Логотип Магариф уку
Цитата:

Гарәбстан баласы... татарча сөйләшә. Казанда – халыкара олимпиада

«Һәркем үз ана телен, туган телен камил белергә тиеш дип саныйм. Минем балаларым да, нәкъ минем кебек татар телендә сөйләшәячәк», – дип таң калдырды журналистларны Гарәп Әмирлекләрендә яшәүче 14 яшьле...

«Һәркем үз ана телен, туган телен камил белергә тиеш дип саныйм. Минем балаларым да, нәкъ минем кебек татар телендә сөйләшәячәк», – дип таң калдырды журналистларны Гарәп Әмирлекләрендә яшәүче 14 яшьлек Ибраһим Шәңгәрәев. Бүген Казанда татар теле һәм әдәбиятыннан V халыкара олимпиада старт алды. Ибраһим Шәңгәрәев та олимпиаданың беренче турын узып, икенче турга катнашу өчен Казанга килгән.



Дүрт телне – инглиз, гарәп, рус һәм татар телләрен беләм. Шулар арасында татар телен өйрәнү беренче урында тора, – ди Ибраһим – Гаиләбездә 11 кеше, барыбыз да татарча сөйләшәбез.



Татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиада 2012 нче елдан башлап үткәрелә. Чит илләрдә, илебезнең төрле төбәкләрендә яшәүче милләттәшләребез арасында әлеге чарага карата кызыксыну зур. Бу хакта бүген матбугат конференциясендә әйтелде.


Апрель  – әдәбият сөючеләр ае. Ай дәвамында төрле чаралар уза, әмма татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиада иң зур вакыйга булып тора. Халыкара олимпиада 21 нче апрельдә «Баскет-холл» спорт комплексында җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы белән тәмамланачак. Олимпиадада катнашучыларның географиясе елдан-ел киңәя бара. Быел Австрия, Төркия, Казахстан, Япония, Үзбәкстан, Кыргызстан, Бельгия, Франция, Канада, Кытай, Литва, Азәрбайҗан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Россиянең 25 төбәгеннән, Татарстан районнарыннан барлыгы 500 ләп кеше катнаша.


Узган елның Гран-при иясе, бүген инде КФУ студенты Зилә Мөбарәкшина сүзләренә караганда, олимпиадада катнашу – дуслар табу, читтә яшәүче татарлар белән аралашу ул.



Тырышлыгың, куйган максатыңа ирешү теләгең көчле булганда олимпиадада катнашу югары нәтиҗә бирә. Бу җиңүем миңа КФУ ишекләрен ачты, –ди Зилә.



Катнашучылар өчен, биремнәрдән тыш, бай һәм кызыклы мәдәни программа да әзерләнгән. Алар Бөек Тукаебызның туган ягы – Арча районы, мәркәзебез Казанның тарихи урыннары белән танышачак, спектакльләр тамаша кылачак, күренекле әдипләр, җәмәгать эшлеклеләре белән очрашачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ