Логотип Магариф уку
Цитата:

«Иблис» пьесасы бездә куелачагын ишеткәч, мин бик сөендем...

Быелгы “Тантана” премиясенең иң югары ноктасын, “Ел вакыйгасы” номинациясендә җиңүне, Хөсәен Җәвиднең “Иблис” пьесасы буенча сәхнәләштерелгән спектакль өчен Минзәлә театры коллективы яулады. “Чыннан д...

Быелгы “Тантана” премиясенең иң югары ноктасын, “Ел вакыйгасы” номинациясендә җиңүне, Хөсәен Җәвиднең “Иблис” пьесасы буенча сәхнәләштерелгән спектакль өчен Минзәлә театры коллективы яулады. “Чыннан да, бу җиңү безнең театрыбыз өчен зур һәм шатлыклы вакыйга. Һәрбер театраль коллектив “Тантана” премиясенең берәр номинациясендә җиңәргә тели. Безнең театр исә иң зурысына лаек булды. Бердән, үзем өчен, икенчедән театр коллективы, бигрәк тә, яшьләр өчен зур горурлык кичердем. Коллективыма мин бик рәхмәтле”, - дип үз фикерләре белән уртаклашты театр директоры, ТРның атказанган хезмәткәре Роберт Шәймарданов. Спектакльнең режиссёры Саха республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреты – Сергей Потапов. Ул Минзәлә театры артислары белән тәҗрибә уртаклашып, аларга профессиональ планда тагын да үсәргә ярдәм итүен дә билгеләп үтте, Роберт Шәймарданов.WhatsApp Image 2018-04-04 at 18.02.04


“Иблис” пьесасы бездә куелачагын ишеткәч, мин бик сөендем, ниндидер бер ләззәтләнү хисе белән рольләр бүленүне көттем. Хыял дәрьясында йөзсәм дә, төп роль миңа эләгер дип, уема да китермәгән идем. Әмма мине гаҗәпләндереп, Сергей Потапов Иблисне уйнарга миңа тәкъдим итте. Тулаем рольгә керер, тамашачыны ышандырырлык булсын өчен миңа, хәтта, чәчемне һәм кашларымны кырырга туры килде.  Шуңа да карамастан, Иблисне башкару авырлык тудырмады, киресенчә, ничектер җиңел булды. Халык күңеленә мин шушы ролем белән кереп калсам, бик шат булыр идем, чөнки аны, аеруча, яратып башкарам”, - дип Иблис ролен башкару серләре белән бүлеште яшь актёр Рөстәм Зиннуров.WhatsApp Image 2018-04-04 at 18.02.05


9, 10 апрель көннәрендә Минзәлә театры артистлары К.Тинчурин театры сәхнәсендә “Иблис” һәм “Яшенле яңгыр” спектакльләрен Казан тамашачысы хөкеменә тәкъдим итәчәкләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ