Логотип Магариф уку
Цитата:

Эчкече аналар

Аракыдан айный алмаган хатын-кызларны ТР наркология диспансерының икенче стационар бүлегендә дәвалыйлар. Илле урынга исәпләнгән диспансерда хәтта коридорда да яталар. Яңа елдан соң пациентлар аеруча к...

Аракыдан айный алмаган хатын-кызларны ТР наркология диспансерының икенче стационар бүлегендә дәвалыйлар. Илле урынга исәпләнгән диспансерда хәтта коридорда да яталар. Яңа елдан соң пациентлар аеруча күп икән.


«Хатын-кызларны  аракыдан дәвалый торган бердәнбер җир бу, – ди икенче стационар бүлегенең баш табибәсе Эльмира Камалиева. – 2014 елда 968 авыру дәвалану курсларын узды. Аңлашыла ки, аракыдан айный алмаган һәр хатын-кыз бирегә эләкми. Күпләре өйләрендә ничек эчкән булса, шулай эчүен дәвам итә. Әле менә бүген генә кырык яше дә тулмаган бер хатынны кызы белән ире китерде. Хатында эчә-эчә психоз башланган. Бу синдром күпләрдә була. Ул хатынга әле тынычландыра торган уколлар ясап торабыз. Кызы миңа сәгать саен шалтыратып, анасының хәлен сорый. Мондый күренешләр аз түгел. Иң аянычы – сырхауханәдә япь-яшь кызлар да ята. Хәлен белергә дип килгән әти-әниләренә төрле пычрак сүзләр кычкыралар, кизәнәләр... Үзләрен кулга алып, кешечә яши башларга теләге булган хатын-кызлар да очрый. Мәсәлән, Светлана ел саен биредә дәвалану курслары уза. Психологлар янында да еш була. Күзгә-күз очрашып сөйләшкәч, авыруга барыбер җиңелрәк. Тагын бер мөһим әйбер бар – стационарда күп эчүдән бавырлары, бөерләре эштән чыгып җәфа чиккән, аяк-куллары калтырап, бөтенләй йөри алмаучылар да бар. Шундыйларны күргәч, кайбер хатын-кызлар куркуга кала: “Әгәр тагын эчсәм, мине дә шушы язмыш көтә бит!” – диләр. Күпләре моннан сабак алып, организмнарын аракыдан чистартып чыгып китә. Әйе, күбесе яңадан “ычкына”. Бер сәрхүшлеккә чыккач, яңадан аракыга ябышмау зур көч сорый. Гомумән, бу чирдән гомер буе дәваланалар. Бер кеше дә, эчә башлаганда, мин сәрхүш булам, дип уйламый. Бүген бер чәркә, иртәгә тагын бер чәркә – шулай түбәнлеккә төшәләр”.



“Хатын-кызлар хәмергә тизрәк ияләнә”


Рамил Гарифуллин, психотерапевт:


– Хатын-кызның эчүгә сабышу этаплары:



  • Яшьтәшләр белән күңел ачулар, эштә хезмәттәшләр белән уртак бәйрәмнәр, гаиләдә туган көннәр – барысы да аракы белән уза.

  • Тора-бара хатын-кыз һәр күңелсезлекне, стрессны хәмер белән җиңә башлый.

  • Спиртлы эчемлекләргә тулысынча бәйле булуын аңламый, теләсә кайчан туктармын дип уйлый. Тик эчкечелек ул ангина түгел, аның билгеләре булмый. Бу бәйлелек һәр чәркә белән акрын-акрын килә.

  • Хатын-кыз аракысыз яши алмый башлый. Башкача ял итә белми. Эчмичә торса, анда невроз башлана.


Шунысы да бар: хатын-кыз ир-атка караганда хәмергә тизрәк ияләнә, аның организмы алкогольгә җиңелрәк бирешә. “Без бәйрәмнәрдә генә эчәбез”, – ди кайбер хатын-кызлар. Ә мин аларга: “Әлегә”, – дим. Әгәр бәйрәмнәрдә даими рәвештә эчсә, хатын-кыз бик тиз эчкечегә әйләнә.


Фоторәсемнең чыганагы: krokha2-test.develop.crmedia.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ