Логотип Магариф уку
Цитата:

ДРКБда – "Гаилә һәм мәктәп" журналыннан хәйрия акциясе (ФОТО)

“Гаилә һәм мәктәп” журналы беренче көннәрдән үк Республика балалар клиник хастаханәсе белән хезмәттәшлек итә. Сан саен табиблар теге яки бу темага язма әзерлиләр. Без исә хастаханәнең кардиология бүле...

“Гаилә һәм мәктәп” журналы беренче көннәрдән үк Республика балалар клиник хастаханәсе белән хезмәттәшлек итә. Сан саен табиблар теге яки бу темага язма әзерлиләр. Без исә хастаханәнең кардиология бүлегендә дәваланучы балаларның күңелен күрәбез – ай саен диярлек мастер-класслар, очрашулар үткәрәбез.


2016 елның 1 нче яртыеллыгына язылу кампаниясе башлангач, “Гаилә һәм мәктәп” журналы үзенең укучыларын хәйрия акциясендә катнашырга чакырган иде. 16239 индексы белән һәр язылу квитанциясенең 50 сумы Балалар республика клиник хастаханәсенең кардиология бүлегендә дәваланучы балаларга бүләкләр алуга тотылачагы хәбәр ителде. Ахырда җыелган суммага китаплар, буягыч китапчыклар, шахмат, шашка, лото, домино, туп, лего кебек уенчыклар алынды.


Һәм менә, матур гамәлебезне дәвам итеп, 20 апрель көнне Республика балалар клиник хастаханәсенә барып, бүләкләрләрне тапшырып кайттык. Редакциябезнең якын дусты – дизайнер Лилия Ишмакова балаларга мастер-класс күрсәтте, аннан бергәләп күңелле уеннар уйнадылар. Үз чиратыбызда без дә әлеге изге эштә катнашкан, хәйрия өчен 50 сумын кызганмаган абунәчеләребезгә олы рәхмәт сүзләребезне ирештерәбез.


Саваплы эш – дәвамлы булсын дигән теләктә, мондый хәйриячелек акциясен алга таба да үткәрергә ниятлибез: 2016 елның 2нче яртыеллыгына журналга "П2425" индексы буенча язылучылар республика балалар клиник хастаханәсендә дәваланучыларга ярдәм итүдә катнашачак. Әлеге индекс буенча язылу бәясе - 652,82 сум, шуның 50 сумы хәйриячелек максатларына тотылачак. Сүз уңаеннан, киләсе яртыеллыкка һәр язылучыга 368 битле “2016-2017 уку елына Гаилә һәм мәктәп календаре” дә бушлай киләчәк.


DSC_0694 обр


DSC_0690 обр


DSC_0689 обр


DSC_0697 обр

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ