Логотип Магариф уку
Цитата:

Гарәбстан һәм Пакистан осталары Казанда дәресләр бирәчәк

«Казан Кремле» музей-тыюлыгының Исламият музеенда Гарәбстан һәм Пакистан каллиграфлары  күргәзмәсе оештырыла.  Татарстан башкаласында яшәүчеләргә һәм Казан кунаклары игътибарына гүзәл язу сәнгатенең т...

«Казан Кремле» музей-тыюлыгының Исламият музеенда Гарәбстан һәм Пакистан каллиграфлары  күргәзмәсе оештырыла.  Татарстан башкаласында яшәүчеләргә һәм Казан кунаклары игътибарына гүзәл язу сәнгатенең төрле стилләрендә башкарылган эшләр тәкъдим ителәчәк.  Күргәзмә кысаларында чит илләрдән килгән осталар дәресләр бирәчәк. Бу хакта журналистларга Исламият музее мөдире Илнур Низамиев хәбәр итте.WhatsApp Image 2018-08-02 at 16.46.05 (1)


Гарәбстан һәм Пакистан каллиграфлары күргәзмәсе Казанда беренче тапкыр оештырыла. Исламият музеенда осталарның  50гә якын эше белән танышып булачак.



— Әлеге осталар дөньякүләм танылган. Алар АКШта, Бөекбританиядә, Якын Көнчыгыш илләрендә оештырыла торган күргәзмәләрдә катнашалар. Аларның эшләре шәхси һәм дәүләт музейларында саклана. Осталарның эшләре белән Казан кунаклары да таныша алачак, – дип белдерде Илнур Низамиев.



Гомумән, каллиграфиягә багышланган күргәзмәләр «Казан Кремле» музей-тыюлыгының Исламият музеенда ел саен уза. Күрәзмәгә Татарстанда, Россиядә иҗат итүче каллиграфларның эшләре белән беррәттән, чит ил осталары сәнгате чыгарыла. Узган елларда Төркиядә, Иранда  яшәп иҗат итүче каллиграфлар эшләре күрсәтелгән.


Гарәбстан һәм Пакистан каллиграфлары эшләреннән торган күргәзмә 3 августта ачылачак. Кызыклы күргәзмә белән ике ай дәвамында танышып булачак. Күргәзмә кысаларында осталарның дәрес бирүләре көтелә. 5, 6, 7 август көннәрендә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының Исламият музеенда Гарәбстан һәм Пакистан каллиграфлары гүзәл язу сәнгате  буенча мастер-класс оештырачак.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ