Логотип Магариф уку
Цитата:

Әлмәт дәүләт нефть институты үзенең 60 еллыгын бәйрәм итә

Республиканың нефть башкаласында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәт дәүләт нефть институты оешуының 60 еллыгы уңаеннан әзерләнгән тантанада катнашырга җыена. Республика башлыгы бүген эш...

Республиканың нефть башкаласында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәт дәүләт нефть институты оешуының 60 еллыгы уңаеннан әзерләнгән тантанада катнашырга җыена.


 

Республика башлыгы бүген эш буенча республиканың нефть башкаласына барырга планлаштырган. Бу хакта ТР Хөкүмәте порталында мәгълүмат бирелгән.


Көннең икенче яртысында анда Татарстан Президенты ике киңәшмә уздыра. Башта «Татнефть» ГАҖ Директорлар советы утырышы була, бераздан Рөстәм Миңнеханов кече нефть компанияләре җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрә. Анда елның 9 аенда башкарылган эшләргә йомгак ясала һәм 2016 ел ахырына кадәр булган бурыч-максатлар турында сүз алып барыла.


Кичкә таба Татарстан Президентын Әлмәт дәүләт нефть институтында көтәләр. Әлеге югары уку йорты үзенең 60 еллыгын бәйрәм итә, һәм шул уңайдан тантаналы чара була.


«Татар-информ» МА материаллары буенча: tatar-inform.tatar
Фото: mapio.net

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ