Логотип Магариф уку
Цитата:

ГТО нормаларын уңышлы тапшыру БДИга балл өстиме?

2014 елның май аеннан 2017 елның июненә кадәр республика буенча барлыгы 263 792 укучы ГТО нормаларын тапшырып, шуларның 56 626 сы махсус билгегә ия булган. Татарстан буенча ГТО тапшыручыларның 80 % ын...

2014 елның май аеннан 2017 елның июненә кадәр республика буенча барлыгы 263 792 укучы ГТО нормаларын тапшырып, шуларның 56 626 сы махсус билгегә ия булган. Татарстан буенча ГТО тапшыручыларның 80 % ын укучылар һәм студентлар тәшкил итә. Шунысы мөһим, моңа кадәр бу нормаларны физкультура укытучылары кабул итсә, соңгы елда кабул ителгән рәсми документлар нигезендә, хәзер  ГТО тапшыру ирекле рәвештә һәм махсус билгеләнгән үзәкләрдә уза. Әлбәттә, укучы үзен сынап карарга һәм алга таба бу нормаларны тапшыру, югарырак күрсәткечләргә ирешү  өчен тырышырга тиеш. Бу физкультура дәресләрендә уза торган күнекмәләр ярдәмендә, өстәмә шөгыльләнеп даими рәвештә башкарыла. Бернинди әзерлексез генә ГТО нормаларын тапшыру уңай нәтиҗә бирми.  Ата-аналарның рөхсәт кәгазе һәм баланың сәламәтлеге турында белешмә булу да зарур.


Укучыларны сәламәт яшәү рәвеше алып баруга ничек тартырга? Аларны ничек кызыксындырырга?


Укучы мәктәпне тәмамлаганда ГТО ның алтын билгесенә ия булса, РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының карары нигезендә, югары уку йортына укырга кергәндә аның БДИ балларына 10 баллга кадәр өстәлергә мөмкин. Һәм бу иң зур стимул булып санала. Балларның санын югары уку йорты үзе хәл итә. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима журналистлар белән узган очрашу барышында аңлатып узды.


– Укучыларда ГТО нормаларын тапшыруга этәргеч булып торучы төп стимулларның берсе – БДИ балларына өстәлә торган баллар. Әгәр республикадагы югары уку йортлары буенча алсак,  «ТИСБИ» университетында иң күп балл (8) өстәлә,Казан милли тикшеренү технология университеты (КМТТУ), «Иннополис» университетында өстәмә балларкаралмаган. Казан Дәүләт ветеринария университеты, Н. Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә 5 әр балл бирелә. (слайдта күрсәтелгән).


Слайды Минобрнауки РТ Слайды Минобрнауки РТ
2

ГТО ның алтын билгесе РФ Спорт министрлыгы тарафыннан чыгарылган приказ ярдәмендә тапшырыла. Бу бик күп вакыт сорый торган һәм катлаулы процесс. Башта укучы ГТО нормаларын тапшыра, күрсәткечләр исәпкә алына, РФ спорт министрлыгына юллана, приказ чыкканнан соң гына укучы махсус билгегә ия була. Шуңа күрә бала алдан ук әзерләнергә һәм ел башында ук нормаларны тапшырырга тиеш,- дип азссызыклап узды Лариса Сулима.


Бу юнәлештә эшне тагын да активлаштыру өчен якын арада укучыларның спорт көндәлеге дә барлыкка киләчәк. Ә инде олырак буынны ГТОга тарту максатыннан, ГТО йолдызы, ГТО билете кебек кызыксындыру чаралары булдырырга җыеналар. Йолдыз алсаң, димәк син баллар, бонуслар туплыйсың. Бу исә спортзалларга, бассейннарга йөргәндә ташламалар бирәчәк. Шулай ук яраткан командаң уеннарын тамаша кылырга да ташламалы билет белән керә аласың.


18 октябрьдән 8 ноябрьгә кадәр Крым шәһәрендә узган җәйге фестивальдә ТР укучылар командасы призлы урынга чыга алмаса да, аерым категорияләрдә безнең укучылар сынатмады. Мәсәлән, Зәйдән Герасимов Кирилл 2000 метрга йөгерүдә 1 урынга, йөзү буенча Түбән Камадан Светлана Олефиренко 3 нче, Чирмешәннән Инсаф Сафин ату буенча 3 урынга лаек булды. Аның каравы, Анапа шәһәрендә РФ һөнәри белем бирү йорты студентлары арасында узган фестивальдә Арча педагогия көллияте студентлары 3 урынны яулады.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ