән мөнәсәбәте азмы-күпме аңлашыла. Ә яшьтәшләре белән бала ни өчен тупас сөйләшә соң? Үсмерләрнең бер-берсе белән аралашуы еш кына көчекләрнең уйнап тешләшүен хәтерләтә. Алар да бит, читтән карап торганда, бер-берсен усалланып, авырттырып тешли кебек. Чынлыкта исә бу – көчекләрнең үсеш этабы. Балалар да «теш күрсәтеп», үпкәләшеп, соңыннан дуслашырга өйрәнә. Олы тормышта монысы да кирәк булачак.
“Мин барында алай сөйләшмә!”
«Бала синең һәр сүзеңә каршы әйткәндә, дәшми калыргамы инде?» – диярсез сез. Монда мин күңелегез кушканны эшләргә киңәш итәм. Әгәр өегездә үсмер сүгенә, ә бу сезнең җен ачуыгызны чыгара икән, әйтегез: «Бу миңа ...>
Материалның дәвамын электрон версиядә укыгыз
Комментарийлар