Логотип Магариф уку
Цитата:

Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар»ы телевизор экраннарына чыгачак

Декабрь ахырында Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» әсәре буенча төшерелгән фильм дөнья күрәчәк. Аны беренчеләрдән булып «ТНВ» каналы тамашачыларына тәкъдим итәргә җыеналар. Бу хакта фильмны төшерү...

Декабрь ахырында Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» әсәре буенча төшерелгән фильм дөнья күрәчәк. Аны беренчеләрдән булып «ТНВ» каналы тамашачыларына тәкъдим итәргә җыеналар. Бу хакта фильмны төшерүчеләр бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләде.


 


Проект авторлары әйтүенчә, «Тапшырылмаган хатлар»ны төшерүгә караганда моңа әзерләнү авыррак булган. Төп геройны уйнардай кеше таба алмыйча, 12 кастинг үткәргәннәр. Аның беренчесендә катнашырга 700дән артык кеше теләк белдергән. Ахыр чиктә Галия роленә Галиәсгар Камал театры артисты Гүзәл Минакованы сайлап алганнар.


Шулай итеп, июньдә туплый башлаган команда сентябрьдә җыелып беткән. 10 сентябрьдә төп эшкә – кино төшерергә тотынганнар. Аны Биектау районының Зур Кавал, Арча районының Наласа авылларында, Кама Тамагы һәм Казанда төшергәннәр. Фильмда барлыгы 50дән артык актер катнашкан. Шуларның 20гә якыны – балалар. «Тапшырылмаган хатлар»да тамашачылар Ришат Әхмәдуллин, Айдар Сөләйманов, Фирая Әкбәрова, Илтөзәр Мөхәммәтгалиев, Фәнис Җиһанша кебек һәркемгә таныш артистлар уенын күрә алачак.


Фильмның продюсеры Фәрит Галиев әйтүенчә, «Тапшырылмаган хатлар»ны үз эшенең чын осталары эшләгән. Сценарий авторы Дан Дамаскин һәм аның тормыш иптәше, фильмның тавыш режиссеры Илсөяр Дамаскин – илкүләм билгеле проектлар әзерләгән кешеләр. Куючы-режиссер Рөстәм Рәшитов сүзләренә караганда, фильм «заманчалаштырылган», ләкин тарихка зыян килмәгән.


«2014-2020 елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасының башка телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү» программасы кысаларында төшерелгән фильм 4 сериядән торачак. Аны Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән «ТАТМЕДИА» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы финанслаган.



Видео: пресс-конференция, посвященная презентации фильма «Тапшырылмаган хатлар»

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ