Логотип Магариф уку
Цитата:

«Гаилә һәм мәктәп» – Казанның 146 нчы гомумбелем бирү мәктәбендә кунакта

«Гаилә һәм мәктәп» журналы баш мөхәррир урынбасары Гөлназ Әхтәмҗанова белән бүлек мөхәррире язучы-галимә Рифә Рахман Казанның Чуйков урамында урнашкан һәм Кәримова Диләрә Салиховна җитәкләгән 146 гому...

WhatsApp Image 2017-05-24 at 13.24.03


«Гаилә һәм мәктәп» журналы баш мөхәррир урынбасары Гөлназ Әхтәмҗанова белән бүлек мөхәррире язучы-галимә Рифә Рахман Казанның Чуйков урамында урнашкан һәм Кәримова Диләрә Салиховна җитәкләгән 146 гомумбелем бирү мәктәбенең татар теле-әдәбияты мөгаллимнәре белән очрашты. Түгәрәк өстәл тирәсендә оештырылган әңгәмәдә мәктәпнең данын республикакүләм танытуга зур өлеш керткән Әгъмәлетдинова Роза Николаевна, Гыйрфанова Зиләрә Рафаиловна, Садретдинова Зөлфия Габделхаковна һәм башка педагоглар журналистларны укыту-тәрбия барышында үз алларына куйган максат-бурычлар, илебезнең белем бирү системасындагы кайбер проблемаларга мөнәсәбәтле фикерләре белән уртаклаштылар, аларны чишү мөмкинлеге бирүче үзләре күзаллаган юлларны күрсәттеләр.


1991 елны оешкан әлеге уку йортында бүгенге көндә 1370 укучы белем ала, 94 укытучы эшли. Күбесенең педагогик стажы зур, квалификациясе – югары.  Мәктәптә директор урынбасары вазифасын башкарган Җәббарова Надия Салих кызы соңгы вакытта коллективларына яшь белгечләрнең дә кушылуын, Хәйретдинов Фәннур, Гобәйдуллина Чулпан кебек егет һәм кызларның тиз арада ирешкән күзгә күренерлек уңышлары барлыгын әйтте.


Педагогларның һәрберсе үз хезмәтләрендә вакытлы матбугатның, бигрәк тә «Гаилә һәм мәктәп» журналының мөһим роль уйнаганын сөйләде. Безне аларның басмабыз эчтәлегеннән канәгатьлеге, анда күзәтелгән соңгы үзгәрешләрне кабул итүләре, алга таба да шул юнәлештә хәрәкәт итүебезне теләүләре бик сөендерде. Укытучылар проблемалы язмаларның артуын көтәләр булып чыкты, чөнки аларны ата-аналар һәм балалар белән бергә укыйлар, анализлыйлар, язмалар буенча фикер алышулар уздыралар икән. Әбүнәчеләребез дәрестә яисә сыйныфтан тыш сәгатьләрдә дә укып булган һәм балаларның үзләренә дә юнәлтелгән мәкаләләрнең актуальлеген әйттеләр, әдәби әсәрләрнең исә укучылар тормышын чагылдыруын, заманга ярашлылыгын, журнал битләрендә даими рәвештә төрле сыйныфларда ятлатырга мөмкин шигырьләр, бигрәк тә бәйрәмнәр, әти-әниләр, хезмәт, дуслык кебек темаларга язылган әсәрләр урын алуын теләделәр.


WhatsApp Image 2017-05-24 at 13.23.42


Башлангычта татар теле укытучыларын журналыбызда сабыйлар өчен бәйрәм сценарийлары урын алу аеруча сөендергән икән. Педагоглар үзләренең дә бу өлкәдә тәҗрибәләре барлыгын, без теләгән очракта, материалларын «Гаилә һәм мәктәп»кә тапшырырга әзерлеген җиткерде. Кыскасы, мөгаллимнәр күзеннән яңа редакция чыгарган саннардагы тышлык рәсемендәге җанлылык та, утырып укырлык язмалар артуы да читтә калмаган булып чыкты. Алар уенча, күпләргә шулай ук махсус белгечләрнең реаль ярдәм китерерлек киңәшләре дә кирәк, әмма бу төр язмалар яңа, башкаларныкын кабатламаган булырга тиеш. Укытучыларның журналыбызда укучылар белән мәктәптә дә, гаиләдә дә бергәләп һәм аерым гына да башкарырлык эш-гамәлләргә өйрәтүләр, балаларның һәм педагогларның үз язмалары басылу кирәклеге турында фикерләре белән дә килештек. «Гаилә һәм мәктәп»нең яңа коллективы шул юнәлештәрәк эш йөртә дә.


Очрашуда уку-укыту барышына, тәрбия чараларына, төрле конкурсларга, олимпиадаларга, имтиханнарга караган бик мөһим башка проблемалар да күтәрелде. Укытучылар журналистлардан аларны һәм мәктәп дәреслекләрен, программаларын анализлаган язмалар, татар теле белән әдәбиятына бирелгән сәгатьләрнең азлыгы, ана телендә белем бирүче укытучылар алдында торган проблемалар, Татарстанда икетеллелеккне тормышка ашыру юлындагы артка чигенешләр турында да мәкаләләр көтә.


WhatsApp Image 2017-05-24 at 13.23.31


Р.Сабирҗанова

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ