Логотип Магариф уку
Цитата:

ФДББС шартларында электрон дәреслекләрдән файдалану

Рамилә СӘГЪДИЕВА,КФУ доценты, филология фәннәре кандидаты, дәреслекләр авторыРФ Мәгариф һәм фән министрлыгының «Федераль исемлеккә кергән дәрес­лекләргә таләпләр үзгәрүе турында»гы әмере (№1559, 8.12....

Рамилә СӘГЪДИЕВА,
КФУ доценты, филология фәннәре кандидаты, дәреслекләр авторы


РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының «Федераль исемлеккә кергән дәрес­лекләргә таләпләр үзгәрүе турында»гы әмере (№1559, 8.12.2014) нигезендә, 2015 елның 1 нче сентябреннән федераль исемлеккә кергән һәр дәреслекнең электрон варианты булырга тиеш. Әлеге таләп басма китаплар урынына электрон форманы куллануга кертә башлауны, укучыларны калын-калын дәреслекләр күтәреп йөртүдән азат итүне, балаларны өстәмә материал белән тәэмин итүне һ.б. күз алдында тота.


Россиянең кайбер төбәкләрендә нәкъ менә шундый дәреслекләрне файдалана да башлаганнар. Бүгенге көндә дәреслекнең электрон формасын куллану-кулланмау һәр мәктәп карамагына калдырыла. Мондый төр дәреслекләрнең, уңайлык­лары белән беррәттән, четерекле яклары да юк түгел. Мәсәлән, һәр укучының да планшет белән тәэмин ителгән булуы кирәк, техника ватылган очракта нишләргә кебек сораулар, әлбәттә, уйландыра.


Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен VI сыйныф дәреслеге (Сәгъдиева, Р.К. Татар теле: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен) 6 нчы с-ф. / Р.К.Сәгъдиева, Р.М.Гарәпшина, Г.И.Хәйруллина. – Казан: Мәгариф-Вакыт, 2015. – 191 б.) 2015 елда мәктәпләргә таратылды. Әлеге дәрес­лекнең электрон форматы күптән түгел генә диск рәвешендә дөнья күрде. Төп шартларның берсе буларак, басма һәм электрон дәреслекләр эчтәлек, төзелеш һәм бизәлеш ягыннан бер-берсенә тулысынча тәңгәл килә.


Хәзерге көндә барлык укучылар да татар теленнән электрон дәреслеккә күчәргә әзер түгел. Шуңа күрә югарыда аталган VI сыйныф дәреслегенең электрон варианты, беренче чиратта, татар теле укытучылары өчен тәкъдим ителә. Ул өстәмә материал белән тулыландырылды. Укытучы, бер УМК белән эшләгән очракта, һәр дәрестә басма һәм электрон дәреслекләрдән уңышлы файдалана алачак. Анда дүрт төрдәге биремнәр тәкъдим ителде: аудиоязма, диктант, тест һәм физкультминутлар өчен видеороликлар.


Уку елы дәвамында күп кенә шигъри һәм чәчмә әсәрләрнең диктор тарафыннан укылышын тыңларга мөмкин. Әлеге төр биремнәр, беренче чиратта, укучыларга авазларны дөрес әйтергә өйрәтсә, икенче чиратта, аларны әсәрне сәнгатьле итеп укырга да өйрәтә. Укы­тучы, электрон дәреслекне экранга чыгармыйча, әлеге төр биремне кулланып, хәтер диктантлары да яздыра ала. Кайбер очракларда шул ук текстларны изложение яздыру максатыннан да файдаланырга мөмкин. Укучы бер генә укытучының түгел, ә диктор сөйләмен дә отып калырга күнегергә тиеш.


Басма дәреслектә кайбер чәчмә текстлар ике өлешкә бүленеп бирелде. Алар барысы да укучыны тәрбияләүне максат итеп куялар. Укытучы электрон дәреслекнең билгеле бер күнегүендәге текстның алдагы өлешен тыңлата, һәм укучыга әсәрнең дәвамын сөйләп карарга, теге яки бу ситуациягә фикерен белдерергә кушыла. Укытучы, укучыларга сораулар биреп, баланы сөйләштерә, аларның фикерләрен тыңлый. Шуннан соң басма дәреслекне ачып, укучылар язучының фикере, ягъни әсәрнең дәвамы белән танышалар. Ахыр­дан нәтиҗә ясау: укучының фикерен дөрес юнәлешкә бору бик мөһим.


Электрон дәреслектә 23 темадан соң тестлар тәкъдим ителә. Һәр сорауга дүрт төрле җавап варианты күрсәтелә, укучы шуннан дөрес җавапны сайлап ала һәм аны саклый. Алдагы сорау автомат рәвештә үзеннән-үзе ачыла һәм шул тәртиптә эш дәвам итә. Ахырдан соңгы биттә җавапларның нәтиҗәләре чыга, ягъни максимум ничә балл җыеп була иде, укучы күпме балл туплаган, ничә процент нәтиҗәлелеккә ия – барысы да ачык чагыла. Шунда ук җавап­ларны, хаталарны карау мөмкинчелеге тудырылган: бала һәр биремнең дөрес җаваплары белән таныша, анализ ясала, онытылган яисә начар үзләштерелгән теманы ныгыту эше алып барыла.
Мәсәлән, 38 нче күнегүдән соң түбәндәге тестны файдаланырга мөмкин:


1. Исемгә хас үзенчәлек дөрес күрсәтелгән рәтне билгелә.
а) исем предметны, затны белдерә
ә) исем предметның, затның билгесен белдерә
б) исем предметның, затның санын белдерә
в) исем предметның, затның хәрәкәтен белдерә
2. Ялгызлык исемнәрдән генә торган рәтне билгелә.
а) урман, агач, кояш
ә) казан, йолдыз, әни
б) Казан, Йолдыз, «Тылсымлы куллар» журналы
в) кояш, арыслан, «Шүрәле» балеты
3. Уртаклык исемнәрдән генә торган рәтне билгелә.
а) агач, бакча, кишер
ә) кыяр, түтәл, гүзәл
б) Марат, Мәскәү, Идел
в) «Су анасы» әкияте, чөгендер, көрәк
4. Күплек сандагы исемнәргә ялгана торган кушымчалар күрсәтелгән рәтне билгелә.
а) -лар/-ләр, -да/-дә, -та/-тә
ә) -лар/-ләр, -нар/-нәр
б) -лар/-ләр
в) -нар/-нәр
5. Күплек сан кушымчасы дөрес ялганган сүзләрдән генә торган рәтне билгелә.
а) күлмәкләр, алмалар, киемләр, авылнар
ә) китапнар, төлкеләр, укучылар, җиләкләр
б) дәфтәрләр, урманлар, кошлар, үсемлекләр
в) агачлар, өстәлләр, урамнар, исемнәр


Укытучыларга методик әсбап тәкъдим ителә. Анда һәр дәреснең технологик картасы урын алган. Методик яктан һәр дәрестә динамик пауза булу шарт. Методик әсбапта динамик паузаларның кайсы күнегүне эшләгәннән соң үткәрелергә тиешлек күрсәтелеп барыла. Әлбәттә, бу авторларның тәкъдиме генә, укытучы һәр дәрескә технологик картаны яисә дәрес планын үзенчә эшләргә хокуклы. Ләкин электрон дәреслектә нәкъ менә методик әсбапта күрсәтелгән күнегүләрнең һәрберсе янында билгеле бер тамга белән, физкультминутлар ясату максатыннан, видеороликлар урын алды. Дәреслектә 35 төрле видеоролик кулланылды, шуларның кайберләре берничә урында кабатланырга мөмкин. Бу очракта диктор сәнгатьле итеп шигырьне укый, бер укучы (егет яисә кыз) шундый төр күнегүләрне башкара. Укытучы, һәр дәреснең уртасында видеороликны күрсәтеп, укучыларга физкультминут эшләтә ала.


Электрон дәреслекнең тагын бер уңай ягы: укытучы һәр дәрес ахырында сүз­лек яисә сүзтезмә диктантлары яздыру мөмкинлегенә ия. Технологик картада күрсәтелгән һәр дәрес ахырында диктантлар бар. Алар һәрвакыт 6 сүзне яисә сүзтезмәне үз эченә алган. Дәрес дәвамында кулланылган текстларда очраган авыр сүзләрне укучы, исендә калдырып, диктант язып карый ала. Аларны диктор укый, укучы әйтелешне тыңлый һәм яза. Уң яктагы түгәрәккә ба­сып, җавабын тикшерә. Дөрес язылган очракта яшел дөрес дигән тамга чыга, әгәр хата киткән булса, кызыл х тамгасы пәйда була. Бу очракта укучы яңадан дикторны тыңлый ала һәм кабаттан яза, үз-үзен тикшерә. Берничә дәрес дәвамында укытучы шундый төр биремнәрне эшләткәннән соң, укучылар алга таба дәрес барышында текстларның һәр сүзен игътибар белән укып, язылышын исендә калдырып барырга омтылачак. Бер дәрестә язган сүз алдагы дәресләрдә очрамый. Һәр дәрес ахырында укучы яңа сүзнең язылышын исендә калдыра.


Мәсәлән, 24 нче күнегүдән соң мөс­тәкыйль, ягымлы, һәркайда, кыен булган, сап-сары яфраклар, аккош күле кебек сүзләрне, сүзтезмәләрне укучы дикторны тыңлап язып карый ала.


Шунысы кызык: теге яки бу дәрес вакытында диктант яздырганнан соң яисә тест­ларны эшләткәннән соң, электрон дә­рес­лек кире шул биткә әйләнеп кайта. Укытучы да, укучы да яңадан әлеге битне эзләп утыр­мый. Бу – укытучының эшен нык җиңеләйтә, системаның уңайлы һәм төгәл эшләнгәнлеге хакында сөйли.


Электрон дәреслек Интернет белән бәйләнмәгән, ягъни аны ачып эшләткәндә, Интернет кирәк түгел.


Алда әйтелгәнчә, электрон дәреслек басма дәреслекне сүзгә-сүз, биткә-бит кабатласа да, анда укытучы һәр дәрес­тә куллана алырлык кызыклы биремнәр һәм эш төрләре чагылыш тапкан. Яңа теманы аңлату өчен дә әлеге төр дәрес­лекләр уңайлы, тактада ачып укучыга юнәлеш бирелә, бала эзләнә, күзәтә, уйлана һәм нәтиҗә ясый. Аннары гына укытучы теге яки бу кагыйдәне экранда күрсәтә, һәм укучы үзенең нәтиҗәсе белән грамматик кагыйдәләрне чагыш­тыра, фикер алышуда катнаша.


Заман үзгәрә, үсә, шуның белән беррәттән һәрнәрсә яңалык белән баетыла. Бас­ма дәреслекләрнең электрон төре укучыларга да, укытучыларга да файдалы булыр дип өметләнәсе килә. Әлеге яңа төр форма җәмгыятебездә урнашып кына бара. Вакыт узу белән, электрон дәреслекләр тагын да камилләшәчәк, укучының белем дәрәҗәсен арттыруда мөһим роль уйнаячак.


©»Мәгариф.Татар теле» (№2, 2016)


Тулырак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ