Логотип Магариф уку
Цитата:

Әгерҗе шәһәренә яңа җитәкче билгеләнде

Депутатлар Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе итеп бертавыштан Әнвәр Рәхмәтуллинны сайладылар. Район башлыгы Валерий Макаров яшь җитәкчегә җаваплы һәм катлаулы эшендә уңышл...

Депутатлар Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе итеп бертавыштан Әнвәр Рәхмәтуллинны сайладылар. Район башлыгы Валерий Макаров яшь җитәкчегә җаваплы һәм катлаулы эшендә уңышлар теләде, дип хәбәр итә җирле басма.  


agryz-rt.ru Фото: agryz-rt.ru

Әнвәр Мансур улы 1984 елда Әгерҗедә туган. 2011 елда Казандагы социаль һәм гуманитар белемнәр институтының финанслар һәм кредит факультетын тәмамлаган. Хезмәт юлын Казанда “ТР Кече бизнес лизинг компаниясе“ндә анализ һәм контроль бүлегенең баш белгече булып башлаган.  2015-16 елларда ул “Ак Барс“ Банк җәмгыятенең Әгерҗедәге өстәмә офисы җитәкчесе вазифасын башкара. 2017 елдан – Әгерҗедәге “Төзелеш идарәсе“ предприятиесе җитәкчесе.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ