Логотип Магариф уку
Цитата:

Гариф Ахуновның туган авылы урнашкан урында «Ахун чишмәсе» ачылды   

Кояшлы, матур  22 нче сентябрь көнне шагыйрә Наилә Ахунованың күптәнге хыялы тормышка ашты: Гариф Ахунов туган Кечкенә Өчиле авылы урнашкан урында “Ахун чишмәсе” ачылды. Өч гасырлык тарихы булган авыл...

Кояшлы, матур  22 нче сентябрь көнне шагыйрә Наилә Ахунованың күптәнге хыялы тормышка ашты: Гариф Ахунов туган Кечкенә Өчиле авылы урнашкан урында “Ахун чишмәсе” ачылды. Өч гасырлык тарихы булган авыл узган гасырның 60 нчы елларында бөтенләй юкка чыккан. Анда яшәүчеләр тирә-як авылларга күченгән. Нибары 13 йортлы булган Кечкенә Өчиледән 12 егет һәм кыз югары белем алып, илнең төрле почмакларына таралган. Профессор, Совет Армиясе полковнигы, табиб, агроном, укытучы, язучы, механизаторлар, колхоз рәисләре  арасында Халык язучысы Гариф Ахунов та бар. Авыл булган урында  исән калган чишмә бүген яңа сулыш алды. “Таттелеком” ААҖ чишмә урынын төзекләндерде. Чишмә янында өй салынды, тирәсе рәшәткә белән әйләндерелде, чишмәгә төшә торган сукмакка таш түшәлде. Киләчәктә бу изге чишмә якын-тирәдә яшәүчеләрне генә түгел, читтән килүчеләрнең дә яраткан урынына әверелер, аның саф суын эчкән кешенең йөрәгендә бу якларга соклану, ярату хисләре туар.Өчил Өчил.jpg 1


Шушы чара уңаеннан Арча районы Казанбаш төп мәктәбендә “Чишмәләр белән сөйләшү” исемле әдәби кичә үткәрелде. Кичәдә зур кунаклар катнашты: ТР Язучылар берлеге рәисе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе, драматург Данил Хәбибрахман улы Салихов; әдәбият галиме, тәнкыйтьче, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Җ.Вәлиди исемендәге бүләк иясе Фоат Галимулла улы Галимуллин, шагыйрьләр, язучылар,  журналистлар, районның “Каурый каләм” әгъзалары, мәдәният хезмәткәрләре. Кичәдә чыгыш ясаучылар чишмә ачылу белән бәйләп, туган телне саклау турында фикерләрен әйттеләр. Арча районында 2009 нчы елдан башлап бирелә торган Гариф Ахунов премияләрен тапшыру тантанасы кичәгә ямь  өстәде. “Публицистика” номинациясендә III урын Арча шәһәренең Валентин Федорович Ежков исемендәге 1 нче номерлы урта гомуми белем мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Төхфәтуллина Талиягә, II урын Түбән Мәтәскә урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Хәсәнова Зөлфиягә, I урын  Орнашбаш авылында яшәп иҗат итүче Ленар Илнур улы Вәлиевка бирелде. Ул “Арча хәбәрләре” район газетасына даими язып торучы авыл хәбәрчесе. Республика матбугат чаралары белән хезмәттәшлек итә. Туган авылы халкы өчен “Орнашбаш” дип аталган газета чыгара.DSC00746


“Мәдәният һәм сәнгать” номинациясендә кызыксындыру премиясе Арча балалар сәнгать мәктәбе укучысы Хәсәнова Ренатага (Җитәкчесе Гайнетдинов Альберт Салих улы),  III урын Арча балалар сәнгать мәктәбе укучысы Закирова Камиләгә  (җитәкчесе Рәхмәтуллина Эльвира Фаят кызы), II урын  Никитина Зәринәгә (җитәкчесе Сабирова Гөлнара Барый кызы), I урын балалар сәнгать мәктәбе укучысы Сираҗиева Илзирәгә ( җитәкчесе Харисова Чулпан Фердинант кызы) бирелде.


 Зур бүләккә лаек булучыларны ихлас күңелдән котлыйбыз,  иҗат чишмәләре саекмасын. Киләчәктә тагын да зуррак уңышларга ирешеп, әдәбият һәм сәнгать күгендә якты йолдыз булып балкысыннар.


Килгән кунаклар мәктәп музеенда Гариф Ахунов почмагын карадылар, аның турында истәлекләре белән уртаклаштылар.Учили3 Учили2



Алишева Дилә Расих кызы,  Казан шәһәрендәге  146 нчы мәктәпнең  татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ