Логотип Магариф уку
Цитата:

Гаилә белән саф һавада ял итү өчен 7 популяр урын

Һәр кеше ял вакытын ничек уздыруны үзе сайлый. Кемгәдер табигать кочагында актив ял итү ошаса, башкаларның күңеленә кафе-рестораннарда вакыт уздыру якын. Шәһәр кешесенең атна уртасында урман-кырларга,...

Һәр кеше ял вакытын ничек уздыруны үзе сайлый. Кемгәдер табигать кочагында актив ял итү ошаса, башкаларның күңеленә кафе-рестораннарда вакыт уздыру якын. Шәһәр кешесенең атна уртасында урман-кырларга, болынга чыгып ял итәргә мөмкинлеге юк, диярлек. Шундый вакытларда авыр эш көненнән соң, безне шәһәр парклары һәм скверлар коткара. Соңгы елларда Казаныбыз нык үзгәрде, ял итү урыннары күбәйде. Ел саен парклар, скверлар, аллеялар төзекләндерелә һәм тергезелә.
Табигатькә якын булу күңел тынычлыгын табарга, башка авыр фикерләрдән ял итәргә, гаилә белән саф һавада күңелле итеп вакыт уздырырга, аралашырга мөмкинлек бирә.
Гаилә, балалар белән вакытны файдалы һәм шәп итеп уздырыр өчен шартлар тудырылган паркларны барлап китик.IMG-20180629-WA0020
“Кырлай” паркы – мәркәзебезнең Киров районындагы аттракционнар паркы. Биредә кечкенә балалардан башлап, адреналин сөючеләргә кадәр күңелләренә хуш килгән аттракционны таба алалар. Паркның үзәгендә 55 м биеклектәге күзәтү тәгәрмәче (колесо обозрения) тора.IMG-20180629-WA0016
Җиңү паркы – Казанның Яңа Савин районында урнашкан. Парк җирләрен үзләштерү узган гасырның 70 нче елларында башлана. Шул чорда сазлы урыннарда Бөек Ватан сугышы көннәренә тәңгәл китереп, 1418 агач һәм куак утыртыла.
Мемориаль комплексның төзелеше Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 50 ел тулу уңаеннан, 1995 елда төгәлләнә.
Җиңү паркы мәркәзебез халкының һәм кунакларның яраткан урыны. Аның мәйданы зур, биредә велосипедта, роликларда, ат һәм понида йөрергә яки паркны җәяү әйләнеп чыгарга мөмкин. Моннан тыш, җәйге кафеларда ял итәргә, легендар хәрби техника янында фотога төшәргә була.IMG-20180629-WA0021
Химиклар мәдәният йорты паркы Мәскәү районында урнашкан. Әлеге прак шулай ук төзекләндерелгән. Аның территориясендә футбол, баскетбол, балалар мәйданчыклары бар.
М.Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркы – Казанның Вахит районының иң зур паркы. Паркка кергәндә “Совет власте өчен һәлак булучылар”га һәм билгесез солдатка һәйкәл куелган. Аның үзәгендә Казан революционерлары, күренекле язучыларның каберләре урнашкан зират, кафелар, ике күпер, велосипед юллары һ.б. бар.
Казанның меңъеллыгы паркы мәркәзебезнең нәкъ үзәгендә урнашкан. Паркның аллеяләре капкалардан башланып, аның уртасында 36 метрлы фонтан (төп элементы ике ягыннан зилантлар тарафыннан сакланучы казан) урнашкан җирдә тоташалар. Парк периметры зилант фигуралары белән бизәлгән җиде капкалы тимер коймалар белән әйләндереп алынган.
Горки-Әмәт урманы-паркы нибары ике ел элек ачылуына карамастан, шәһәребез халкының яраткан урыннарының берсенә әверелде. Биредә велоспиед һәм роликларда йөрергә, төрле фествальләрдә һәм мастер-классларда катнашырга була. Монда гаилә белән күңелле ял итү өчен барлык шартлар да тудырылган.
Чере күл (Чёрное озеро) паркы шәһәрнең эшлекле һәм тарихи үзәгендә урнашкан. XIX гасырда бу парк шәһәр халкының яраткан ял итү урыны булып торган. Реконструкция үткәрү паркның популярлыгын янәдән кайтарырга ярдәм итте. Монда әти-әниләр балалары белән, өлкән яшьтәге һәм яшь буын вәкилләре рәхәтләнеп ял итә. Бүгенге көндә төрле чаралар, фестивальләр еш уздырыла.IMG-20180629-WA0017
Кремльнең Казансу елгасы буе – беркемне дә битараф калдыра алмастыр, мөгаен. Төзекләндерелгән яр буе зонасы Казан кремле диварларыннан “Казан” милли мәдәни үзәгенә кадәр сузылган. Монда Кремль, Игенчеләр сарае, Казансу елгасына искиткеч күренеш ачыла. Биредә төрле кафе-рестораннарга керергә, велосипед һәм роликларда йөрергә, матур күренешкә сокланырга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ