Логотип Магариф уку
Цитата:

«Гаилә һәм мәктәп» журналы – «Многоликая Россия» бәйгесе дипломанты

Казанга журналистларның «Многоликая Россия» дип аталган Х Бөтенроссия ачык бәйгесе җиңүчеләре килде. Күптән түгел башкалабыз кунакханәләренең берсендә җиңүче эшләрне карау тәмамланды. Алар илебезнең у...

Казанга журналистларның «Многоликая Россия» дип аталган Х Бөтенроссия ачык бәйгесе җиңүчеләре килде. Күптән түгел башкалабыз кунакханәләренең берсендә җиңүче эшләрне карау тәмамланды. Алар илебезнең унтугыз төбәген тәкъдим итә. Тулаем алганда, быел бәйгегә Россиянең илле алты регионыннан алты номинация буенча ике мең ике йөз эш җибәрелгән. «Катнашучылар саны елдан-ел арта. Бу безне – жюри әгъзаларын бик шатландыра», – диде Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Эльвира Әхмәтова, җыелган кунакларны сәламләп.


«Бәйгенең Россия субъектларының берсендә оештырылуы илдәге вәзгыятьнең тотрыклы булуын, халыкларның бердәмлеген күрсәтергә ярдәм итә. Мондый чаралар аша илнең төрле почмакларыннан җыелган каләмдәшләр тәҗрибә туплый, үзләрен күрсәтә ала», – диде жюри әгъзасы Казан (Идел буе) федераль университетының Татарстан тарихы, археология һәм этнография кафедрасы доценты Вадим Козлов.


Эшләр белән танышканнан соң, күңелдә, чыннан да, жюри әгъзалары дөрес нәтиҗә ясаган, иң-иңнәр сайлап алынган дигән фикер калды. Шунысы куанычлы, Татарстан матбугаты вәкилләре дә сынатмаган.


«Телесюжетлар циклы» номинациясендә «Городец-ТВ» (Нижгар өлкәсенең Городец шәһәре) телеканалы төшергән «Я поведу тебя в музей» циклы беренче урынга лаек булды. 30 меңләп кенә кеше яшәгән әлеге  кечкенә шәһәрнең истәлекле урыннарын, халкының кул эшләре тасвирланган сюжетларны караганнан соң күңелдә аларны барып күрү теләге туды.


20171001_205550Бәйгегә юлланган күп кенә материаллар ил эчендәге туризмны үстерүгә багышланган. «Иң яхшы телепроект» номинациясендә җиңгән «Отмороженная» («Сулус-медиа» телеканалы) программасын карагач, залда: «Чит илләрне мактаган тапшырулар янда торсын» дигән фикер яңгырады. Чыннан да, Россиянең иң зур регионы булып торган Якутиянең матурлыгын, халкы һәм аның тормыш-көнкүрешен яктырткан әлеге тапшыру үзенең динамикалы булуы, иҗади якын килүе белән хәтта федераль каналлар да үрнәк итеп алырлык килеп чыккан! Казанга телеканалның баш мөхәррире, тапшыруның авторы һәм продюсеры Екатерина Карпухина килгән. Аны жюри «Ут» дип атады. Автор үзе исә: «Безнең геройларның һәрберсе үзенчәлекле. Алар аша туган ягыбызның тарихын өйрәнү аеруча кызыклы һәм кыйммәт», – дип белдерде.


«Радиотапшырулар циклы» номинациясендә Вологда өлкәсенең Череповец шәһәреннән килгән «Трансмит» радистанциясе эше югары бәяләнде. Безнекеләр дә сынатмады – «Саба дулкыннары» телерадиокомпаниясе эшчәнлеге 3 нче урынга лаек дип табылды.


Вадим Козлов билгеләп үткәнчә, радио тапшыруларын тыңлаучы күңеленә барып җитәрлек итеп эшләү бик авыр. Чыннан да, җиңүчеләрнең үз эшенә мөкиббән киткән фанат булулары күренеп тора.


«Басма матбугатта язмалар циклы» номинациясендә беренчелек бу юлы безнең республика матбугат вәкилләре кулында. «Казан» журналында чыккан төрле жанрдагы материалларны берләштерүче тема – ул милләтара дуслык, бердәмлек», – диде баш мөхәррир Юрий Балашов үз чыгышында.  20171001_211230


«Интернет-массакүләм мәгълүмат чараларында материаллар циклы» номинациясендә «Гаилә һәм мәктәп» журналында һәм magarif-uku.ru сайтында урын алган язмалар югары бәяләнде һәм икенче урынга лаек дип табылды. Беренчелекне исә Мәскәүнең «Этажи» дип аталган әдәби-сәнгать журналының электрон версиясе алды.


«Массакүләм мәгълүмат чараларында балалар һәм яшүсмерләр өчен аң-белем проектлары» номинациясендә дә республикабызның иң нәни укучылары өчен чыга торган «Салават күпере» журналы билгеләп үтелде. Ә беренче урынга Иркутск шәһәрендә «Сибирячок» исеме белән чыга торган балалар журналы лаек булды.


Бәйгенең иң зур бүләге исә быел Хабаровск өлкәсенә китәчәк. «Молодой дальневосточник XXI век» газетасы редакциясенең ел буена башкарган эшчәнлеге жюри тарафыннан гран-прига лаек дип билгеләнде.


Барлык җиңүчеләрне дә котлыйбыз!


Кеше хокуклары өчен көрәшү юлындагы активист Нельсон Мандела болай дигән: «Беркем дә башка кешенең тән төсе, чыгышы яисә диненә карап аңа карата нәфрәт хисе белән тумый. Кешеләр башкаларны яратмаска өйрәнә генә. Әгәр ул хисләрне кичерергә өйрәнә генә икән, димәк, аны яратырга өйрәтергә кирәк. Чөнки мәхәббәт хисе кеше йөрәгенә якынрак». Бу фикерне куәтләп, утырышта катнашкан «ТАТМЕДИА» АҖ генераль директорының басма матбугат буенча урынбасары Әлфия Әдиятованың кунакларга әйтелгән теләген сезгә дә җиткерәсе килә: язма-материалларның нинди булуына карамастан, максатыбыз бер – илебезнең киләчәген тыныч итү. Һәм бу юнәлештә без – журналистлар башкарган эш мөһим һәм бик кирәкле». Димәк, милләтара, динара мөнәсәбәтләр, илебез халыклары тормыш-көнкүрешен яктырткан язмалар, теле- һәм радиотапшырулар әзерләү өчен тырышасы, җиң сызганып эшлиселәр алда әле.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ