Логотип Магариф уку
Цитата:

“Гаилә һәм мәктәп” журналының февраль санында укыгыз

“Рубин” өчен җан атканда таныштык”“Гаилә һәм мәктәп” бу юлы Татарстан китап нәшрияты директоры Илдар Сәгъдәтшин гаиләсендә кунакта. “Өйләнү – җитди адым. Хатын-кыз сиңа үз тормышын ышанып тапшыра. Өйд...

“Рубин” өчен җан атканда таныштык”


“Гаилә һәм мәктәп” бу юлы Татарстан китап нәшрияты директоры Илдар Сәгъдәтшин гаиләсендә кунакта. “Өйләнү – җитди адым. Хатын-кыз сиңа үз тормышын ышанып тапшыра. Өйдә яхшы тыл булуы ир-атның үз-үзенә ышанычын арттыра. Генерал хатыны дигән төшенчәне ишеткәнегез бармы? Хәләлем Гүзәл генералга кияүгә чыгучы түгел, ә лейтенантка чыгып, аны генерал итүче хатын”, – дип сөйләде Илдар.


 


Үзебезнең “Ник Вуйчич”!


Ник Вуйчич исемен бөтен дөньяда беләләр. Аяк-кулсыз туган егет сау кешеләргә лекцияләр укый, оратор, меценат, язучы һәм җырчы буларак, зал тулы халык алдында чыгыш ясый. Ник кебек егет үзебездә дә бар: Казан шәһәренең 4нче мәктәп-интернатында укучы Алексей Романов, кул чуклары булмауга карамастан, гаҗәеп шәп итеп пианинода уйный.


Тәгәрмәчле уен


Кайбер егет-кызлар, балигълык яшенә җитеп тә, балалыктан чыга алмый. Кәттә уенчыклар белән мактану галәмәтләре аеруча байларның балалары - “алтын яшьләр”дә чагыла. 2015 елның октябрь иртәсендә Ренат Сәхәпов, исерек килеш Jaguar XF машинасына утырып, Казанның Сәлимҗанов урамындагы баганага килеп бәрелә. Алда утырган Артем һәлакәт вакытында куркынычсызлык каешын эләктермичә, алгы панельгә бәрелә. Егетнең сәламәтлегенә зур зыян килә, йөзе танымаслык хәлгә җитә.


 


Кыек юлны турайту


Раифадагы һөнәр улищесында тәрбияләнгән егетләргә әти-әниләренә һәм туганнарына гына шалтыратырга рөхсәт ителә. Туган-тумачасы белән башта тәрбияче сөйләшә, баланың атна дәвамында үз-үзен тотышы, уңышлары турында сөйли, аннары гына трубканы тәрбияләнүчегә тапшыра. Һәр якшәмбе хат язу өчен бер сәгать вакыт бирелә.


Исерек ананы кем айныта?


Яшел Үзән районыннан Миләүшәнең яңадан яшәргә өйрәнеп яткан чагы. Әле кайчан гына шешәдән аерыла алмыйча, кешечә яшәү, гаилә дигән төшенчәләрнең ни-нәрсә икәнен оныта ук башлаган 36 яшьлек хатын-кыз бүген дөньяга башка күзлектән карый. Һәрхәлдә, үзе шулай дип ышандыра.


“Вәйт шәп” ватсап


Телефон кулдан төшми замана кешесенең. Балалар да шуны куа. Үзебез үк үрнәк күрсәтәбез бит. Әйтик, беренче сыйныфка балага телефон алып тоттыру хәзер гадәти хәл. Шундый бүләк алган күрше кызы беркөнне дәрестән әнисенә хәбәр юллаган: “Мне скучно. Забери меня”... Көләргәме, еларгамы?


Куркыныч пар


“Беренче тапкыр дәрес вакытында пар чыгарып утыручыларны күргәч, аптыравым чигеннән ашкан иде. Тотылган малайны бастырып куеп, ни белән шөгыльләнгәнен аңлатуын сорадым. Аның тәмәке тартканда тотылганы бар иде инде. «Апа, тәмәкене ташларга җыенам, шуңа күрә шушы җайланмага күчтем, ул булышачак», – дип аңлатма бирде, – дип сөйләде укытучы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ