Логотип Магариф уку
Цитата:

«Гыйлем» 1914 елгы география дәреслеген кирилл имласында электрон нәшер итте

Татар телендә фәнни-популяр мәгълүмат чыганагы булган «Гыйлем» сайты (http://giylem.tatar) 1914 елда «Өмид» нәшриятында басылып чыккан «Рәсемле җәгърафия» дәреслеген (авторы – Закир Шакиров), кириллиц...

Татар телендә фәнни-популяр мәгълүмат чыганагы булган «Гыйлем» сайты (http://giylem.tatar) 1914 елда «Өмид» нәшриятында басылып чыккан «Рәсемле җәгърафия» дәреслеген (авторы – Закир Шакиров), кириллицага күчереп, электрон китап рәвешендә нәшер итте.


«Рәсемле җәгърафия» дәреслеге чыннан да, иллюстрацияләргә бай, җиңел, укырга рәхәт телле уку әсбабы булган. Әлбәттә, анда китерелгән мәгълүмат бүген инде хакыйкатьтән бик ерак тора, әмма аның кадере, бәлки, шундадыр да: 100 ел элек кешеләр үз җәмгыятьләрен, илләрен ничек өйрәнгәннәр, күзаллаганнар, аңлаганнар? Россия империясенең никадәр зур булуын төшенер өчен туган ил географиясенә багышланган бүлекләрне укып чыгу да җитә.


Әлеге кыйммәтле фәнни-тарихи чыганак география белән кызыксынучыларга һәм, алардан битәр, тарих сөючеләргә юнәлтелгән. «Гыйлем» берләшмәсенең «Гыйльми мирас» проекты шундый фәнни мирасны яңарту һәм халыкка җиткерү максатын куя. «Рәсемле җәгърафия» – бу максатка яраклы рәвештә, хәзерге кирилл имласына күчерелеп, электрон басма итеп нәшер ителгән беренче китап. Бу эшне КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Шәрекъне өйрәнү институты студенты Р.Шиһапова башкарып чыкты.


Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ