Логотип Магариф уку
Цитата:

“Әдәби карта” конкурсын игълан итәбез!

Бу конкурс нәкъ сезнең өчен! Сез иҗат белән шөгыльләнәсезме? Иҗат җимешләрегезне бөтен дөнья күләмендә танытасыгыз киләме?Үзләренең төп укыту эшләреннән тыш иҗат белән шөгыльләнүче мөгаллимнәрне ачыкл...

Бу конкурс нәкъ сезнең өчен! Сез иҗат белән шөгыльләнәсезме? Иҗат җимешләрегезне бөтен дөнья күләмендә танытасыгыз киләме?


Үзләренең төп укыту эшләреннән тыш иҗат белән шөгыльләнүче мөгаллимнәрне ачыклау, аларның эшләрен киң аудиториягә тәкъдим итү максатыннан, “Мәгариф” һәм “Гаилә һәм мәктәп” журналлары 2018 елның 1 июленнән башлап “Әдәби карта” дигән конкурс игълан итә. Анда тәрбиячеләр, мөгаллимнәр, китапханәчеләр, мәдәният хезмәткәрләре – безнең журнал укучыларыбыз катнаша ала. Бәйге ахырында җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр көтә!


Бәйгедә катнашу өчен “Мәктәп тормышы”, “Мәктәп елларында беренче мәхәббәт”, “И газиз туган телем” юнәлешләрен ача торган шигырьләрегезне, хикәя-әкиятләрегезне җибәрергә кирәк. Эшләр татар һәм рус телләрендә кабул ителә. Иҗади эшләрнең саны чикләнми, күләме буенча 35-40 биттән артмаска тиеш. (Times New Roman шрифты белән 14 кегль, 1,5 интервал.) Эшләр авторларына кире кайтарылмый. Автор турында кыскача белешмә, фотография җибәрү шарт булып тора. Конкурс эшләре белән бергә, “Мәгариф” һәм “Гаилә һәм мәктәп” журналларының уртак комплектына (индексы: П2433) язылу турындагы квитанция күчермәсен дә теркәү сорала.
Конкурс эшләрен плагиатка тикшерү, бәяләү, җиңүчеләрне ачыклау буенча жюри рәисе – Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, “Татмедиа” АҖ генераль директоры киңәшчесе Равил Фәйзуллин. Яхшы эшләр magarif-uku.ru сайтында “Әдәби карта” махсус проектында, иң кызыклы әсәрләрдән өзекләр “Мәгариф” һәм “Гаилә һәм мәктәп” журналларында урын алачак. Биредә Татарстанның һәр районында яшәүче абунәчеләребезнең иҗади эшләре белән танышу мөмкинлеге була. Бәйге ахырында җиңүчеләр билгеләнеп, кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак. Җиңүчеләрне, мөхтәрәм кунак булып, тантаналы кичәгә чакырачакбыз.
Эшләрне 1 июльдән 30 ноябрьгә кадәр
literkarta@mail.ru электрон адресына юллагыз. Почта аша да мөмкин: 420066, Казан, Декабристлар урамы, 2нче йорт, а/т 47 (“Әдәби карта” конкурсына).
Катнашыгыз!
“Әдәби карта” конкурсын игълан итәбез

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ