Логотип Магариф уку
Цитата:

«Газета», «газет», «гәзит», әллә «гәҗитә», «гәҗит»ме...

«Кайсы дөрес?» рубрикасында татар тел белеменең орфография, орфоэпия, морфология, синтаксис, стилистика һәм башка бүлекләренә караган катлаулы очракларга тел галимнәре ачыклык кертәчәк.

Сорау: Вакытлы матбугат битләрендә бер үк сүзне берничә төрле вариантта язалар. Мәсәлән, газет, гәҗит, гәзит; Русия, Рәсәй, Рәчәй һ.б. Аларның кайсын әдәби норма итеп алырга, һәм, гомумән, вариатив язылыш чикләрен ничек билгеләргә?

 

Сорауга филология фәннәре кандидаты, профессор Равия Самат кызы АБДУЛЛИНА җавап бирә:

 

— Га­ди сөйләм йо­гын­ты­сын­да бер сүз­нең әллә ничә төр­ле яң­гы­ра­шы-әй­те­ле­ше бар­лык­ка килү оч­рак­ла­ры алар­ның кайсын әдә­би нор­ма итеп алу мәсьәлә­сен кы­ен­лаш­ты­ра.  Рус-ев­ро­па алын­ма­ла­рын «рус­ча» әйтү-язу белән та­тар те­ле­нең га­ди сөйлә­мендә­гечә әйтү-язу­  а­ра­сын­да сти­лис­тик-эксп­рес­сив аер­ма­лар күзәтелә. Әлеге үзенчәлек хәзерге татар әдәби телендә генә түгел, милли әдәби телебез формалашып үсеп барган чорда ук сиземләнә.  Бу турыда киӊрәк тукталуны кирәк саныйбыз, чөнки алын­ма­ла­р­ның әдәби әйтелеше һәм язылышы мәсьәләләре сөйләм куль­ту­ра­сы­ һәм лексикография­ (сүзлекләр төзү) мәсьәләләре белән барып тоташа.

 

Рус һәм Европа телләреннән татар әдәби стиле аша кергән сүзләрне язу өчен ка­бул ителгән орфографик  кагыйдә барыбызга да мәгълүм: Ок­тябрь ре­во­лю­ци­я­сенә кадәр ка­бул ителгәннә­ре та­тар сөйләм те­лендә элек үзләш­те­релгәнчә кул­ла­ны­лыр­га, Со­вет влас­те ел­ла­рын­да язма стиль аша ка­бул ителгәннә­ре рус телендә­гечә әй­те­ле­шен һәм язы­лы­шын сак­лап кул­ла­ны­лыр­га ти­еш. Барыбыз да белә торган шушы бер орфографик кагыйдә булуга карамастан, хә­зер­ге та­тар телендә бу төр алын­ма сүзләр мәсьәлә­сендә үзгәр­теп ко­ру чо­рында бәхәс бар­лык­ка кил­де. Рус-ев­ро­па сүзлә­рен “татарчалаш­ты­рып”  әйтү мил­ләткә тугрылыкныӊ бер бил­ге­сенә әйлә­неп килә башлады.  Мәсәлән, татар теленеӊ орфогра­фик сүз­легенә боль­ни­цакот­тедж (ТТОС, 1983, 34, 98 , 101 б.) дип теркәлгән сүзләр бүл­нис (ТЯ,  1998, 18/8, 4 б.; ТЯ, 1999, 10/1, 7 б.), кә­тиж (ШЧ, 1998, 21/11, 2 б.)  рә­ве­шендә “мил­ли бизәк” өчен урын ала ба­рдылар. Ок­тябрь революци­я­сенә кадәр ка­бул ителгән алын­ма сүзләр генә тү­гел, хәт­та язма стиль аша кабул ителгән кайбер не­о­ло­гизм  (өр-яңа) сүз­нең дә  га­ди сөйләм йо­гын­ты­сын­да язы­лы­шы үзгәрү очрагын ком­пю­тер  (Мгт, 2002, 21/9, 5 б.), кам­питр (МҖ,1999, 1/1, 23 б.) мисалларында күрергә мөмкин.

 

Зур ва­кый­га­лар­га бай Та­тар иле­нең та­тар те­ле һәр­ва­кыт “эзләнүләр” чо­рын ки­чергән. Бу - тел өлкә­сендә­ге эзләнүлә­ре генә тү­гел, та­тар­ның рус-ев­ро­па алын­ма­ла­ры­на эс­те­тик мөнәсәбә­те үзгәрү дә. Үзгәртеп кору чоры башында кай­бер газета­лар рус-ев­ро­па алын­ма­ла­рын  өлкән яшьтә­ге ке­шеләр­нең  га­ди сөйләм  үрнә­генчә язу белән ма­вы­гып ал­ды­лар. Мәсәлән, Чал­лы­да чы­га тор­ган “Х­әер­ле иртә” га­зе­та­сы­ннан кай­бер ми­сал­лар:  ыш­каф, кәчтүм, бум­бы, ко­яш бәтәр­әе  (ХИ, 1996/8, 4 б.), тум­быч­ка (ХИ, 1996/11, 4 б.),  эрбәлүт­се (ХИ, 1996/3, 2 б.), вә­ринҗә, писүк  (ХИ, 1998, 30/10, 4 б.),  сан­ти­ме­тыр (ХИ, 1996/10), хы­рам (ХИ, 1998, 16/10), но­я­бер (ХИ, 1998/11, 2 б.), ап­рел (ХИ, 1998, 24/4, 1 б.), ра­йун, закун  (ХИ, 1998, 24/4, 1 б.).  Бо­лар — пер­со­наж сөйлә­меннән генә тү­гел, ав­тор сөйлә­меннән, га­зет-мә­калә баш­ла­рын­нан алын­ган ми­сал­лар.

 

“Стильләр­нең үсе­ше һәм нор­ма­ла­шып җит­үе — мил­ли әдә­би тел­нең за­кон­ча­лык­лы кү­ре­нешлә­реннән бер­се,”— дип яза В.Х.Ха­ков (Хаков, 1993, 89 б.). Лә­кин мон­дый язы­лыш­ ха­лык­чан нор­ма­лар бу­лып үсеп китү дәрәҗә­сен ал­ма­ган, чөн­ки татар теленеӊ сүзлекләренә ок­тябрь, шкаф, кос­тюм, бом­ба, ба­та­ре­я,  тум­боч­ка, ре­во­лю­ция ,  ва­ре­ние, пе­сок,  санти­метр, храм, но­ябрь, июль, июнь, ве­ло­си­пед, шо­фер, те­ра­певт, ап­рель, ра­йон, за­кон дип теркәлеп килгән бу сүзләрнеӊ югарыда әйтелгәнчә язылышы сис­те­ма­сыз һәм ан­да-сан­да оч­рый тор­ган мисаллар гына.

 

Мәгълүм ки, рус-ев­ро­па алын­ма­ла­ры ара­сын­да элек-электән “та­тар­ча­лаш­кан” сүзләр дә бар. Хә­зер­ге чор­да рус-ев­ро­па алын­ма­ла­рын “ха­лык­чан­лаш­ты­рып-та­тар­ча­лаш­ты­рып” әйтү-язу кирәк, дигән фи­керләр тор­ган са­ен ныг­рак яң­гы­рый баш­ла­ды, газета - газет - гәҗит -  гәзит,  гар­монь — гар­мун  ке­бек сүзләр­ генә түгел, башка алынма сүзләрнеӊ дә вариантлары артты:

 

си­рень (ТТОС, 1983, 178 б.) // Ак си­рин, күк си­рин (ТЯ, 1998, 24/11, 3 б.);

 

фәлсәфә­че (ТЯ,  1998,26/11,3 б.) // фи­ло­соф­лар­ча (ТЯ, 1998, 10/12, 3б.);

 

тә­рилкә  // тә­линкә (ТЯ, 1998, 26/11, 4 б.);

 

не­мец (З, 1998, 26/6, 4 б.; М,  1996/1-2, 192 б.) // ни­мес  (М,  1996/1-2, 177 б.);

 

ре­зи­на (ТРС, 1988, 247 б.) // ре­зин­(а) (ТРУ­УС, 1992, 122 б.) // ре­зин (РТС, 1985, 539 б.);

 

ва­ренье (ТРУ­УС, 1992, 61 б.) // вә­ринҗә (ТТАС, 1т., 231 б.);

 

са­мо­вар (ТТАС, 2т., 627 б.; ТТОС, 1983, 172 б.); // са­ма­выр (ТРУ­УС, 1992, 229 б.; ТРС, 1998, 256 б.);

 

кон­фе­та // кән­фит (ТРС,1998, 146, 188 б.) // кон­фет (ТТОС, 1983, 99 б.);

 

ка­ра­ват // кро­вать (ТТОС, 1983, 81, 103, 138, 170 б.).

 

 Хә­зер­ге та­тар әдә­би те­лендә, ае­ру­ча аның пуб­ли­цис­ти­ка­сын­да, шу­ны­сы игъ­ти­бар­га ла­ек: хәт­та ав­тор сөйлә­мендә  орфогра­фик чу­ар­лык­лар күбәй­де. Пе­тер­бург — таш ка­ла.. Пи­тыр­бурх­тан килгән ку­нак…   Пе­тер­бух­тан ки­леп тә, Ка­зан­ны күрә ал­ма­гач... Пе­тер­бур ка­ла­сы олуг ка­ла… Орен­бург ди­югә, та­тар зы­я­лы­сы­ның хә­те­ренә мәшһүр “Вакыт” га­зе­та­сы килә­дер. Ырын­бур­дан ма­мык шәл ал­дым... Орын­бур җирлә­ренә ба­рып чык­кан. Ырым­бур утла­ры то­таш як­ты­лык бу­лып күк­не як­тыр­тып кү­ренгәч, сул як­та мәшһүр Кар­га­лы авы­лы кал­ды. Рам­бур... Арин­бур — Кар­га­лы...

 

Үзгәртеп кору чорында көндә­лек мат­бу­га­ты битлә­рендә­ге ге­ог­ра­фик ата­ма­лар күзгә кү­ре­неп үзгәр­де:

 

Су­рия (З, 1998, 27/11, 4 б.) // Сү­рия (ШЧ, 1998, 20/10, 3 б.);

 

Фин­лян­дия (М, 1996/1-2, 222 б.) //  Финлән­дия (И, 1997/1, 33 б.);

 

Ев­ро­па (ХИ, 1998, 30/1, 1 б.) // Ау­ру­па (МҖ,1998, 8/5, 3 б.; ХИ, 1998, 6/2, 1 б.);

 

Гру­зия (ХИ, 1998, 27/2, 2 б.) // Гөр­җес­тан (З, 1999, 9/7, 3 б.);

 

Ирак (ХИ, 1999, N1, 3 б.) // Гый­рак (З, 1998, 27/11, 3 б.; ХИ, 1998, 13/2, 2 б.);

 

Рос­сия (Мгт, 2002, 21/9, 3 б.) // Рәсәй (З, 1998, 15/5, 1 б.) // Ру­сия (МҖ,1998, 2/10, 10 б.);

 

Па­кис­тан (МҖ, 1998, 27/11, 4 б.) // Пакьс­тан (З, 1999, 22 окт., 3 б.) // Пакъс­тан (З, 1998, 5 июнь,3 б.) //  Па­кыс­тан (РТС, 1985, 727 б.; ВТ 1998, 4/7);

 

Па­лес­ти­на // Фа­лыс­тын (РТС, 1985, 727 б.) // Фәләс­тыйн (З, 1998, 23/10, 1 б.) // Фәләс­тин (МҖ, 2003, 5/9);

 

Ту­ва (ТРУ­УС, 1992, 413 б.) //  Ты­ва (МҖ,1998, 5/6, 14 б.);

 

Че­ченс­тан (З, 1998, 27/11, 3 б.) // Чичән (МҖ,1998, 22/5, 16 б.) // Чеч­ня (ТЯ,  1998, 25/8, 2 б.; МҖ,1998, 28/8, 6 б.);

 

Әзәрбәй­җан (З, 1998, 15/5, 1 б.) // Азер­бай­җан (ШЧ, 1999, 24/9) // Азәр­бай­җан (ТЯ,  1998, 17/11, 3 б.) // азәр­бай­җан­лы (ШЧ, 1998, 16-22/10, 4 б.) һ.б.

 

Мо­ңар­чы рус ор­фоэ­пи­я­се үрнә­гендә әй­телә тор­ган  ге­ог­ра­фик ата­ма­лар­ның төр­ле әй­те­леш ва­ри­ант­ла­ры яң­гы­раш ал­ды:   Аме­ри­ка // Әм­рикә // Әме­рикә //Әме­рик; Гер­ма­ния // Яр­ман иле // Ал­ма­ния һ.б.

 

Рус те­ле сөйләм куль­ту­ра­сы­ның те­о­ре­тик ни­гезлә­рен  өйрәнгән Л.И.Ск­вор­цов бо­лай яза: ”В нор­ме язы­ко­вой от­ме­ча­ет­ся ис­то­ри­чес­ки обус­лов­лен­ная “об­щеу­пот­ре­би­тель­ность”  язы­ко­вых средств, а так­же пра­ви­ла их от­бо­ра и ис­поль­зо­ва­ния, приз­на­ва­е­мые об­щест­вом “на­и­бо­лее при­год­ны­ми” в конк­рет­ный ис­то­ри­чес­кий пе­ри­од” (Скворцов, 1980, 33 б.). Нор­ма тө­шенчә­се — ка­тып кал­ган кү­ре­неш кенә тү­гел. Бе­рен­чедән, аны тел үсе­ше­нең конк­рет чо­ры­на мөнәсәбәттә ачык­лар­га, икен­чедән, нор­ма­ны бил­геләгәндә,  “го­мум ка­бул ителү” ка­гыйдә­сеннән якын ки­лергә кирәк бу­ла. Шун­нан чы­гып, нор­ма үзе им­пе­ра­тив (ти­еш­ле са­нал­ган) һәм дис­по­зи­тив (ва­ри­ант­лар ха­сил итү­че) төрләргә бү­ленә (Шун­да ук, 35 б.).

 

Нор­ма тө­шенчә­сен бил­геләү те­ге яки бу иҗ­ти­ма­гый шарт­лар­да таләп ителгән стиль үзенчә­ле­генә ба­рып то­та­ша икән, бәл­ки, хә­зер­ге чор­ның юга­ры сти­лен, шул исәптән ор­фог­ра­фи­я­не  яз­ма сөйләмгә тү­гел, ә га­ди ха­лык­ның сөйләм сти­ленә — “ха­лык­чан­лаш­кан” сүзләргә ни­гезлә­нергә ти­еш­тер?

 

Чыннан да, хәзерге иҗ­ти­ма­гый шарт­лар­  таләп иткән стиль үзенчә­ле­геме соӊ “ха­лык­чан­лаш­кан” бу алынма сүзләр?

 

Үзгәр­теп ко­ру чо­рын­да­гы сүз­лекләрдә кай­бер ге­ог­ра­фик ата­ма­лар ике ва­ри­ант­та би­релә  баш­ла­ды. 1992 ел­да чык­кан “Та­тар­ча-рус­ча уку-укы­ту сүз­ле­ге” һәм 2001 ел­да чык­кан “Русс­ко-та­тарс­кий сло­варь”­да да аер­ма­ны кү­рергә мөм­кин:

 

1992                              2001

 

 

Ал­ма-Ата           ­         Ал­ма­ты

 

 

Азов диң­ге­зе        ­         А­зов диң­ге­зе; та­рих. Азак диң­ге­зе

 

 

Гру­зи­я                           Г­ру­зи­я; та­рих. Гөр­җес­тан

 

 

Кы­тай                          ­Кы­тай; та­рих. Чин

 

 

Рос­сия                          ­Рос­сия, Ру­сия һ.б.

 

 

Мил­ли ко­ло­рит бирү мак­са­тын­нан, ге­ог­ра­фик ата­ма­лар­ның ку­шым­ча­ла­ры­на да үзгә­реш кертү ту­рын­да тәкъ­димнәр ясал­ды. Ла­ти­ни­ца чо­рын­да ук ин­де  -ск га тә­мам­лан­ган шәһәр исемнә­ренә  өстәү тәкъ­дим ителгән иде. Мат­бу­гат битләрендә Мен­де­ле­евск // Мен­де­ле­евс­ки, Уль­я­новск // Уль­я­новс­ки  ке­бек ва­ри­ант­лар кул­ла­ныл­ды. Үзгәр­теп ко­ру чорын­да  -ск эле­мен­тының үзен  бө­тенләй тө­ше­реп кал­ды­ру мат­бу­гат битлә­рендә күзә­телә баш­ла­ды. Уль­я­новс­ки  өлкә­се (МҖ, 1999, 21/5, 1б.) //  Ка­зан - Уль­ян трас­са­сы (МҖ,1997, 17/11, 3 б.) һ.б.

 

ХХ га­сыр гарәп-фар­сы һәм рус-ев­ро­па алын­ма­ла­ры­ның, шу­лай ук ин­тер­на­ци­о­наль сүзләр­нең ор­фоэ­пик һәм ор­фог­ра­фик үзгә­решлә­ренә бай бул­ды. Тарихка күз салсак, ХХ га­сыр баш­ла­рын­да ук бу җәһәттән “эзләнүләр” бул­ган.  Мәсәлән, Ф.Әмир­хан иҗа­тын­да алын­ма сүзләр та­тар те­ле­нең га­ди сөйлә­мендә­гечә генә тү­гел, рус те­лендә­гечә языл­ган вариантларда ара­ла­шып ба­ра­лар: 1) дух­тыр, як­за­мин, Ру­сия, эскә­ми­я; 2) гу­бер­на, кос­мог­ра­фия, фу­раж­ка, ту­жур­ка, сту­дент, фор­ма, па­ро­ход, прис­тань, кар­точ­ка һ.б. (Ф. Әмирхан, 1 т.,  1984, 127, 121 б.). Г.Ту­кай да, та­тар те­ле­нең га­ди сөйләмендәгечә язу белән бергә,  рус-ев­ро­па алын­ма­ла­рын рус­ча әй­те­леш ни­ге­зендә язу­дан фай­да­лан­ган. Мәсәлән, 5 томын­нан кай­бер җөмләләр: Мат­ба­га­лар­ны вә га­зе­та­лар­ны ябып бе­терсәләр... (“Сә­гыйть Рә­ми­евкә”), Ха­лык кы­зып, (…) афи­ша­лар­ны җыр­тып... Квар­тир го­мумән кү­ңел­ле... (“Мә­кал­әи мах­су­са”).

 

Шул рә­вешчә, та­тар мат­бу­га­ты ак­рын-ак­рын­лап рус-ев­ро­па алын­ма­ла­рын рус те­лендә әй­телгәнчә-языл­ган­ча язар­га омты­ла ба­рган. Та­тар мат­бу­га­ты битлә­рендә бер үк алын­ма сүз­нең әллә ничә төр­ле язы­лы­шы моӊа дәлил:

 

па­лисә, па­ли­сис­ки! Па­ли­сис­ки! (Г. Ка­мал, 1995, 223 б.);

 

пу­литсәдән (З. Би­ги­ев, 1991, 101 б.);

 

по­литсә (З. Би­ги­ев, 1991, 96 б.) һ.б.

 

Бу як­тан  К.Нәҗ­ми­нең  “Ко­яш­лы яң­гыр” по­вес­те кы­зык­лы. Ре­во­лю­ция дул­кын­на­ры­ның та­тар тор­мы­шы­на ки­леп ке­реп, зур үзгә­решләр бар­лык­ка ки­тер­үен сурәтләгән бу әсәр бер­ничә тап­кыр нә­шер ителгән. Бу китаплардан  рус-европа алынмаларыныӊ орфографиясе үзгәрешен дә күзәтергә була. Мәсәлән, 1932 ел­да нә­шер ителгәнендә  Рас­кол­ка­лар килдур­га ке­реп, ике сол­дат­ны ран­ный яса­ды (144 б.) булса, 1934 ел­да нә­шер ителгә­нендә кил­дур­га сү­зен ка­ли­дор­га дип үзгәрткән, 1941 ел­да нә­шер ителгә­нендә рас­кол­ка­лар сү­зе ос­кол­кы­лар бу­лып үзгәргән, 1946 ел­да чык­кан ки­тап­та ранный яса­ды сүз­тезмә­сендә­ге ку­шым­ча ран­ний яса­ды бу­лып үзгәргән; 1932 ел­да ба­сыл­ган ки­та­бын­да: Шул ара­да Гирман ка­ва­лер­ла­ры ки­леп, без­не плен ал­ды­лар (277 б.), 1941 ел­да ба­сыл­ган ки­та­бын­да Гир­ман ка­ва­лер­ла­ры дигә­не  Гер­ман ка­ва­ле­ри­я­се белән алыш­ты­рыл­ган; 1932 ел­да ба­сыл­ган ки­та­бын­да: сель­со­вет пр­сидә­те­ле (147 б.), 1941 ел­да басыл­ган ки­та­бын­да: яр­лы­лар ко­ми­те­ты­ның пред­се­да­те­ле дип языл­ган; 1932 ел­да ба­сыл­ган ки­та­бын­да: Гер­манс­ки әр­ме ( 277 б.), 1953 ел­да ба­сыл­ган ки­та­бын­да: Гер­манс­кий ар­мия. Мондый ми­сал­лар бик күп: рил­се (1932), рель­са (1936), рельс (1941); кәр­җи­не (1932), кәр­зи­не (1934), кәр­җи­не (1936), кәр­зи­не (1946) һ.б.

 

Мәгълүм ки, рус-ев­ро­па алын­ма­ла­рын  ХХ га­сыр ур­та­ла­рын­да “ха­лык­чан­лаш­ты­рып-та­тар­ча­лаш­ты­рып” әйтү ха­лык­ның рус­ча белмә­ве, түбән куль­ту­ра бил­ге­се бу­лып бәялән­де. М. Мәһ­ди­ев­нең “Без - кы­рык бе­рен­че ел ба­ла­ла­ры” әсә­рендә рус  әдә­би­я­ты укы­ту­чы­сы бо­лай ди: - Мин үзем Мәскәү та­та­ры. По­езд­лар­да йөргәндә сез­нең як хал­кы­ның рус сүзлә­рен сытып сөйләшүлә­ренә ми­нем йөрә­гем әр­ни. “Брач ба­ренье белән чәй эчә”, дип сөйләгәннә­рен ишеткәндә, мин бө­ге­леп төшәм, оя­лу­ым­нан кая ке­рергә бел­мим...

 

Хә­зер­ге чор - та­тар­ла­р­ның рус те­лен бик ях­шы  үзләш­тергән чо­ры. Шу­ңа күрә хә­зер­ге чор­ның яшь һәм ур­та бу­ын татарла­ры инде  әтрәт, паш­пурт, ву­лыс, эс­ли­ду­а­тел дип сөйләш­миләр. Югары стильгә хас рус-ев­ро­па алын­ма­ла­ры рус ор­фог­ра­фи­я­се үрнә­гендә язы­ла­лар һәм рус орфоэпиясе үрнәгендә әйтеп йөртеләләр. Бу ка­гыйдә 1954 ел­да ук кер­телгән. Ан­да бо­лай ди­елә: “Рус те­леннән яки рус те­ле ар­кы­лы баш­ка телләрдән сөйләү те­ле аша кергән (баш­лы­ча, Ок­тябрь ре­во­лю­ци­я­сенә кадәр кергән) сүзләр, фо­не­тик һәм грам­ма­тик як­тан ни­чек үзгәр­те­леп ка­бул ителгән бул­са­лар, шу­лай язы­лыр­га ти­еш. Мәсәлән, эскә­тер (ска­терть), эшләпә (эшләпә), сумала (смола) һ.б. Ә ин­де яз­ма әдә­би тел аша кергән (баш­лы­ча, Ок­тябрьдән соң кергән) сүзләр, бигрәк тә иҗ­ти­ма­гый-по­ли­тик, фән­ни-тех­ник тер­мин­нар, үзлә­ре­нең та­мыр өлешлә­рендә рус ор­фог­ра­фи­я­сендә­гечә язы­ла­лар (аффикслары та­тар грам­ма­ти­ка­сы­ның җа­е­на ту­ры ки­те­ре­леп үзгәр­те­лергә дә мөм­кин). Мәсәлән, эко­но­мик (эко­но­ми­чес­кий), ре­ак­тив (ре­ак­тив­ный)”. 1954 ел­да “Со­вет мәктә­бе”ндә ба­сы­лып чык­кан бу ор­фог­ра­фия ка­гыйдә­се (Кур­ба­тов, 1999, 124 б.) хә­зер дә үз кө­чен югалт­ма­ган.     Га­ди сөйләм яң­гы­ра­шы исә җөмлә­не “ха­лык­чан” итүнеӊ бер бизәге бу­ларак катнаша: Әгәр иң­личчә укып кы­на түрә бу­ып бул­са, иң­лизләр ара­сын­да көтү­че бул­ма­сые.  Сүзлекләргә инг­лиз дип язылып теркәлеп килә торган сү­з  иң­лиз бу­лып, сти­лис­тик мак­сат­тан (пер­со­наж сөйлә­мендә татар те­ле­нең га­ди сөйлә­мен ча­гыл­ды­ру өчен) фай­да­ла­ны­лган. Сп­рав­ка дип теркәлеп килә торган  сүзне сп­раф­кы дип язу да шул максаттан: Зәй­нет­дин аб­зый сп­раф­кы бир­ми йөдәт­те (А.Хә­лим. “Өч аяк­лы ат”).

 

Рус-Ев­ро­па алын­ма­ла­ры­ның ХХ га­сыр ур­та­ла­ры­на хәт­ле га­ди сөйләмчә  әй­телүе нин­ди­дер шәх­си сәбәпләр ар­ка­сын­да (укый­сы килмәү, ял­кау­лык һ.б.) бе­лем ал­мый кал­ган ке­шеләр сөйлә­мендә яки өлкән бу­ын сөйлә­мендә генә күзәтелгәнлектән, язу­чы­лар пер­со­наж сөйлә­мендә га­ди сөйләм яң­гы­ра­шын шул пер­со­наж­ның  бе­лем дәрәҗә­сен, дөнь­я­га ка­ра­шын сурәтләү өчен фай­да­ла­на­лар. Мәсәлән, идән юу­чы ха­тын мәктәп мө­ди­ренә бо­лай зар­ла­на: - Бу за­вы­чың­ны тыя­сың­мы, юк­мы, Са­бир абый, биллә­һи, иртәгә үк РО­НО­га ба­рам жа­лу белән, биллә­хи... (М. Мәһ­ди­ев. “Фронтовиклар”).

 

Рус-ев­ро­па алын­ма­ла­ры­ның  киң кул­ла­ны­лыш­та бул­ган­на­рын өлкән бу­ын га­ди сөйлә­менчә  әйтү  ба­шын  юләргә са­лып сөйләшкән пер­со­наж­лар­ны  сурәтләү өчен дә фай­да­ла­ны­ла:  Ел­син бер сыз­гыр­ды да, әллә ка­ян па­муш­ник­ла­ры ки­леп чык­ты. Ке­ри­мел ише­гал­ды тул­ды (Т. Миң­нул­лин. “Мин­һаҗ ма­җа­ра­ла­ры” // И 2000/4, 68 б.). Пыр­ка­рур дуракаваләйт  итә (Т. Миң­нул­лин. “Мин­һаҗ ма­җа­ра­ла­ры”.

 

 Шу­ның белән бергә, соң­гы ел­лар­да “ха­лык­чан кы­ла­нып сөйләү” мо­да­сы  - кай­бер киң та­рал­ган рус-ев­ро­па алын­ма­ла­рын кыс­кар­ту мо­да­сы да күзә­телә баш­ла­ды.  Бу хәл яшь бу­ын сөйлә­мендә күзә­телә һәм мон­дый сүзләр жар­гон бу­ла­рак фай­да­ла­ны­ла : пред­се­да­тель - пер­си, мо­то­цикл - ма­тай, ве­ло­си­пед - сә­пит, са­мо­гон - сәмәй, “За­по­ро­жец” - зәпәрәй, ми­ли­ци­о­нер - миль­тун, фо­ног­рам­ма - фа­нир  һ.б. А­лар­ны та­ныр­лык та тү­гел: алар  бик нык кыс­кар­ган­нар, бо­зыл­ган­нар-үзгәргәннәр. Тел­нең баш­ка сүзлә­ренә, хәт­та ке­ше исемнә­ренә ох­ша­тып,   “та­тар­ча” үзгәр­телгән рус-ев­ро­па алын­ма­ла­ры, тың­лау­чы­ны ел­май­ту  мак­са­тын­да, мах­сус (юри) кул­ла­ны­ла: те­ле­ви­зор - ти­лебәдәр, “Бод­рость” шампуне - Бәд­ри­я­мал: Шу­шы Бәд­ри­я­мал белән чә­че­ме юа баш­ла­гач... Ти­лебәдәр нәрсә әй­тер бит әле... һ.б.  Мондый язы­лыш та  үзгәр­теп ко­ру чо­рын­да язу­чы­ның үз сөйлә­менә мил­ли бизәк кертү өчен кул­ла­ныл­ган мах­сус сти­лис­тик ча­ра гы­на бу­лып ка­бул ителә. Әйтелеше га­ди сөйләм йо­гын­ты­сы белән үзгәргән  рус-ев­ро­па алын­ма­ла­рын­нан эч­ке мо­даль-эксп­рес­сив мөнәсәбәт бөр­ке­леп то­ра. Әле­ге эксп­рес­сив-стилистик төсмер­не тел­нең сти­лис­тик кат­лам­на­рын, һәр стильгә хас тел үзенчә­леклә­рен белгән ке­ше то­ем­ламыйча кала алмый.  Мәсәлән, Ф.Җа­ма­лет­ди­но­ва иҗатыннан: Ар­тист булып бул­мый җи­ңел генә... - Һөнәр ту­рын­да сөйләгәндә, рус ор­фоэ­пи­я­се үрнә­гендә­ге ар­тист сү­зе фай­да­ла­ныл­ган. Гомер буе әр­тисләнә ке­ше...  - Тор­мыш­та да, ча­ра­сыз, уй­нар­га ту­ры килү ту­рын­да сөйләгәндә, үзгәр­телгән әр­тис сү­зе файдаланыл­ган.  Ав­тор сөйлә­менә ки­леп кергән  мон­дый  алын­ма­ны язу­чы куш­тыр­нак­лар эченә алып язар­га да мөм­кин. Бу аның мәгънә­сен  киңәй­теп җибәрә ала:  Сәхнәдә, бигрәк тә “сә­вит” сәхнә­сендә әсәр “куй­дыр­ту”­га чын драматургиянең кат­на­шы аз, яисә бө­тенләй кат­на­шы бул­ма­вын ни­чек кенәләр аң­ла­тыр­га? (А.Хә­лим. “Го­ме­рем­нең ун кө­не”)  Язучы шул ук ки­тап­та икен­че бер урын­да  ин­де Со­вет сү­зен рус­ча язы­лыш­та кул­ла­нган, хәт­та аны баш хәрефтән язган. Аме­ри­ка сү­зе дә мон­да ике төр­ле языл­ган, һәм ан­да да ав­тор­ның мөнәсәбә­те си­зелә: Кай­да ди җир читендә­ге “Амырик”­та безгә ки­тап чы­га­ру?! Мо­ның өчен бит ми­нем үземә эш йөр­тергә кирәк. Ки­тап чы­гар­ган хәлдә дә укучысы кирәк, дип бик дө­рес әйтәләр бит. Аме­ри­ка си­ңа бер-бер­сен тап­тап, үзе өчен генә бул­са да ки­тап чы­гар­ган графоман­нар иле - Со­вет­лар тү­гел.

 

Хә­зер­ге чор­да - та­тар мәктәплә­рендә үк рус те­лен ях­шы үзләш­те­реп, та­тар хал­кы­ның рус те­лен белү дәрәҗә­се ХХ га­сыр ба­шы белән ча­гыш­тыр­ган­да бик күпкә юга­ры бул­ган бу чор­да - рус-ев­ро­па алын­ма­ла­ры­на та­тар те­ле­нең га­ди сөйләм  “бизәклә­рен” кертү алар­ны ясал­ма рә­вештә “та­тар­ча­лаш­ты­ру” бу­лып ка­бул ителә, шуӊа күрә аларны стилистик максаттан гына файдаланалар.

 

Әйе, сүз­нең кай­сы ва­ри­ан­тны сай­лавы язу­чы­ның рус-ев­ро­па теллә­реннән алын­ган сүзләргә мөнәсәбә­тенә, текст­ның стиленә һәм язу­чы­ның сти­лис­тик мак­сат­ла­ры­на да бәйләнгән.

 

Көндәлек мат­бу­гаты битлә­рендә рус-ев­ро­па алын­ма­ла­ры­на гы­на тү­гел, рус сү­зе­нең үзенә дә үзгә­реш кер­де: га­ди сөйләм йо­гын­ты­сын­да аны урыс дип тә язу та­ра­лыш ал­ды: рус­ча (ТЯ,  1998, 5/12, 7 б.) // урыс­ча  (ШЧ, 1998, 25/8, 4 б.). Хәт­та, бер үк га­зе­та­ның бер үк са­нын­да ук бу сүз­нең ике төр­ле язы­лы­шы­на тап бу­ла­сың:   Рус те­лендә укыр­га мәҗбүрләр  (Мгт, 2002, 21/9, 3 б.). Ул ни­гездә урыс­лаш­кан та­тар ба­ла­ла­ры­на ана те­лен өйрәтү өчен генә  (Мгт, 2002, 21/9, 5 б.).

 

Шунысы игътибарга лаек: Ф.Әмир­хан­нар за­ма­нын­да  ук ин­де рус һәм урыс сүзлә­ре ара­сын­да экспрессив-стилистик аерма күргәннәр. Ав­тор сөйлә­мендә рус сү­зен, пер­со­наж сөйлә­мендә урыс сү­зен фай­да­ла­нуы шу­ңа дә­лил: Са­ту­ла­шу­чы рус икен­че му­жик яны­на китә (...)

 

 - Ту­таш, мон­да бер урыс ма­лае килгән! (Ф.Әмирхан,. 1 т.,  1984, 357, 363 б.).

 

Димәк, Ф. Әмир­хан­нар за­ма­нын­да ук рус ва­ри­ан­ты әдә­би нор­ма бу­лыр­га йөз тот­кан.

 

Хә­зер­ге та­тар мат­бу­га­ты битлә­рендә күзә­телә тор­ган га­зе­та // га­зет // гә­зит // гә­җитә // гә­җит  ва­ри­ант­ла­ры­ның кай­сы әдә­би нор­ма бу­лыр­лык соң?

 

Гә­зитә  //  га­зитә  ва­ри­ант­ла­ры Ту­кай­лар за­ма­ны­нында шактый таралыш алган (Г.Ту­кай. 4 т., 1985, 68 б.; Г.Ис­ха­кый. Зин­дан. 1991, 31 б.).  (Бу сүзнең ә гә тәмамланып язылуы шул чордагы мөәннәс шәкелендә булган гарәп-фарсы алынмаларының активлыгыннан, бу сүзнең азагын шуларга охшатып тәмамлаудан да барлыкка килгән булырга тиеш. Аныӊ әле гәҗитә варианты да күзәтелә: Бу гәҗитә Мәскәүгә җитә). Г.Ис­ха­кый әсәрлә­рендә дә ике төр­ле язы­лыш­ның стиль аер­ма­сын ки­те­реп чы­гар­ган­лы­гы күзә­телә. Мәсәлән, ав­тор сөйлә­мендә - гә­зитә, түбән кат­лам пер­со­наж  сөйләмендә - гә­җит:  Та­гы, бә­хет­сез­леккә кар­шы, гә­зитә дә шу­ны яза баш­ла­ды. Ха­лык ара­сын­да та­гы: “Гә­җит­че ни яза? Бик мак­тый­мы ин­де ысу­лы җә­дит­не?” - сүзлә­ре ише­телә баш­ла­ды (Г.Ис­ха­кый. 1 т., 1998, 171 б.).

 

Хал­кы­быз­ның тел ка­за­ны­шын тирән үзләш­тергән, һәр сүз­нең генә тү­гел, һәр аваз­ның мәгънә кө­чен  иф­рат нечкә аң­ла­ган кү­ре­нек­ле язу­чы­быз М.Мәһ­ди­ев хә­зер­ге мат­бу­гат­та  тел та­лым­сыз­лы­гын тән­кыйть итеп, бо­лай дип язып чык­кан иде: “Рос­сия”­не - әйдә, үзе­безчә, мил­ли бул­сын дип, тыч­кан­нар оя­ла­ган он бу­ра­сы исе ки­леп тор­ган “Рәсәй”гә үзгәртәләр (ә бит за­ма­нын­да бик ма­тур һәм зә­векъ­ле “Ру­сия” исе­ме бул­ган... “Га­зе­та”­ны, нигә­дер, ки­реләнгәндәй, ба­рак исе аң­кып тор­ган “гә­җит”кә төзәтәләр, “гә­зит” тә тү­гел, ич­ма­сам!” (ТЯ, 1992, 25/7, 4 б.)

 

Шул рәвешчә, язу­чы­ла­р, жур­на­лист­ла­р әле­ге сүз­нең ва­ри­ант­ла­ры ара­сын­да экспрессив-стилистик аер­ма­ күрәләр. И.Сала­хов­ның “Күкчә­тау та­тар­ла­ры”ннан мисал:

 

- Ка­ян? Га­зе­та­лар­дан. Ан­да ба­ры­сын да бәйнә-бәйнә язып то­ра­лар.

 

- Гә­җит  ал­дыр­мыйм бит мин, Миң­ле­бай аб­зый (М, 1996//1-2, 227, 228 б.).

 

Ав­тор сөйлә­мендә һәм укы­мыш­лы пер­со­наж сөйлә­мендә га­зе­та  сү­зе фай­да­ла­ныл­ган, ә га­зе­та­лар­ны укып бар­мый торган түбән бе­лем­ле пер­со­наж  сөйлә­мендә гә­җит сү­зе кул­ла­ныл­ган:

 

“Әйбәт гайбәт” те­ле­ви­зи­он тап­шы­ру­ын­да: “Без­нең гә­җит” - әйбәт га­зе­та!” - дип рек­лама ясады И. Фәйз­рах­ма­нов.

 

Димәк, хәзерге татар әдәби телендә  га­зе­та вариантына кануни өстенлек бирелә. Шуңа күрә бу сүз хә­зер­ге ор­фог­ра­фик сүз­лекләргә: га­зе­та (ТТОС, 1983, 45 б.) яки   га­зет, га­зет­ча, га­зе­та­чы, га­зе­та­чы­лык (ТТОС, 2002, 73 б.) дип  теркәлеп килә.

 

Әйе, сүз­нең кай­сы ор­фоэ­пик ва­ри­ан­тын сай­лау язу­чы­ның рус-ев­ро­па теллә­реннән алын­ган сүзләргә мөнәсәбә­тенә, текстның сти­ленә һәм язу­чы­ның сти­лис­тик мак­сат­ла­ры­на да бәйләнгән. Әгәр рус-европа алынмаларыныӊ орфографиясен та­тар те­ле­нең җан­лы сөйлә­менә, га­ди сөйләмгә ни­гез­ли­без икән, ул чак­та: “Кай­сы чор ке­ше­се­нең га­ди сөйлә­мен ни­гез итеп алыр­га?”, “Ничә яшь­лек ке­ше сөйлә­мен ор­фоэ­пик нор­ма итеп алыр­га?”, “Бе­ле­ме ни дәрәҗәдә булган ке­ше­нең сөйлә­ме ор­фоэ­пик өл­ге бу­ла ала?” , “Кай­сы язу­ы­быз­да ча­гы­лыш тап­кан ор­фоэ­пия үрнәк бу­ла ала?” кебек со­рау­лар ал­га ки­леп ба­са. Чөн­ки ор­фоэ­пи­ягә тел кү­ре­нешлә­ре генә тү­гел, экст­ра­линг­вис­тик кү­ре­нешләр (иҗтимагый үзгә­решләр, сәясәт, нин­ди хә­рефләрдән фай­да­ла­нып язу­ы­быз (гра­фи­ка), ор­фог­ра­фия  һәм сөйләү­че­нең белем дәрәҗә­се, яшь үзенчә­ле­ге һ.б. да) йо­гын­ты ясый.

 

Әгәр ор­фог­ра­фи­я­не та­тар те­ле­нең җан­лы сөйлә­менә, га­ди сөйләмгә ни­гез­ли­без икән, ул чак­та бер алын­ма сүз­нең әллә ничә төр­ле ва­ри­ан­ты тагын да арта. Хә­зер­ге мат­бу­гат битлә­рендә Рос­сия сү­зе­нең язы­лы­шы ши­кел­ле: Ру­сия, Рәсәй, Рәчәй...  Алар­ның кай­сы ор­фог­ра­фик нор­ма бу­лыр­лык? - Аны сай­лау үзе зур проб­ле­ма. Әгәр та­тар те­ле­нең фо­не­тик төзеле­шен, җан­лы сөйләм­не ор­фог­ра­фи­ягә ни­гез итеп ала­быз икән, ул чак­та Рос­сия сү­зе­нең язы­лы­шы Эрәсәй яки Ырусыя бу­ла, чөн­ки та­тар те­ле­нең үз сүзлә­ре  [р] ава­зы­на баш­лан­мый бит. Менә сиӊа та­гын ике ва­ри­ант.

 

Әдәби әйтелеш һәм язылыш нормаларын билгеләгәндә, ор­фоэ­пи­я­се һәм ор­фог­ра­фи­я­се  на­дан­нар­ча бо­зыл­ган сөйләм­не күз ал­дын­да то­та ал­мый­быз. Ми­сал өчен, “Хәер­ле иртә” га­зе­та­сын­да (1996/6, 2 б.)  “Мон­да­гы яз­ган­нар белән ки­ле­шергә дә, ки­лешмәскә дә бу­ла...” дигән исем ас­тын­да басылган мә­калә гыйбрәт­ле. Га­зе­та ул мә­калә­не “до­ку­мент­лар­ның стилис­ти­ка­сы сак­лан­ды” дигән искәрмә  белән биргән. Мәкаләдә алын­ма сүзләр­неӊ язылышы сүз­лекләргә теркәлгәнчә тү­гел:  пун­кыт, нит­раль, ди­ка­бер, бу­хал­тер, про­та­кул, ор­га­ни­зат­ция, пред­сидә­тел , инис­ти­тут, пор­та­кул, үз ку­мы­ты­на, му­рок­та, фис­ми­тор, ди­кабр,  на­ябр, бул­гах­тер, комп­ли­кос, мо­рок­ка, ов­то­ма­бил һ.б. Бер үк сүзнеӊ төрлечә язылуы да күзгә ташлана. Мәсәлән, комиссия сүзе: рев ко­ми­ся, реф­ко­ми­сия члиннә­ре, ко­ме­си­я­се. Ни “халыкчан” яң­гы­раш­та­гы “Хәер­ле иртә” га­зе­та­сы да “до­ку­мент­лар­ның сти­лис­ти­ка­сы сак­лан­ды” дигән искәрмә биргән икән, мон­да га­зе­та­ның әле­ге мә­каләдә күтә­релгән мәсьәлә­не киң җәмә­гать­че­лек ал­ды­на куюы белән бергә,  мә­калә­нең язы­лыш үзенчә­ле­генә үзе­нең тискә­ре мөнәсәбә­тен бел­дер­үе  дә күренә.

 

Рус-Ев­ро­па алын­ма­ла­ры­ның хә­зер­ге телдә­ге әй­те­ле­шен-язы­лы­шын “вер­ти­каль” стильләргә бү­леп өйрәнү кирәк. Орфоэпик-ор­фог­ра­фик  нор­ма итеп  алыр­га “та­я­ну нок­та­сы” бу­лыр­лык тел  үзенчә­ле­ген сай­лар­га кирәк бу­лып чы­га. Ә бу хәл, үзеннән-үзе ор­фоэ­пик  “ур­та стиль”, “юга­ры стиль” һәм “түбән стиль” дигән төрләргә бүлү­не һәм юга­ры стиль итеп “ки­тап­ча”, ягъ­ни хә­зер­ге тел бе­ле­мендә ор­фог­ра­фик прин­цип таләп иткән ва­ри­ант­ны алу их­ты­я­җын ки­те­реп чы­га­ра. Стильләр, ае­ру­ча өч стиль, ор­фоэ­пи­ядә мө­һим роль уй­ный­лар. Әй­те­леш үзенчә­ле­геннән чы­гып, те­ге яки бу стильләр аеры­ла. Һәм ки­ре­сенчә: сөйләмдә аваз­лар­ның әй­те­ле­ше конк­рет стильгә ка­рап сай­ла­на.

 

В.Х.Ха­ков:  “Ва­кыт­лар үтү белән әдә­би тел­нең ха­лык сөйлә­менә ни­гезлән­үе ба­ра-ба­ра юга­ры стиль­нең юга­ла ба­ру­ы­на китерә” (Хаков, 1993, 90 б.), дигән нә­тиҗәгә килгән. ХХ гасыр башында әдәби телебезнеӊ сүз байлыгы татар теленеӊ гади сөйләменә нигезләнә баруын өйрәнүдән чыгып әйткән ул аны. Хә­зер­ге чор­ның юга­ры сти­ле мил­ли, ха­лык­чан стиль, ләкин шул ук ва­кыт­та ха­лык­ның га­лим һәм язу­чы­ла­ры, ша­гыйрь һәм пуб­ли­цист­ла­ры та­ра­фын­нан эшкәр­телгән тел.

 

Ләкин һәр­бер чор­ның үз өч сти­ле бар. Әгәр Ло­мо­но­сов­лар­дан килгән  “түбән стиль - ха­лык сти­ле” (бу турыда: Ха­ков, 1972, 112 б.; Ха­ков, 1993, 92 б.) дигән фи­кер­не искә тө­шерсәк, ул чак­та “түбән стиль” дигәннән га­ди сөйләм сти­лен күз ал­дын­да то­тар­га  кирәк бу­лып чы­га. Юга­ры стильгә ки­леп кергән түбән стильгә хас берәм­лек­не Ш. Бал­ли “ар­го”  дип ата­ган:  “Подоб­но то­му как ра­бо­чая блу­за шо­ки­ру­ет сре­ди фра­ков и ве­чер­них плать­ев, ар­го­тизм ка­жет­ся неу­мест­ным в раз­го­во­ре лю­дей из “хо­ро­ше­го об­щест­ва”; он про­из­во­дит очень неп­ри­ят­ное впе­чат­ле­ние” (Бал­ли, 1961, 28 б.).

 

Рус-ев­ро­па алын­ма­ла­ры­ның юга­ры сти­ле, ягъ­ни әдә­би стиль әй­те­ле­ше-язы­лы­шы үрнә­ге дип, “ки­тап­ча” язы­лыш-әй­те­леш эта­ло­нын, ягъ­ни рус әдә­би те­леннән рус­ча язы­лыш-яң­гы­раш үрнә­ге белән ка­бул ителгән сүзләр­не алыр­га ту­ры килә.

 

1) Юга­ры стиль язылышы: жа­ло­ба, гра­дус, ком­со­мол, кол­хоз, төрмә, сен­тябрь, таб­ли­ца, тон­на, тор­моз, торт, литр, метр, лам­поч­ка, сна­ряд, ап­рель, сол­дат, не­мец, те­лег­рам­ма, рож­дест­во, кот­лет, со­вет, биль­ярд, фельд­шер, шо­фер, ск­рип­ка .

 

2) Га­ди ха­лык сти­лендәге язылыш: жа­лу, гы­ра­дыс,  кам­са­мул, кал­хуз, өтөрмә, синтә­бер,  таб­лит­сы, тун­ны, тур­мыс, турт, ли­тыр, ми­тыр, лам­пыч­кы, эснәрәт, ап­рил, сал­дат, ни­мес, ти­ли­гы­рам, рыш­туа, кәт­лит, сә­үит, бил­ли­арт, фил­шер, шу­фир, эс­ке­рипкә.

 

Ми­сал­лар­дан кү­ренгәнчә, рус-Ев­ро­па алын­ма­ла­ры вер­ти­каль як­тан ике стильгә ачык рә­вештә бү­ленә ала.

 

Хә­зер­ге та­тар те­лендә рус-Ев­ро­па алын­ма­ла­ры­ның ор­фог­ра­фи­я­се һәм ор­фоэ­пи­я­се мәсьәлә­сендә фән­ни хезмәтләр һәм иң соң­гы ака­де­мик грам­ма­ти­ка бер генә ка­гыйдә тәкъ­дим итә: “Гра­фик прин­цип хә­зер­ге чор­да бар­лык телләр өчен дә ди­яр­лек хас, лә­кин та­тар ор­фог­ра­фи­я­сендә ул ае­ру­ча күзгә таш­ла­на. Чөн­ки бездә рус те­ле аша кергән сүзләр­нең бай­та­гы, бигрәк тә тер­мин­нар, үзлә­ре­нең та­мыр һәм ни­гез өлешлә­рендә рус орфографиясендәгечә би­релә: ре­во­лю­ция, ко­ми­тет, проф­со­юз, ге­о­мет­рия, фи­зи­ка һ.б.” (ТГ, 1 т. 1998, 109 б.). “Рус те­леннән яки аның аша баш­ка телләрдән кергән сүзләр әй­те­лешлә­ре ягын­нан төп ике төргә бү­ленәләр: 1) сөйләү те­ле аша (баш­лы­ча, Ок­тябрь ре­во­лю­ци­я­сенә кадәр) кергән сүзләр; 2) яз­ма тел аша (баш­лы­ча, Октябрь ре­во­лю­ци­я­сеннән соң) кергән сүзләр. Бе­рен­че төр сүзләр фо­не­тик-мор­фо­ло­гик як­тан та­тар әдә­би те­ленә ни­чек үзләш­те­ре­леп ка­бул ителгән бул­са­лар, шу­лай әй­теләләр. Икен­че төр сүзләр үзлә­ре­нең та­мыр һәм ни­гез өлешлә­рендә рус әдә­би әй­те­ле­шендә­гечә әй­теләләр” (Шун­да ук, 148 б.). Шу­ңа күрә рус орфоэпиясендәгечә ка­бул ителгән сүзләр­неӊ дөрес әйтелешен белү өчен, рус те­ле­нең үзен ях­шы бе­лергә кирәк, ди­гән фикер әйтелә ака­де­мик грам­ма­ти­ка­да (Шун­да ук, 149 б.).

 

Үзгәр­теп ко­ру чо­рын­да та­тар әдә­би те­лендә­ге Ев­ро­па алын­ма­ла­ры­на Европа телләре ор­фоэ­пи­я­се­нең йо­гын­ты­сы сиземләнә баш­ла­ды. Бу хәл аеруча “Азат­лык” ра­ди­о­тап­шы­ру­ла­рын­нан баш­ла­нып кит­те.  Мәсәлән, кай­бер  алынмалардагы [г] тар­ты­гын рус ор­фоэ­пи­я­се үрнә­гендә тү­гел, [һ] тар­тыгы белән алыш­ты­ру: Сток­һольм,  Ко­пен­һа­ген, Бель­һия (1999, 16/2); Пра­һа (1999, 4/3; (1999, 18/2) һ.б.  Газеталарда да Ген­рих Гей­не, Гель­мут, Гит­лер, Гол­ли­вуд, Гельм­гольц ке­бек сүзләр­не Һен­рих Һей­не, Һель­мут (З, 1998, 13/11, 3 б.), МҖ,1998, 10/7, 24 б.), Һит­лер (МҖ, 1998, 9/10, 17 б.), Һол­ли­вуд чибәрлә­ре (МҖ, 1999, 3/9, 15 б.), Бөек фи­зик Һелм­һольц (ШЧ ,1999, 12/3, 7 б.) дип язу күзгә ташлана башлады.

 

Монда да стилистик максат белән файдаланылган әйтелешне һәм язылышны орфоэпик һәм орфографик норма белән бутау ярамый.

 

 

Нәтиҗә ясап әйткәндә, хәзерге татар әдәби телендә рус-ев­ро­па алын­ма­ла­ры­ның юга­ры стиль  нор­ма­сы төгәл билгеләнгән.

 

Рус-европа алынмаларыныӊ әдәби әйтелеш һәм язылыш нормасы төгәл билгеләнгәнгә күрә, кайбер  лексикографлар бәхәсле мәсьәләләрдән  түбәндәгечә «качалар»:  орфографик кагыйдәләре эшләнеп җитмәгән гарәп-фарсы алынмаларына, онытылган үз сүзләребезгә караганда, рус-европа алынмаларына өстенлек биреп,  соӊгыларын сүзлекләргә бик яратып теркиләр, шуӊа күрәдер, татар теле сүзлекләре рус-европа алынмалары белән шыплап тутырылган. Бу яктан Ф.Ә.Ганиевнеӊ орфографик сүзлеге генә аерылып тора: эшләнеп җитмәгән татар орфографиясе өчен сүзлек төзүчеләрне генә гаепләп котылырга ярата торган кайберәүләрнеӊ үзен тарткалау-йолкуларыннан «курыкмыйча», гарәп-фарсы алынмаларына, онытылган сүзләребезгә ул сүзлектә киӊ урын биргән (Та­тар те­ле­нең ор­фог­ра­фия сүз­ле­ге. Төзү­челәр: Ф.Ә.Га­ни­ев, С.И.Ис­ла­мет­ди­но­ва; ре­дак­то­ры Ф.Ә.Га­ни­ев. Ка­зан: Ран­нур нәш­ри­я­ты, 2002).

 

Ләкин шунысы бар: рус-европа алынмаларын нормада билгеләнгәнчә әйтү-язу белән аларны та­тар те­ле­нең га­ди сөйләмендә­гечә әйтү-язу ­ а­ра­сын­да эксп­рес­сив-сти­лис­тик аер­ма булганга күрә, сүзлекләр моны искә алырга, вариантка тиешле искәрмәне биреп китәргә бурычлылар.

 

 

                            Әдәбият.

 

Абдуллина Р.С. Алфавитка бәйле орфография һәм орфоэпия мәсьәләләре. Мо­ног­ра­фия.  - Казан: Татар. кит. нәшр., 2006.

 

Абдуллина Р.С. Хәзерге татар теленеӊ орфографиясе һәм орфоэпиясе. Югары һәм махсус уку йортлары студентлары өчен уку әсбабы. - Казан: Мәгариф, 2006.

 

Абдуллина  Р.С. Сөйләм культурасы. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән. - Казан: Татар. кит. нәшр., 2012.

 

Бал­ли Ш. Фран­цузс­кая сти­лис­ти­ка. - М.: Иност­ран­ная ли­те­ра­ту­ра, 1961.

 

Кур­ба­тов Х.Р. Та­тар те­ле­нең ал­фа­вит һәм ор­фог­ра­фия та­ри­хы. - Ка­зан: Та­тар. ки­т. нәш­р., 1960.

 

Кур­ба­тов Х.Р. Ор­фоэ­пия. Ор­фог­ра­фия // Та­тар грам­ма­ти­ка­сы. 1 том. Мәскәү: Ин­сан, Ка­зань: Фи­кер, 1998, 104 - 112, 134 - 152 б.

 

Кур­ба­тов Х.Р. Та­тар әдә­би те­ле­нең ал­фа­вит һәм ор­фог­ра­фия та­ри­хы. - Ка­зан: Та­т. ки­т. нәш­р., 1999.

 

Ск­вор­цов Л.И. Те­о­ре­ти­чес­кие ос­но­вы куль­ту­ры ре­чи. - М.: Нау­ка, 1980.

 

 

                            Шартлы кыскартылмалар

 

 

ТГ, 1998 - Та­тар грам­ма­ти­ка­сы. Өч том­да. 1 т.  Мәскәү: “Ин­сан”, Ка­зан: “Фи­кер”, 1998.

 

РТС, 2001 - Га­ни­ев Ф.А., Гаф­фа­ро­ва Ф.Ф. Русс­ко-та­тарс­кий сло­варь. Под ре­дак­ци­ей про­фес­со­ра Ф.А.Га­ни­е­ва. Из­да­ние вто­рое, исп­рав­лен­ное и до­пол­нен­ное. - Ка­зань: Та­тар. кн. из­д-­во, 2001.

 

Т­РУ­УС, 1992 - Та­тар­ча-рус­ча уку-укы­ту сүз­ле­ге. - Мәскәү: “Рус те­ле”, 1992.

 

Т­ТОС, 1983 - Та­тар те­ле­нең ор­фог­ра­фик сүз­ле­ге. Төзү­челәр: А.Х.Ну­ри­е­ва, Ф.С.Фа­се­ев, М.И.Мәхмү­тов; ре­дак­тор­лар: М.З.Зә­ки­ев, Г.А.Аху­нов, Н.К.Га­би­тов, В.К.Зы­ят­ди­нов, Х.К.Кур­ба­тов, В.Х.Ха­ков.  - Ка­зан: Та­тар. ки­т. нәш­р., 1983.

 

Т­ТОС, 2002 - Та­тар те­ле­нең ор­фог­ра­фия сүз­ле­ге. Төзү­челәр: Ф.Ә.Га­ни­ев, С.И.Ис­ла­мет­ди­но­ва; ре­дак­то­ры Ф.Ә.Га­ни­ев. Ка­зан: Ран­нур нәш­ри­я­ты, 2002.

 

ТТОС, 2010 - Та­тар те­ле­нең ор­фог­ра­фия сүз­ле­ге. Төзү­челәр: Ф.Ә.Га­ни­ев, С.И.Ис­ла­мет­ди­но­ва; ре­дак­то­ры Ф.Ә.Га­ни­ев. - Ка­зан: Ран­нур нәш­ри­я­ты, 2002.

 

Газеталар: ВТ - “Ва­та­ным Та­тарс­тан”, З - “За­ман”, Мгт - “Мәгъ­рифәт”, МҖ - “Мәдә­ни җом­га”,  ТЯ - “Та­тарс­тан яшьлә­ре”, ШЧ - “Шәһ­ри Чал­лы”, Н - “Нур”, ХИ - “Хәер­ле иртә”  га­зе­та­сы.

 

Журналлар: Арг - “Ар­га­мак”, И - “Идел”, КУ - “Ка­зан ут­ла­ры”, Мг - “Мә­га­риф”, М - “Ми­рас”, СМ — “Со­вет мәктә­бе”, СТ - “Со­ветс­кая тюр­ко­ло­гия”, ФМ - “Фән һәм мәктәп” жур­на­лы.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ