Логотип Магариф уку
Цитата:

География фәнен киләчәктә ни көтә?

Күпләр ел да отпуск вакыты җитте исә, бала-чагасын ияртеп, гаиләсе белән ничек тә ерак кыйтгаларга барып, диңгез буйларында ял итәргә иде дип кымырҗуын-кымырҗый да үзе. Тик шулай да, нигәдер, укучылар...

Күпләр ел да отпуск вакыты җитте исә, бала-чагасын ияртеп, гаиләсе белән ничек тә ерак кыйтгаларга барып, диңгез буйларында ял итәргә иде дип кымырҗуын-кымырҗый да үзе. Тик шулай да, нигәдер, укучыларыбыз арасында дөнья буйлап сәяхәт итү серләренә төшендерүче география фәнен үз итүчеләр саны гына елдан-ел кими бара. Әйтик, узган ел республикабызда 15 меңгә якын бала рус теле һәм математикадан мәҗбүри бердәм дәүләт имтиханнары бирүдә катнашкан. Сайлап алынулы җәмгыять белеменнән дә –6212, хәтта шактый кыен фәннәрдән саналган физикадан да 4299 укучы БДИ тапшырган булган. Ә менә географиядән БДИны нибары 125 бала гына биргән. Бу фәннән уртача балл да 2016 елдагы күрсәткечтән 5 баллга кимрәк тә булган. Россия буенча да хәлләр бик үк шәптән түгел икән. Беренче карашка, шактый җиңел тоелган географиядән бердәм дәүләт имтиханы тапшырган һәр унынчы укучы хәтта минималь – 37 баллны жыя алмаган. География фәненең яшьләр арасында абруе төшүенең сәбәбе ачык: бер генә югары уку йортына укырга кергәндә дә географиядән БДИ тапшыру мәҗбүри итеп куелмый. Ихтыяҗы булмаган әйбернең нинди кадере  булсын, ди, инде! Димәк, география фәненең дәрәҗәсен күтәрү КФУның география һәм экология белеме бирү теориясе һәм методикасы мөдире Илгизәр Тимергали улы Гайсин һәм аның география дип җан атып йөрүче энтузиаст коллегалары җилкәсендә. Республикада география укытучылары әзерләү системасы да башкача хәзер. Заманында Казан дәүләт педагогия институтында мөстәкыйль география факультеты булып, аңарда мәктәпләребез өчен күпме география укыту методикасын ныклап үзләштергән яшь белгечләр укып чыкты. 2011 елда ТДГПУдагы география факультеты – КФУ составына, ә инде 2014 елдан бөтенләй башка юнәлештәге Идарә, икътисад һәм финанс институтына ук (элеккеге финанс-икътисад институты дәвамчысы) китереп куштылар. Әллә география укытучысы әзерлисең, әллә финанс белгече...


Шулай да Казанда югары белемле география укытучыларын әзерли башлауга быел 100 ел. Ул үзенең чишмә башы дип 1918 елда Казан укытучылар институты Казан педпгогия институты итеп үзгәртелеп, анда биология һәм география бүлеге ачылуны саный...


Фото: mon.tatarstan.ru Фото: mon.tatarstan.ru
print_3801187_2877479 print_3801187_2877478 print_3801187_2877465

Бер гасырлык юбилей әнә шундый борчулы уй-мәшәкатьләр чолганышында уза. Тик кафедра галимнәренең төшенкелеккә бирелергә нияте юк: иҗади планнары зурдан. Әнә бүген дә үзләрендә, Казанда география укытучылары әзерли башлауның 100 еллыгына багышлап, «Академик әйдәманнар буларак укытучының һөнәри осталыгы» дигән темага география укытучыларының III республика форумын уздырдылар. Анда геграфия фәнен укытудагы, укытучы кадрлар әзерләүдә үзләрен борчыган проблемаларны уртага салып сөйләштеләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ