Логотип Магариф уку
Цитата:

Футбол белән өчпочмак арасында нинди уртаклык бар?

Быелгы җәй Казан каласы гаять тә кәттә булыр төсле. Ник дисәгез?! Ай буе башкалабызда футбол бәйрәме гөрләячәк бит! Тагын кырык көннән «Казан-Арена» стадионында әлеге бәйрәмнең Франция белән Австралия...

Быелгы җәй Казан каласы гаять тә кәттә булыр төсле. Ник дисәгез?! Ай буе башкалабызда футбол бәйрәме гөрләячәк бит! Тагын кырык көннән «Казан-Арена» стадионында әлеге бәйрәмнең Франция белән Австралия җыелма командалары арасындагы беренче матчы узачак. Мәгълүм булганча, Казан үзендә дөнья чемпионатының алты матчын кабул итәчәк. Кемнеңдер «Туксанышар минутлык алты матч нәрсә инде ул?! Үтте-китте», – диюе бар. Һай, алай гына булса икән?! Үткән ел Конфедерацияләр кубогын үткәргәндә бер чирканчык алган идек инде. Рональду, Месси, Неймар, Гизманн кебек дөньяның иң атаклы футболчылары уенын карап, шаккатып тору гына түгел, Казаныбызда Франция, Австралия, Иран, Испания Польша, Колумбия, Көньяк Корея, Германия командалары, шулай ук 1/8 һәм ¼ финал уеннарын күрә алачакбыз. Алар белән чит илләрдән күпме җанатар, туристлар Казаныбызга киләчәк. Алар исә, әлбәттә, футбол матчлары карау белән генә чикләнмәячәк. Һәркайсының ихтыяҗ-мәнфәгатен тулысынча канәгатьләндерә алсак кына  алар: «Россиядә футболны үз иткән, спортны һәрьяклап үсешен тәэмин итә алган, кунакчыл халыклы Татарстан дигән мәмләкәт бар икән! Кабат тагын киләсе иде», – дигән уй-фикер белән китәчәк. Кунакханәләре дә ялт иткән булсын, ашау-эчү ягы да һәркайсы ихтыяҗын канәгатьләндерсен иде.


Фото: ИА «Татар-иформ» Фото: ИА «Татар-информ»

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат үзәгендә Казандагы җәмәгать туклануы объектларының һәм кунакханәләренең 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионатына әзерлеге мәсьәләсенә багышланган  матбугат конференциясендә әнә шушы мәсьәләләр хакында сүз барды. Анда катнашкан Казанның һәм Татарстанның рестораннар һәм отельләр ассоциациясе идарәсе рәисе Зөфәр Гаязов, Казандагы Һәм Татарстандагы отельләр ассоциаңиясе президенты Гөлнара Сафина фикеренчә,  чемпионатта, һәрбер илнең милли ризыкларын тәкъдим итү белән беррәттән, үзебезнең өчпочмак, чәкчәк кебек милли ризыкларыбыз да табын түрендә булачак. Казандагы 196 кунакханә һәм отель чемпинатта катнашучыларны һәм җанатар туристларны кабул итәргә әзер. Инде күпчелегендәге урыннарнын дүрттән өч өлеше бронировать ителгән. Безгә киләсе туристларның 70 проценты – чит илләрдән. Бразилиядән Казанга футбол карарга теләүчеләр иң күбесе икән. Мөгаен, үз илләре командаларының Казанда үтәсе ¼ финал уенында катнашыр дигән ныклы уй-теләкләре бар, күрәсең. Кунакханәләребездә бер көн кунып чыгу 3400 сумнан башлап 15 мең сумга кадәр, ди. Чемпионат сылтавы белән аларның бәясе күтәрелмәде, диделәр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ